Рабочая программа по ОРКСЭ

Нигаматуллина Рамзия Вагизовна

4 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл orkse_programma.docx28.17 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Программаныңисеме: Россия халыкларының дини мәдәнияты  һәм дөньяви этика нигезләре.

Укыту планында бирелгәнчә, 4 нче сыйныфта Россия халыкларының дини мәдәнияты  һәм дөньяви этика нигезләрефәне өчен атнага 1 сәгать вакыт каралган. Барлыгы 34 сәгать.

Дәреслекләр:

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. Требований Стандарта (п. 12.4);

2. Концепции духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина России. [А.Я.Данилюк, А.М.Кондаков, В.А.Тишков] – М.Просвещение, 2010 г. (Стандарты второго поколения).

3. Примерной основной образовательной программы образовательного учреждения. Начальная школа [сост. Е.С.Савинов].—2-е изд., перераб. — М. Просвещение, 2010. — п.5.2.6 — (Стандарты второго поколения).

4. Примерной программы по курсу «Основы религиозных культур и светской этики». [Составители: учёные Российской академии наук, Российской академии образования, Федерального института развития образования, Академии повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования, представители религиозных конфессий].

5. Законы РФ и РТ «Об образовании» ;

6. Приказ МО и Н РТ от 9 июля 2012 года № 4154 /12/ «Об утверждении базисного учебного плана на 2012-2013 учебный год для образовательных учреждений РТ, реализующих программы начального и основного общего образования»

Программаның максаты:

 1.Россиядәге традицион диннәрнең барлыкка килүе һәм үсеше, аларның әхлакый идеаллары,гореф-гадәтләре һәм йолалары турында гомуми күзаллау   булдыру.

2. Дөньяви этика   буенча  рухи- әхлакый мәдәниятны өйрәнү,укучыларны төп әдәп нормалары белән таныштыру һәм әхлак турында  беренчел күзаллау булдыру.

Бурычлары:

- Россиядәге традицион диннәрнең  уртаклыкларын белү,

-яхшылык һәм явызлык турында күзаллау,

-кече яшьтәге мәктәп балаларын әхлакый яктан  камилләштерү,

-кешеләрнең  уңай гамәлләре  турындагы  күзаллауларга  нигезләнгән үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү,

-укучыларга  яхшылык  һәм  явызлык, дуслык һәм әдәплелек,  намуслылык һәм эчкерсезлек,  горурлык  һәм  абруй, шәфкатьлелек  һәм мәрхәмәтлелек,  батырлык, сабырлык, дөреслек, ялган  һәм  башка  күп  сыйфатларның  ни  икәнен ачыклауга ярдәм итү.

Календарь- тематик планлаштыру

Дәрес  темасы

 Сәгать

саны  

Көтелгән нәтиҗә

Үткәрү вакыты

Искәрмә

Тиеш

Үтәлә        

         Дөньяви этика нигезләре.

1.

Татарстан- минем туган илем.

1

Казан татарларының борынгы бабаларын, көнкүрешен өйрәнү.

2.

Этика һәм этикет.

1

Этика һәм этикет белән таныштыру,аралашырга өйрәнү.

3.

Яхшылык һәм явызлык.

1

Яхшылык һәм явызлык турында өйрәнү.

4.

Дуслык һәм әдәплелек.

1

Дуслык һәм әдәплелек  турында өйрәнү.

5.

Намуслылык  һәм эчкерсезлек.

1

Дөресен сөйләү турында  анализлау.

6.

Горурлык һәм тәкәбберлек.

1

Горурлык һәм тәкәбберлекне өйрәнү

7.

Йолалар һәм гореф-гадәтләр.

1

Йолалар һәм гореф-гадәтләр белән таныш-тыру.

8.

Сабырлык һәм хезмәт.

1

Авыл хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

9.

Гаилә. Гаилә традицияләре.

1

Гаилә традицияләрен өйрәнү.

10.

11.

Ана йөрәге.

Синең тормыш кагыйдәләре.

1

1

Әниләр кадерен белү, аларга карата шәфкатьле, игътибарлы булуны тәрбияләү.

Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышу.

12.

Россия халыкларының бәйрәмнәре.

1

Россия халыкларының бәйрәмнәре белән танышу.

13.

Ватанны саклаучылар.

1

Халык геройлары белән  таныштыру.

Россия халыкларының   дини мәдәнияты

14.

Россия,Татарстан –туган җиребез. Диннәрнең барлыкка килүе.

1

Диннәрнең барлыкка килүен  һәм Россиядәге 4 дин белән таныштыру.

15.

Христианнарның борынгы риваятьләре.

1

Христианнарның борынгы риваятьләре  белән таныштыру.

16.

Христиан дине барлыкка килү. Иисус Христос.

1

Христиан дине һәм Иисус Христос турында мәгълүмат бирү.

17.

Христианнарның изге китабы-Библия.

1

Библия  китабы белән таныштыру.

18.

Христиан чиркәве.

1

Христиан чиркәве барлыкка килүен, халык тормышын өйрәнү.

19.

Русьта һәм Россиядә христиан дине.

1

Россиядә  христиан дине барлыкка килү турында аңлату.

20.

Рус чиркәве изгеләре һәм изге дип табылган нәрсәләр.

1

Христиан халкының изгеләргә һәм изге дип табылган нәрсәләргә табынуын аңлату.

21.

Христиан бәйрәмнәре һәм махсус йолалар.

1

Халыкларның фор-малашуын, хуҗалыгын hәм мәдәниятен өйрәнү.

22.

Ислам диненең килеп чыгышы.

Мөхәммәт пәйгәмбәрнең тормыш юлы.

1

Ислам диненең килеп чыгышын һәм пәйгәмбәр тормышын өйрәнү.

23.

Пәйгәмбәргә иңдерелгән беренче вәхи һәм ислам диненең таралуы.

1

Ислам диненең ничек  таралуын  өйрәнү.

24.

Мөселманнарның изге китабы-Коръән.

1

Коръән китабын  анализлау.

25.

Мөселманнар тормышының биш кагыйдәсе.

1

Мөселманнарның дини бурычларына карата аңлатма бирү.

26.

Мөселманнар нәрсәгә  инаналар(ышаналар).

1

Хаҗ кылу кануннарын аңлату.

27.

Мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр.

1

Мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәрне барлау һәм анализлау.

28.

Иудаизм- яһүдләрнең борынгы дине. Яһүдләрнең инану-лары(ышанулары).

1

Иудаизм диненең килеп чыгышын аңлату. Яһүд дине кануннарын hәм мәдәниятен өйрәнү.

29.

Яһүдләрнең йолалары һәм гореф – гадәтләре.

1

Яһүдләрнең йолалары һәм гореф – гадәтләрен күзаллау.

30.

Кем ул Будда?

1

Буддага табыну серләрен анализлау.

31.

Буддачыларның инанулары (ышанулары).

1

Буддистларның кануннарын hәм мәдәниятен өйрәнү.

32.

Будда диненең юнәлешләре һәм йолалары.

1

Будда диненең Россиядә ничек таралуын, аларның кануннарын аңлату.

33.

Диннәрне йомгаклау.Чагыштыру.

1

Һәрбер дингә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

34.

Иҗади проектларга

әзерлек.

Презентацияләр ясау. Йомгаклау.

1

Иҗади эшләрне якларга өйрәнү.