Хатын-кыз, син илаһи зат!

Валиева Ильсия Валеевна

Әниләргэ багышланган чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8mart.docx35.97 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мәгариф һэм фән министрлыгы

Кайбыч районы Зур Русак урта гомуми белем биру мәктәбе

Хатын-кыз,син илаһи зат!

(Әниләргә әзерләнгән чара)

   

Әзерләде физика укытучысы

Вәлиева Илсия

2013

 Хатын-кыз, син илаhи зат! Серле зат! Гүзәл зат!

     Ерак гасырлардан алып кемнәр генә сокланмаган да, кемнәр генә гашыйк булмаган! Нинди ир-ат заты синең белән илhамланып, синнән рухи көч алып, нинди генә батырлыклар, могҗизалар эшләмәгән! Уйлап карасаң, дөнья йөзендәге эшләнгән батырлыкларның, изгелекләрнең күбесенең нигезендә хатын-кыз. Нәкъ менә хатын-кызлар бөек, зур, игелекле эшләргә рухландыра.

Исәнмесез, хөрмәтле әниләр, укытучылар hәм укучылар.

Сез беләсезме, безнең шундый матур бәйрәмебез булу белән кемгә бурычлы?

Иң беренче АКШ та 1909 елның 28 февралендә, хатын-кызларны яклау максатыннан, декларация игълан итәләр. Ә бер ел алдан 1908 елның 8 мартында 1857 елның 8 мартында туку фабрикасы эшче хатын-кызларының маршына теләктәшлек белдерелеп үткәрелгән.

1910 елны Копенгагенда Клара Цеткин Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтү турындагы тәкъдим белән чыга. Ә безнең илдә феминистка Александра Коллонтай тырышлыгы белән 1917 елдан соң гына әлеге бәйрәм барлыкка килә. 1965 елдан 8 март көне – ял көне итеп игълан ителә.

Әниләргә багышланган бәйрәм концертыбызны башлап җибәрәбез.          Сезне сәламли 5,7 сыйныф укучылары.

Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген,
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.

А-б. Ана назы - жирдә ул мәңгелек,
А.б. Мәңгелек җыр - бишек җырыгыз.

Бергә: Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.
А.б. Карлар каплый эле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сине, Кыз туганым,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!
Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар яктылык көнгә әйләнеп.
Тырыш, назлы, гузәл Кыз туганым,
Котлы булсын язгы бәйрәмең,


А.б. Бәйрәм жиле кага тәрәзләргә,
Яшьлек кайта җанга, дөньяга.
Умырзая шыта бу мәлләрдә,
Кар астында чишмә уяна.
Чиксез бәхет теләп, кызыл талда
Елкылдаша көмеш бөреләр.
Бәйрәм белән, эшчән апакайлар,
Алтын куллы сылу сеңелләр!

(Алып баручылар икесе бергэ:) Бәйрәм белән!
Алып баручы: Безнең бүгенге бәйрәм кичәбез кадерлеләребез сезгә, хөрмәтле хатын-кызларга, газиз әниләребезгә багышлана. Хәзер сезгә бәйрәм сәламнәрен җибәреп кала Абдуллина Э.

А.б. Кояш көлмәс,
Корыч эремәс ялкынсыз.
Ирне утлы ялкыннарда яндырып,
Көл иткән дә,
гөл иткән дә хатын- кыз.


А. б. Хатын-кызлар табыннарның бизәге,
Жирдә булган бөтен ямьнең үзәге.
Илләрне дә бар иткән hәм зур иткән.
Хатын-кызның барчасы hәм гузәле.


А. б. Хатын-кыз-ул нур чәчкәседәй сабый,
Назлы иркә, баллардан татлы җаный.
Ул-иң газиз күз нурыбыз, пакь ана.
Бар гузәллек аналардан башлана.

Сезнең өчен, хөрмәтле әниләребез кызлар  башкаруында татар-халык бию. Рәхим итеп карагыз.
Алып баручы: Әнием! Әнкәем! Газиз Анам! Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?! Күкрәк сөтен имезеп, көнен-төнгә, төнен-көнгә ялгап, күз карасыдай үстерәсең бит син балаларыңны.

А. б. Бар хәстәрем, бар хәсрәтем
Бала өчен.
Хөрмәтем да, хезмәтем дә
Бала өчен.
Үкенүләр, үтенүләр
Бала өчен.
Тынгысыз көн,
йокысыз төн
Бала өчен.
А.б. Утка, суга тукталуым
Бала өчен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала өчен.
Таңнан әүвәл кайнар аш та
Бала өчен.
Тәгәрәгән кайнар яшь тә
Бала өчен.

А.б. Иртән - кичен йөрәк хисем
Бала өчен.
Барлык эшем, барлык көчем
Бала өчен
Янам - түзәм ,көям - күнәм
Бала өчен.
Горур башны түбән иям
Бала өчен.
Төнен якты таңнар көтәм
Бала өчен.
Күңелемдә жырлар йөртәм  Бала өчен. Бала өчен...

А.б. Безнең бүгенге бәйрәм кичәсенә дә шундый гузәл әниләребез кунак булып килгән!   Аларны котлап  Хәялиев Р.   башкаруында җыр.

А.б.Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә-

Бу  бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә.

Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

А.б.Бүген бездә әниләр бәйрәме,

Шатлык җыры илем күгендә

Әниләрне бәйрәм белән котлап,

Кошлар җырлый туган җиремдә.

Өй түрендә гөлбакчада

Җырчы кошлар сайраша

Бүген-әниләр бәйрәме,

Бүген-зур бер тамаша


А.б. Ак чәчләрең жем-жем килә,
Әнкәй, ул шатлыктандыр.
Гомереңнең бакчасында
Былбыллар өзмәсен жыр.


Кадерлеләребез! Бу жырыбыз сезгә багышлана. Кәримова И. сезнең өчен җыр башкара.

А.б. Татар хатыннары. Безнең җан сөйгәннәр, аналар...
Татар хатыннары тузем булганнар - мең газап чигеп,
Җан атып, бала тудырганда ыңгырашмаганнар, чөнки
батырларны тудырганнар.
Татар хатыннары тугры булганнар -
ерак сәфәрләрдән, яулардан якыннарын көткәндә
пакьлек саклаганнар, чөнки батырларны көткәннәр.
Татар хатыннары сабыр булганнар -
якыннарын соңгы юлга озатканда күз яшъләрен
күрсәтмәгәннәр, чөнки батырларны озатканнар.
А.б. Татар хатыннары. Безнең, җан сөйгәннәр, аналар...
Аналарны хөрмәтләп жирдә шигырьләр языла,
аналарны хөрмәтләп жирдә сурәтләр ясала,
аналарны хөрмәтләп җирдә hәйкәлләр куела,
Ә аналар тапкан балаларның җаннары кыела.
Җирдә hаман әле тынмаган сугышларда кыела.
Аналарны кадерлиләр, аналарны сөяләр,
аналарның алдында башларны ияләр,
ә аналар йокысыз төндә бишек жырлары жырлыйлар,
сугышларда җаннары кыелган уллары өчен елыйлар.

Безнең төбәктән дә никадәр ана Бөек Ватан сугышына газиз баласын озата, шуның күпмесе яу кырында ятып кала, хәбәрсез югала. Ачы хәсрәттән чәчләренә чал төшкән, вакытсыз картайган әнкәйләрнең дә инде күбесе вафат.
Купме солдат, Ватан алдындагы сугышчан антын үтәп, Әфган, Чечня сугышларында hәлак булды.

А.б. Хөрмәтле әниләр!
Без сезнең алда баш иябез.
Мең-мең рәхмәт сезгә!
Яуда ятып калган газиз улларны, ачы хәсрәттән вакытсыз гур иясе булган аналарны да онытмыйк.

Барлык әниләрне дә  бәйрәм белән котлап Гыйләҗева А. бию башкара.

А. б. Ана мәхәббәте!
Кышы да бар, жәе, көзе, язы да бар,
Күкрәгендә мәңге бетмәс назы да бар,
Кирәк икән кайнар башны суытырга
Котыплардан чыккан салкыннары да бар.
Хатын-кызлар бәйрәмендә Җир турында
Уйлануым тугел бер дә юкка гына.
Әниләр дә Җир әнкәбез шикелле үк
Үстерә бит безне җылы кочагында.
Шуңа да без тырышабыз әниләрнең.
Акмасын дип кабат канлы хәсрәт яше,
Куңелләрдә сүнмәс өмет - Кояшыбыз;
Саклап калыр Җирне Ана мәхәббәте...

Хәзер Миннуллин А. башкаруында әниләр турында җыр тыңлап китегез.

А.б. Аналар бөтен йөрәк җылыларын биреп үстергән балалар, үсеп буйга җитү белән, очар кошлар кебек, тирә-якка таралалар.
Нишлисең бит, ананың бөеклеге дә әнә шунда - ул илебезнең hәр почмагында, намус белән хезмәт итә алырлык, белемле,
тырыш сәләтле, илhамлы балаларын үстереп Ватаныбыз кулына тапшыра.
А.б. Ә аннан соң?!
Аннан соң, кош теледәй генә бер хат көтә, изге хәбәр көтә ана.
Хат ташучы килми микән, диеп. ,
Борылып карый барган юлыннан.
Көнгә чыкса, күзе тәрәзәдә,
Иртә - кичен сүнми уты да.
Хатлары юк, үзе кайтыр, диеп,
Бик соң гына китә йокыга.
Ана көтә,
Ана өмет итә...
Менә шулай, үсеп буйга житкән, инде үзләре әти hәм әни булган, туган ояларыннан еракта яшәүче балалар, сөекле әниләренә хат яздылар.

(Сәхнәдә ут сүнә, "Сәлам сиңа, әнием" җырының көе янгырый.
Прожектор хат язучы, төрле позада утырган, балаларны яктырта.
Хатның, текстын алып баручы яисә хат язучы үзе дә укырга мөмкин.)

1 бала.
"Кил син безгә, әни, бөтенләйгә
Бер кайгысыз, рәхәт торырсың,
Өебезнең күрке булырсың".
2 бала.
"Син безгә кил, әни!
Без дөньяның, оҗмахында гомер итәбез.
Киләм дисәң, шушы сәгатьтә үк
Алыр өчен кайтып җитәбез"
3 бала.
"И шатланыр идек, әни әгәр,
Килеп ризалыгың белдерсәң.
Түп-түгәрәк бәхетебез безнең
Тулып ташыр иде, син килсән".
4 бала.
"Кайчан күрешербез, бик сагындык..."
5 бала.
"Көн туды исә сине көтәбез".
6 бала.
"Ник килмисең инде, әни, ник килмисең?"
А. б.: Алты бала шундый хат язды
Өзелеп-өзелеп, сагынып ананы.
Шушы сүзләр булды ананың
Алты хатка язган жавабы.

(Прожектор Ана образын яктырта). (көй яңгырый)
(Ана балаларына язган хатын укый)

"Бара алмыйм сезгә, балаларым.
Сагынсагыз, кайтып күрегез,
Кайта алмас жирдә тугелсез.
Ана куңеле ераклыкны белми,
Тоеп яшим сезнең, хәлләрне,
Кирәклекне сизсәм, үзем барырмын мин,
Көтеп тормам сезнең хәбәрне.
Китә алмыйм бүген, .
Әгәр китсәм, мәрхүм әткәегез кайтып керер сыман,
Мине таба алмый бер ялгызы
Боегып йөрер сыман.
Чит нигездә сагыну авырлыгы
Ныграк сизелер сыман,
Туган нигез белән бәйләп торган
Жепләр өзелер сыман.
Яудан кайтмый калган зур улым да
Кайтып житәр сыман.
Туган нигез хәтерләтә миңа,
Сезнең бергә чакны,
Туган нигез сезнең hәp адымын
истәлеген саклый.
Нигез ташлап китү авыр миңа,
Кем белми соң аны, кайсыгыз?!
Сез үзегез жыелып кайтыгыз!
Мин сорамыйм сездән артыгын,
Сез тоярсыз кайту шатлыгын".
А.б. Ана, ана!
Син куш йөрәкледер,
Гөлләр сеңгән синең күңелгә.
Баштан сыйпап бер елмайдың исә,
Бөтен дөнья ямьгә күмелә.
Ана булу-изгелекнең таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәҗә.
Ана кеше hәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Ана сиңа гел яхшылык тели,
Гаепләрең булса - кичерә...,
Турылыклы калыйк гомер буе
Ана дигән күркәм кешегә.

Кадерле әниләр! Ин изге теләкләр белән сезнең өчен   жыр башкарыла.Нуреев Алмаз

А.б. Газиз Әнкәй!
Йомшактыр кулларың,
Татлыдыр сүзләрең,,
Җылыдыр карашың,
Тансыктыр табының.
Сабыйлык языннан
Бүгенге көнгәчә
Безләргә зур бәйрәм
Тибеше жаныңның!
И, Ходай, кабул ит
Безләрдән зур гозер
Әнкәйгә бир саулык!
Әнкәйгә бир Гомер!
А. б. Газиз Әнкәй!
Иң сөйкемле сүзләр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Иң-иң татлы сүзләр-синеке!
Җан изрәткеч жырлар-синеке!
Синсез дөнья күрмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез Кеше булмас идек!
А. Ходай Сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен.
Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр!

Миннуллин Алмаз башкаруында бию.


Гомер таңнарыбыз аткан көнне
Зарыгу белән көтеп алучы.
Безнең өчен тау кадәрле йөкләр,
Күтәрергә әзер торучы
Әниләр...
Мәрхәмәтле безнең әниләр.
Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны
Сез бирәсез, гузәл әниләр.

Кадерле әниләр. Сезнең өчен Биктагирова Зилә башкаруында җыр.
Кадерле әниләр, сөйкемле кызлар! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, тормышыгызда, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз.