Физкультура 2 класс

Нигаматуллина Рамзия Вагизовна

В.И.Лях буенча үткәрелгән ачык дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fizkulturadan_deres.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

2 нче сыйныфта физкультура дәресе.

Тема: Хәрәкәтле уеннар.

Максат:

  • Укучыларның хәрәкәт активлыгын арттыру; туп ату һәм тоту, скакалка белән сикерү, йөгерү күнекмәләрен ныгыту.
  • Укучыларның тигезлек, тизлек, җитезлек, тапкырлык  сәләтләрен үстерү.
  • Укучыларда бер- береңә ярдәм итү, табигатьне ярату, үзара дус һәм татулык сыйфатлары булдыру.

Җиһазлау: туплар, скакалкалар, кегли, свисток, кояш рәсеме, компьютер, проектор.

Үткәрү урыны: спорт залы.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше- 15 мин.
  1. Тезелү. Сәләмләү. Рапорт бирү. Дәреснең  максатларын хәбәр итү.

Укытучы: Укучылар, бүген безнең дәресебез гади генә түгел, сәяхәт рәвешендә булыр. Без хәзер сезнең белән әкият һәм хәрәкәтле уеннар иленә барырбыз. Алда безне ниләр көтә соң? Ләкин сәяхәткә чыгар алдыннан, әйдәгез куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерик  һәм тезелү күнегүләрен кабатлап алыйк.

  • “Ровняйсь!”, “Становись!”, “Смирно!”, “Направо!”, “Налево”, “Кругом!” командаларын үтәү.
  • Хәрәкәтләр белән  күнегүләр эшләү( зал буенча йөрү, аяк очларында, үкчәдә йөрү күнегүләре; зал буйлап йөгерү- аякларны алга атып, аякларны артка таба атып, уң як ян белән, сул як ян белән йөгерү һәм шул ук вакытта куллар белән дә күнегүләр эшләп бару.)
  •  Сулыш алу күнегүләре эшләү.

Укытучы: Укучылар, без сезнең белән әкият урманына “Йомры икмәк”кә кунакка барырбыз. Юлыбызда әкият иленнән килүче хайваннар, җәнлекләр очрар. Ә без аларны куркытмаска, ачуландырмаска, рәнҗетмәскә тиеш булабыз, шуның өчен безгә аларның һәр хәрәкәтен кабатлап барырга  туры килер. Сез әзерме? Киттек. (“Колобок” көенә атлап бару.)

  • Менә безнең каршыбызга “Алтын антилопа”  килә. (Куллар өстә чалыштырган, бармаклар җәелгән хәлдә йөрү.) Балалар бу кайсы әкияттән икән? (Дөрес, “Золотая антилопа” Һинд халык әкиятеннән.)(слайд 1)
  • Укучылар урманда әтәчебез дә адашкан ахры, әйдәгез булышыйк! (уң кул баш өстендә, бармаклар җәелгән хәлдә, сул кул артта һәм бармаклар җәелгән – койрык ролен үти, гәүдә алга таба иелгән.)

(слайд 2). – Укучылар бу кайсы әкияттән булыр? (“Төлке һәм куян” әкиятендәге әтәч- алтын кикрик.)

  • Әтәчкәебез үз юлын дәвам итсен, ә безнең каршыга аю килә түгелме?! (слайд 3) (Аяк табанының тышкы ягы белән , ярым чүгәләп, кулларны йодрыклап, терсәкләрне янга борып, битләрне кабартып йөрү.) – Укучылар, бу аю кайсы әкияттән чыккан икән? (Дөрес, “Аю һәм Маша” әкиятеннән). Безне аю ошатты ахры,  үз юлын  дәвам итеп китеп барды.
  • Юлыбызга “Пингвин” килеп чыкты, шаккатырга кирәкми, чөнки урман бит әкияти, монда төрле могҗизалар  булырга мөмкин. (слайд4) (Аяк табанының эчке ягында, тезләрне берләштереп, кулларны идәнгә параллель куйган хәлдә йөрибез.)
  • Пингвин үз ягына Антарктидага юнәлеш алды, ә безне торна сагалап йөри икән. (слайд 5) (Кулларны өскә күтәреп, чалыштырып,  аяк очларында йөрибез). – Дусларым, торна кайсы әкияттән килеп чыкты соң? (Бик дөрес, “Торна һәм төлке” әкиятеннән икән).
  • Игътибар итегез, укучылар без сазлыкка якынлашабыз. Карагыз әле монда күпме бакалар сикерешә. (слайд 6). (ике аякта сикереп йөрү).
  • Ә монда бакаларны күзләп челән йөри икән, ул балыкларны һәм бакаларны бик ярата шул. (слайд 7) (Биек адымнар белән, һәр аяк очын әкрен генә төшереп, кулларны артка куеп барабыз).
  • Ниһаять, сазлык аша да үтеп тагы урманга килеп чыктык һәм безгә төлке очрады. Ул да  “Йомры икмәк ” кә кунакка ашыга ахры. (слайд 8)

(аяк очларында аякларны чиратлаштырып, кулларны күкрәк тирәсендә бөгеп, җилкәләрне селкетеп йөрибез).

Укытучы: менә без  кыенлыклар аша “Йомры икмәк” янына да килеп җиттек, ул безнең тупларыбыз булыр. Һәрберебез тупларны кулга алдык.

Туплар белән гомуми үсеш күнегүләре (ОРУ с мячами) эшләү.

  1. Төп өлеш- 27 мин.
  • Укучылар,  хәзер урамда көз хакимлек итә, күпчелек җәнлекләр һәм кошлар кышка әзерләнәләр, ояларын чистартып, җылыталар. Әйдәгез без дә сезнең белән табигатьне чистартып алыйк әле.

1 уен. “Чисталык булдыр!” дип атала.  Безгә күңелле һәм кызыклырак булсын өчен эстафета формасында ярышып барырбыз. Укучылар 2 командага бүленәбез.(1 нче һәм 2 нче номерлар санала һәм 2 колоннага тезеләбез.)

2 уен. “Кояш төзү” дип аталыр. Чөнки көз көне көннәр караңгы, пычрак, суык була. Урмандагы җәнлекләр дә туңмасын өчен һәр команда үз кояшын ясар.  Мин һәр укучыга мисаллар язган карточкалар бирәм, ә сез мисалыгызның  җавабын кояш нурларыннан табып, скакалка тирәсенә матурлап куя барырсыз. Скакалканы идәнгә түгәрәк формасында ясап куябыз.  Кайсы команда беренче  үз кояшын төзеп бирә, шул җиңүче була.

3 уен. Туп йөртү дип атала. Без сезнең белән “Йомры икмәктә” кунакта бит. Аңа ярдәм кирәк икән! Төлке куа килә, шуңа качарга кирәк, - ди. Әйдәгез аңа булышабыз! Хәзер һәрберегез тупларны бер кул ярдәмендә алдагы флагларга кадәр тәгәрәтеп алып барыр һәм кире шулай ук кайтып иптәшенә бирер. (Уенга нәтиҗә ясала.)

4 уен. Скакалкада сикерү уены. Безнең “Йомры икмәгебез” бик яхшы сикерә дә белә бит әле. Әйдәгез без дә аңа сикереп күрсәтик.

5 уен. Кунагыбыз бик җитез дә, өлгер дә, кыю да, батыр да булып чыкты, шулай бит укучылар. Әйдәгез аны хәрәкәттә тизлеген тикшерик. (Укучылар маталарны җәеп һәрберсе мәтәлчек атып баралар һәм кирегә йөгереп кайталар.)

6 уен. “Капитанга туп” дип атала. Капитаннар алга барып үз командаларына карап баса һәм укучыларга берәм – берәм тупны ыргыталар. Укучылар аларга кире атып чүгәләп баралар. Кайсы команда беренче утырып бетә.

7 уен. “Туп белән атып тоту” уены. Һәр команданың капитаннары туп белән каршы як команда укучыларына тидерергә тиеш.

(Уеннарга нәтиҗә ясала.)

  1. Йомгаклау өлеше - 3 мин.

Игътибарлылык булдыру максатыннан  “Җир, су, ут” уенын уйнау.

Тезелү. Дәрескә йомгак ясау. Билгеләр кую. Рефлексия. Өйгә эш бирү.

        

Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп – балалар бакчасы

2 нче сыйныфта физкультура фәненнән

әти-әниләр алдында үткәрелгән ачык дәрес.

Укытучы: Нигаматуллина Рәмзия Вагыйз кызы

2013 ел