Әти, әни һәм мин- спорт сөюче гаилә!

Нигаматуллина Рамзия Вагизовна

Универсиаданы каршылап.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sport_beyreme.docx21.73 КБ

Предварительный просмотр:

Әти - әни һәм мин –спорт сөюче гаилә.

Максат:

-әти - әниләргә бала тәрбиясендә гаиләнең ролен күрсәтү;

-гаиләләрне физик күнегүләр белән балалар катнашында күмәк шөгыльләнүгә  тарту.

 -әти - әниләрдә балаларның физик күнегүләр, спорт белән шөгыльләнүләренә   игътибарлылыкны үстерү.  

-күмәк уеннар, җыр – биюләр аша гаиләләрдә иҗади фикерләү, бердәмлек, дуслык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлар: 1 ярышка: кыршаулар, туплар.

2 ярышка: кыршаулар.

3 ярышка: табаклар, теннис шарлары, кашыклар.

4 ярышка: чиләкләр, себеркеләр

5 ярышка: кәгазь йомарламнары

6ярышка: вак акчалар

7ярышка: хоккей таягы, туплар

8ярышка: картон

9ярышка: төпсез капчык

10ярышка: аркан

11ярышка: капчык

12ярышка: туплар

Вакыйга  авылда  бара.  

Таң  ата. Әтәч иртән йокысыннан  уяна: “Кикрикү-ү-үк”

дип бар җиһанга сөрән сала. Аннан  соң “Бер-ике,бер -ике”дип зарядка ясый,гер күтәрә. Шулвакыт радиодан тавыш ишетелә: ”Тыңлагыз, тыңлагыз! Ишетми калмагыз! Куе  урманыбыз уртасындагы түгәрәк аланда  Универсиада үткәрелә. Спорт белән дус  булган, сәламәт яшәү рәвеше алып  баручы барлык  урман һәм йорт җәнлекләрен, кошларны аланга  чакырабыз!”

        Әтәч.

Тавыккаем,чык әле,дим,

Бигрәк озак йоклыйсыз.

Балаларны  карамыйсыз,

Ә җимне  шәп чүплисез.

Әнә,ишеттеңме  әле,

Универсиада була,ди.

Бар җәнлекләр,кош – кортлар

Аланга җыела ,ди.

Спорт дигәндә үлеп китәм,

Калалмыйм бу ярыштан.

Балаларга да  бәйрәмне

Күрсәтикче берочтан.

       Тавык.

Ярар,әйдә,әтәчкәем,

Барсак барыйк,булмаса.

Урманында  адашмасак,

Төлке тотып булмаса.

          Әтәч.

Курыкмыйм  мин  төлкегездән,

Сезнең  генә  ис  китә.

Һәр  иртәдә гер  күтәрәм,

Минем  аңа көч  җитә.

         Тавык.

Ә шулай да,Әтәчкәем,

Сак булу бик тә кирәк.

Өйдән чыгып киткән чакта

Куркыбрак тибә йөрәк.

         Әтәч.

Кайгырма әле,тавыккаем,

Бәйрәмгә бит барабыз.

Шундый  зур ярыш  барганда

Тимәс  төлке  апабыз.

(Урман. Әтәч белән  тавык чебиләрен  ияртеп баралар, алар  каршысына  куян  чыга.)

   Куян.

Бу  ни  гаҗәп,бу ни хәл?

Шаккаткыч  бер  тамаша.

Төлкенең  җан  дошманы –

Әтәч килә,ләбаса.

Ни эш төште башыңа?

Ник килдең син урманга?

Ялгызың  җырлап  йөрмә,

Юлыгырсың бурларга.

         Әтәч.

Теләсә  кемнән  куркырга

Мин бит син кылый түгел.

Почмакта посып ятарга

Мин куркак малай түгел.

       Куян.

Ишетеп  беләм,Әтәчкәй,

Спорт сөясең анысы.

Урмандагы бар җәнлектә

Универсиада кайгысы.

      Кемдер гимнастика ясый,

      Ә мин үзем йөгерәм.

      Йөгерү  сәламәтлеккә

       Файдалы  икәнен  беләм.

        Аю.

Кемнәр монда тавышлана?

Кем йокыдан уятты?

Сезнең тавыш  шундый  каты,

Авырттырды  колакны.

Тиен,сине таныйм инде,

Ә бусы – нинди җәнвар?

Куян белән  кая бара,

Безгә  нинди  йомышы бар?

      Әтәч.

Мин – Әтәч булам  агай,

Ә   син Аю түгелме?

Уневерсиадага  барыйк,

Булыр бик тә күңелле.

       Аю.

Үзем дә шунда  барырга

Әзерләнәм бик күптән.

Штанга чөям, авырмыйм , дип,

Бал  ашыйм  кичен – иртән.

      Төлке.

Кемнәр әле миннән  башка

Бәйрәм  ясый  урманда?

Аю абзый, Куян, Тиен,

Әтәч тә бар бит монда.

     Әтәч.

-Менә барыбыз да җыелдык, бәйрәм ясар алдыннан хәзер тәннәребезне языйк.

-Җәнлекләр тезелдек! Үрә кат!

     (Күңелле көй астында җәнлекләр гимнастик күнегүләр эшлиләр.)

-Бүген безнең авылыбызда зур бәйрәм, чөнки яныбызда иң кадерле кешеләребез - әти -әниләребез. Без бүген гаиләләребез белән “Әти, әни һәм мин –спорт сөюче гаилә”  исемендәге бәйрәм кичәсенә җыелдык. Бу бәйгедә сезнең татулык, бердәмлек, спорт яратуыгыз, осталыгыгыз сыналыр. Монда тик утыручылар булмасын иде: берегез ярышканда икенчегез көч – күәт биреп бер-берегезгә булышырга әзер булуыгызны теләп калабыз.

Бергә җыелганбыз икән

нигә күңел ачмаска?

Әти, әни, улы, кызы,

ник бергә ярышмаска?

Балачакка кире кайтып

туйганчы уйнамаска?

  1.“Горизонталь мишень”

Идәнгә салынган кыршауга кечкенә туп атып кертү. һәр команда кешесе 3 омтылыш ясый. Очколар кыршауга кергән  тупларга бирелә.

     2.Эстафета. Кыршау эчендә йөгерү.

Билгеләнгән араны әти кыршау эчендә йөгереп барып килә. Аннары әти әнине алып барып килә. Аннары кыршау эчендә өчесе бергә барып киләләр.

-Хөрмәтле тамашачылар, без барыбыз да әкиятләр яратабыз. Бүген без сезнең белән берничә әкияткә сәяхәт ясарбыз, һәм сез үзегез шул әкиятнең геройлары да булырсыз әле.

        1 нче  әкият. Убырлылар ярышы.

Бер аякны чиләккә тыгып, бер кул белән чиләк сабын, икенчесе белән себеркене тотып әйләнеп килергә.

2 нче әкият.

Ә хәзер Кар патшабикәсе биләмәләренә юл тотабыз. Анда Кай исемле малай  боз кисәкләреннән фигура ясый.Әгәр ул аны тизрәк ясап бетерсә, өенә кайтырга рөхсәт алачак. Әйдәгез, аңа бозлар җыярга булышыйк.

Уен. 4м ераклыкта ике сызык сызыла. Уенчылар бер-бер артлы кәгазь йомарламы – “боз кисәге”н сызыкның икенче ягына ыргыталар. Сызык артына төшкән “боз кисәкләрен” санап нәтиҗә ясала.

Туплы хоккей.

Хоккей таягы белән туп йөртү. Сигнал буенча таяк белән тупны йөртеп алып китәләр, флажокны әйләнеп чыгалар, кире йөртеп киләләр.

“Тупны төшермә”

Әти - әни бер-берсенә арканы куеп баса, алар ике арага тупны кыстырып, төшермичә тиешле арадан әйләнеп килергә, ә килеп җиткәч баланы кулга утыртып йөгереп килергә тиеш.

“Сазлык аша чыгу “

Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса – баса , билгеләнгән урынга барырга, килгәндә йөгереп килеп икенче кешегә бирергә.

“Төпсез капчык эченнән үрмәләү”

Сигнал булгач, төпсез капчык аша үрмәләп чыгарга, билгеләнгән урыннан йөгереп килергә. Уен шулай дәвам итә.

Эстафета ярышы.

Командалар алдында маталар җәелә. Сигнал бирелгәч, колоннада беренче булып торучылар алга йөгерә, матада баш аша мәтәлчек аталар,  торып кирегә йөгереп киләләр. Эстафета чираттагы уенчының җилкәсенә кул белән кагылып тапшырыла.

Яңа урын ярышы.

Сигнал булуга капитан кыршау эченә йөгереп  керә, килеп бер кешене кыршау эченә алып яңадан сызыкка йөгерә. Алып килгән кешене шунда калдыра. Яңадан икенчесенә йөгерә. Командадагы һәр кешене каршы якка беренче ташып бетергән капитан җиңүче була.

“Акча эшләү”

Балалар акчаны идәнгә сибә.

Әтиләр җыялар.

Әниләр саныйлар, жюригә илтеп бирәләр.

“ Сәламәтлек безгә кирәк”

Сәламәтлек елы атлый-

Татар илен иңләп – буйлап.

Бассын һәркем бер рәткә

Кушыл безгә, торма уйлап!

Камиллекнең чиге юк бит,

Сәламәтлек безгә кирәк!

Без ясаган күнегүләр,

Барыбер бит күңеллерәк.

Бергә булсак  җиңелмәбез,

Бергә булыйк, бездән калма.

Зур җиңүләр безне көтә,

Без яулыйсы үрләр алда!

Барлык уенда катнашучы гаиләләргә зур рәхмәт! Һәр гаилә көчле, бердәм, дус, тату, сәламәт булсын дигән теләктә калабыз!

Бәйрәм гаиләләрне бүләкләү белән тәмамлана.