2 сыйныф "[җ] авазы һәм Җ,җ хәрефләре. Җылы сүз җанны җылыта"

Хафизова Алсу Камиловна

2 нче сыйныфта үткәрелгән дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zh_khrefe.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

Яшел Үзән шәһәренең 9 нчы лицеенда  2 нче сыйныфта үткәрелгән дәрес.

                                         Укытучы: Гыйльфанова Алсу  Камил кызы.                                 

ТЕМА: Җ хәрефе.

Максат: 1) җ хәрефенең дөрес әйтелешенә һәм язылышына ирешү;

 2) фонематик ишетү сәләтен, сөйләм сәнгатьлелеген үстерү;

3) әдәпле сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү.                                        Җиһазлаү: хәреф үрнәкләре, плакатлар, мультимедия, сүзләр, алфавит,тылсымлы тартма,яфраклар,музыка.

                                    Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

-Исәнмесез укучылар. Хәерле көн сезгә!

- Исәнмесез!

- Хәлләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен,анам телен

Өйрәнергә дип килдек. (“И туган тел” җырын башкаралар)

II. Актуальләштерү моменты.

Алда өйрәнгән материалларны сорау.

  • Без сезнең белән үткән дәрестә нинди хәрефне өйрәндек әле?
  • Сез тагын ике аваз белдергән хәрефләр беләсез?

III. Яңа материал аңлатуга әзерлек.

  • Укучылар карагыз әле, минем кулымда тылсымлы тартма. Бу сандыкны ачканчы тактага карагыз әле. Анда ни язылган? (мәкаль) “Җылы сүз җанны җылыта”. Моны ничек аңлыйсыз? Менә бу тылсымлы сандык та бары бер-берегезгә тылсымлы сүзләр әйткәч кенә ачыла. Әйдәгез әле, бер-беребезгә матур сүзләр әйтик. (Балалар бер-берсенә матур сүзләр әйтәләр.) Тылсымлы сандык эчендә  рәсемнәр була. (җиләк, кәҗә, җәй, җәнлек,җиде). Бу сүзләрдә нинди аваз бар?
  • Җ авазы.
  • Димәк, без бүген нинди хәрефне өйрәнәчәкбез?
  • Җ хәрефен.                

IV. Яңа материал аңлату                                                                              2.   Хәреф үрнәген күрсәтү, ж хәрефе белән чагыштыру.

                             Ж  хәрефе койрык тапкан,

                              Алган да аны таккан.

                              Татар алфавитынды

                              Тагын бер хәреф арткан.

  1. Димәк, бу хәреф – татар алфавитына гына хас хәреф.
  1. [җ] авазын әйттерү.
  2. Укучылар,ә хәзер күзләрегезне йомыгыз һәм мин әйткәннәрне күз алдына китерегез.
  3. Җәй.Кояш кыздыра.Табигать йокысыннан уянып,яшел киемгә киенгән.Болын.Болында чәчәкләр үсә.Чәчәкләрне бөҗәкләр ярата.Бөҗәкләр “җ-җ-җ” дип җырлыйлар.
  4. -Укучылар,без дә бөҗәкләрнең җырларын  җырлап карыйк әле.(җ-кабатлау).
  5. -Бөҗәкләр җырлаганда тел алга килә,ә тешләр ябыла.Тел күренми,аны тешләр каплый.Телне тешләр арасында хәрәкәтләндерәбез.
  6. Бу аваз тартыкмы, сузыкмы?
  7. Әйтелеше буенча [ч] авазына якын. Ләкин [ч] авазын әйткәндә, тел киеренке рәвештә өске тешләргә якынрак терәлә. [җ] авазын әйткәндә, телнең киңәйтелгән очы аскы теш урталарына таба сузыла(эйтеп карау).

Әйдәгез, хәзер [җ] авазын дөрес әйтеп, иҗекләрне укыйк әле. (фонетик күнегүләр). Җа, җо, җы, җә, җө, җү, җи.

  1. Җ хәрефе кергән сүзләрне укыту һәм чагыштыру.
  2. Хәзер җ хәрефенә фонетик зарядка ясап алыйк әле.

 Җә-җә-җә-җә!                             

 Бакчада йөри кәҗә!                   

Җә-җә-җә-җә!                             

Кәбестә ашый кәҗә!                   

                     Җы-җы-җы-җы!

                     Җәйге көн бигрәк җылы!

                         Җы-җы-җы-җы!

                     Бу сандугач җыры!

  1. Хәзер дәфтәрләрегезгә шушы мәкальне язып куегыз һәм җ авазының астына сызыгыз.

V. Яңа материалны ныгыту.

Балалар, әйдәгез әле урман буенча сәяхәткә китик.

Безгә  беренче имән агачы  агачы очрады. Агач куышында ниндидер бирем бар, әйдәгез укыйк әле. ( Җиләк күрәсезме? Юк.)

  1. “җ” хәрефеннән башланган сүзләрне табу:

-          без яшәгән планета;  (җир)

-          без нәрсә җырлыйбыз (җыр)

-          атнаның бишенче көне;  ( җомга)

-          кошларга җим салу урыны (җимлек).                                                         - Кайсы ел вакытын әйткәндә, [җ] авазы ишетелә? (җәй)

2.Урманда күл очраган. Күлне бирем үтәмичә, без алга бара алмыйбыз.

Сүзләрдә төшеп калган хәрефләрне куерга кирәк.

  1. Менә каенлыкка да килеп җиттек. Балалар. Сез нәрсәләр күрәсез?

( Җиләкләр.) Җиләкләр җыйганчы тагын бер бирем үтәргә кирәк. Хәзер сез яраткан “Дәшмә” уенын уйныйбыз. Мин сезгә сүзләр әйтәм. Сез тиешле карточканы күтәрергә тиеш буласыз.

Хәзер күзегезне йомыгыз да, җиләкле аланда итеп хис итегез

Табышмакларның җавапларын табу.

а) Үләннәрдә кызарып пешәр,

    Сабагын бөгеп җиргә төшәр. (җиләк)

ә) Сакаллы булып туа.

    Берәү дә гаҗәпләнми. (кәҗә)

б) Агач бөгә, кулы юк,

    Йөри торган юлы юк.

    Ачуланса сызгыра,

    Тузаннарны туздыра. (җил)

  • Укучылар аргансыздыр инде. Әйдәгез әле ял итеп алыйк. Мин музыка куям. Музыка тәмамлангач үзегезгә пар табасыз. Һәм мин сораулар бирәм(җавап бирә: буе буенча кечкенәрәк укучы, кемнең чәчләре озынрак, кемнең күзләре ачыграк төстә һ.б. (МИКС-ПЕА-ШЕА)) Сорауларга бары җ хәрефеннән башланган сүзләр белән генә җавап бирергә:
  • Синең исемең ничек?
  • Җәмилә.(Җәүдәт)
  • Синең фамилияң ничек?
  • Җиһаншина. (Җамалова, Җәлил)
  • Сиңа ничә яшь?
  • Җиде. Һ.б.

 6.Йомгаклау.                                                                                                Рефлексия.
-Укучылар,без бүген дәрестә нинди хәрефне әйтергә һәм язырга өйрәндек?(Җ)
- Җ яңгыраумы - саңгыраумы?
-Рус телендә бу хәреф бармы?
7.Өй эше бирү Җ хәрефенә башланган сүзләр уйлап килергә.

  • Киләсе дәрескә мин сезгә җ хәрефе кергән сүзләр белән кроссворд алып киләм.
    8.Укучыларның белемнәрен бәяләү.
    -Укучылар,бүген дәрестә бик актив катнаштыгыз.Молодцы!Барыгызга да яхшы билгеләр булыр.Дәрес тәмам,чыгарга мөмкин.Саубулыгыз!