Мәктәп тарихы буенча эзләнүле – тикшеренү эшләре аша укучыларга патриотик тәрбия бирү.

         Тәрбия эшенең максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль  - әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбарәт.  Баланы шәхес итеп формалаштыру җитди, катлаулы һәм озак процесс. Монда төп көчләр: мәктәп коллективы һәм ата – аналар. Гаилә һәм мәктәпнең тәрбия эшендәге теләктәшлеге аларның бер үк максатка омтылуыннан. Чөнки бала үзенең көндәлек тормышында гаиләдәге, мәктәптәге, үзе яшәгән мөхиттәге традицияләрдән чыгып эш итә һәм әнә шул традицияләрнең, үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы аның киләчәк тормышына хәлиткеч йогынты ясый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәп тарихы  буенча эзләнүле – тикшеренү эшләре аша укучыларга патриотик тәрбия бирү. (Үземнең тәҗрибәмнән чыгып. Презентация белән)

         Тәрбия эшенең максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль  - әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбарәт.  Баланы шәхес итеп формалаштыру җитди, катлаулы һәм озак процесс. Монда төп көчләр: мәктәп коллективы һәм ата – аналар. Гаилә һәм мәктәпнең тәрбия эшендәге теләктәшлеге аларның бер үк максатка омтылуыннан. Чөнки бала үзенең көндәлек тормышында гаиләдәге, мәктәптәге, үзе яшәгән мөхиттәге традицияләрдән чыгып эш итә һәм әнә шул традицияләрнең, үзара мөнәсәбәтләрнең нинди булуы аның киләчәк тормышына хәлиткеч йогынты ясый.

         Бүгенге көндә тәрбия өлкәсендә төп юнәлеш булып, туган якка мәхәббәт, патриотизм хисләрен тәрбияләү, туган халкың белән горурлану кебек сыйфатларны үстерү тора. Ә туган якка мәхәббәт уяту өчен беренче адымны баланың үзе укыган мәктәпкә карата хөрмәт хисләре уятудан башларга кирәк. Бу проблеманы чишү өчен, безнең мәктәптә “Мәктәпнең тарихын өйрәнү” түгәрәге оештырылды. Бу түгәрәккә йөрүчеләр мәктәпнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында белем туплап, уку-тәрбия мәсьәләләре белән  генә шөгыльләнеп калмыйча, җәмгыятькә файдалы эш күнекмәләре дә алалар. Алар кеше белән аралашырга, материалны җыярга, җыелган материалны тиешле дәрәҗәдә туплап куярга да өйрәнәләр. Шундый эш белән шөгыльләнү укучыларны хәзерге көндә бик киң таралган  эш төре булып торучы эзләнүле – тикшеренү эшнең асылына өйрәтүгә дә юл ача. Безнең мәктәптә дә “Мәктәнең тарихын өйрәнү” түгәрәге ачылганнан соң укучыларыбыз арасында бу эш төре белән кызыксынучылар бермә – бер арта һәм алар тиешле дәрәҗәдә уңышларга да ирешә. Мәсәлән: 2007 – 2008 нче уку елында Казан шәһәрендә уздырылучы Лобачев исемендәге конференциядә “Мәктәпнең чал тарихы” исемле эш мактау грамотасына ия булды; шушы эшне яңадан да баетып 2008 – 2009 нче уку елында Чаллы шәһәрендә уздырылган “Фәннәр җилкәне” конференциясендә беренче дәрәҗәле диплом белән бүләкләндек; 2009 – 2010 нче уку елында Чаллы шәһәрендә уздырылган “Ломоносов укулары” конференциясендә “Кичке мәктәп эзләреннән” исемле эш өченче дәрәҗәле дипломга; Чаллы шәһәрендә уздырылган “Фәннәр җилкәне” конференциясендә “Бөек Ватан сугышы елларында мәктәбебезнең тарихы” исемле эш мактау грамотасына лаек булды; 2010 – 2011 нче уку елында Саба районнындагы Абрар Каримуллин исемендәге конференциядә 2 эшебез грамоталарга; Рәсәй күләмендә үткәрелүче «Юность, Наука, Культура» конкурста районда яшәүче катнаш гаиләләр буенча эшләнгән эш 3 нче дәрәҗәгә, Лобачевский исемендәге конференциядә маүсус бүләккә, «Открываю мир» исемле халыкара конкурста лауреат исеменә лаек булды; 2011 – 2012 нче уку елында «Служу Отечеству» исемле тарихи - мәглүмати проектлар конкурсында Балтач тарихын өйрәнгән эшләр 1, 2 урыннарны яулады.  Укучылар белән мәктәп тарихына бәйләп район тарихында өйрәнә башладык. Укучылар бу эшләрне башкарганда искитмәле гыйбрәтле фактларга юлыгалар. Мәсәлән: Мәктәп оешканда, сугыш чорында эшләгән укытучыларның һәм шул чорда укыган укучыларның бик авыр чорларда да үз мәктәпләренә тугры булулары хәзерге укучыларны сокланырга мәҗбүр итте. Безнең гади авыл мәктәбеннән дә бик күп танылган шәхесләр чыга алганына аларда үз мәктәбенә һәм укытучыларына карата хәрмәт хисе уятты. Үз эшләре белән алар сыйныф сәгатьләрендә һәм мәктәпбебездә үткәрелә торган фәнни – гамәли конференциядә бүтән укучыларны да таныштырдылар. Бу темаларны тагында тирәнтен өйрәнү уңаеннан төрле күренекле кешеләр белән очрашу кичәләре үткәрелде. Иң матур кичәләрнең берсе “Буыннар очрашуы” дип аталды. Бу кичәгә исән булган мәктәпнең 3 мәктәп директоры чакырылды. Алар бүгенге мәктәп укучыларына үзләренең нинди авыр чорларда да эшләренә, авыл халкына тугрылыклы булып калуларының серләре белән укучыларны таныштырдылар һәм алтын киңәшләрен бирделәр. Мәктәбебезне тәмамлаган Балтач районының иң беренче галименең улы белән очрашу да укучылар күңелендә бик тирән эз калдырды. Ел саен мәктәбебезне тәмамлаган укучылар белән дә очрашу кичәләре дә бик зур тәрбияви чара булып торалар.  Бу кичәләрне оештыруда да бу түгәрәкнең роле бик зур. Бу кичәләр бик зур патриотик тәрбия бирү көченә ия. Чөнки бу кичәләргә илнең төрле почмакларыннан төрле һөнәр ияләре кайта. Алар хәзерге укучыларга тормышта очрый торган искиткеч күп вакыйгалар турында сөйлиләр. Һәм һәрберсе ахырдан үзләренең туган җирләрен, мәктәбен, укытучыларын һәм сыйныфташларын сагынулары турында әйтәләр. Ел саен укучылар бу очрашуларны көтеп алалар. Эзләнүле – тикшеренү эшләре белән яхшы укучылар гына түгел, ә моңарчы бер җирдә дә үзен күрсәтә алмаган укучылар да бик теләп шөгыльләнә. Бу төр эш укучыларны аралашырга, үз фикерен курыкмыйча әйтергә, дөрес итеп фикер йөртергә, туплаган фактлар  буенча нәтиҗә ясарга, кирәкле материалны табып алырга өйрәтә  һәм иң мөһиме шушы эш барышында һәрбер укучыда туган җиргә карата мәхәббәт, халкыбызның үткәнендәге истәлекләрен  хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, гомумән  милли аң, уңай караш тәрбияләүдә мәктәп музеен оештыру өчен тупланган материаллар зур әһәмияткә ия.

Шәйхетдинова Люция Рәшид кызы.