Алтын коз. Балалар иртэсе

Укучыларда тирэ-юньне кузэту, кунекмэлэрен устеру. Козге табигатьнен матурлыгын курэ белу, козге муллык  - кешенен тырыш хезмэт нэтижэсе икэнен курсэту, туган як табигатенэ мэхэббэт тэрбиялэу. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл timirova_minnegul.docx15.17 КБ

Предварительный просмотр:

   

Алтын көз бәйрәме

     Максат:

Балаларга көз турында гомуми мәгълүмат бирү;

Икмәккә, көзге байлыкка карата хөрмәт  һәм сакчыл караш,

хезмәтне һәм хезмәт кешесен ихтирам итү хисләре,

хезмәт күнекмәләре тәрбияләү

1. Оештыру өлеше.

2. Көз турында шигырьләр сөйләү, җырлар башкару.          

3. “Көзге бакчада” сценариен карау.

4. “Җомак әйтәм, җавап тап” уены.

                          5. Күмәк уеннар, биюләр.


                              Алып баручы:

Йомшак кына җылы җилләр исте,

 Тибрәндереп матур инешне.

Җыйналыгыз, дуслар, уйнап-көлеп

Ямьләндерик эшле тормышны.

Исәнмесез, кунаклар, әти-әниләр  һәм  укучылар. Без бүген бергәләп  көз бәйрәменә җыелдык.

Бергә:  Тирә юньдә сары яфрак

              Килеп җитте алтын көз.        

              Шатланабыз, елмаябыз,

              Чәчәкләрдәй матур без.

             “Кояшлы ил – безнең ил” җыры.

Алып баручы:  И, балалар, күрегез!        

Безгә әнә килде көз.

Балалар: Әйе, әйе күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.

Алып баручы:

Йә, әйтегез, сөйләгез

Ничек килә икән көз?

Балалар:

Кошлар оча көньякка

Канат кагып, еракка. (Кулларны йомшак кына болгыйбыз).        

Аюлар өн казыды

Бик тирән итеп базны. (Куллар беләнказу хәрәкәтләре ясыйбыз).

Балыклар да тындылар

Су төбенә чумдылар. (Кулларны башка куеп чүгәлибез).

Агачлар ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар. (Кулларны югары күтәреп чайкыйбыз).

Тик безгә күңелле көз

Без мәктәпкә барабыз. (Атлыйбыз).

Көз кызы: Сез мине чакырдыгызмы?

                    Сез мине көттегезме?

Менә килдем. Исәнмесеә?

Мин дә сагындым сезне.

Балалар: Исәнме көз, алтын көз!

                  Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Сары чуклар элдеңме?

Көз кызы: Саумы нәни дусларым?

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннр дә,

Яңгыр да китердем мин.

Мин “Көз кызы” киләм сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Алып баручы:

Әйдәле, көз, кил, утыр,

Балаларны карап тор.

Без шигырләр сөйләрбез,

Аннан җырлап биербез.


1нче бала: Җирдә ята сары яфрак –

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак – көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

2нче бала: Алтын сары яфраклар

Җиргә түшәлгән...

Алтын сары яфракларга

Нурлар өстәлгән.

3нче бала: Көз килде дә керде өйгә,

Яфраклар йөгерәләр.

Ышык эзләп койма, капка

Асларына керәләр.

“Яфраклар бәйрәме” җыры.

Л. Лерон сүзләре, О.Усманов көе.

4нче бала: Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

5нче бала: Табындагы икмәк, сый нигъмәтне

Күреп ил картлары шатлана.

Муллык белән жиргә көзләр килә

Көзге муллык кыла тантана.

6нчы бала: Көннәр инде салкынайды

Кышлар бераз якынайды.

Тирә юнь  гел сары төстә,

Әллә соң бу алтын аймы?

7нче бала: Көз көннәре бик күңелле

Бик күп җимешләр пешә,

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.

8нче бала: Кәрзин тулы алмалар,

Помидор һәм кыярлар,

Кәбестә, кишер, суган,

Алтын көз безнең уңган.

9нчы бала: Бөтен җирдә яфраклар

Алтынланып яналар.

Тирә –якка тәмле исләр

Тараталар алмалар.

 “Жиләк жыям чиләккә” җыры.

Н.Яхина көе һәм сүзләре.

10нчы бала: Саргайды яшел бакча,

Сары яфраклар оча.

Көн дә яңгыр сибәли,

“Утырыгыз өйдә”,- ди.

Көз кызы: Әйе, дуслар, килмәдем тик

Яфрак сибеп уйнарга.

Килдем тагын сезне көзге

Муллык белән сыйларга.

Күрәсезме, күпме байлык.

Күпме муллык табында!

Муллык булса, бәйрәмнәр бит

                     Күңеллерәк тагын да!