Дәрес эшкәртмәсе "Җисем импульсы"

Валиева Ильсия Валеевна

Дәрес эшкәртмәсе "Җисем импульсы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse.docx13.58 КБ

Предварительный просмотр:

                    Физика -9 класс

           Дәреснең темасы:  Җисем импульсы Импульс саклану законы.

Дәреснең максаты:

1.Укучыларга җисем импульсы төшенчәсен кертү, импульс саклану законын аңлату, зурлыклар арасындагы бәйлелекне ачыклау.

2 Укучыларның фикерләү, анализлау, мәсьәләләр чишү  күнекмәләрен арттыру.

3.Укучыларның фәнгә, табигатькә кызыксынуларын арттыру.

Җиһазлау: Дәреслек, төрле шарлар, презентация.

Дәреснең тибы:яңа теманы аңлату.

               Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

2.Укучыларның белемнәрен актуальләштерү.

Физик диктант.

1.Җирнең ясалма иярчене - ул ...

2.Беренче космик тизлек – ул ...

3.Җир өслегенә якын аралыкта беренче космик тизлек табу формуласы - ...

4.Мәсьәлә:

Җирдән ике Җир радиусы кадәр ераклыкта беренче космик тизлекне исәпләргә. (R=6400км)

3.Яңа теманы аңлату.

Ньютон законнары җисемнәрнең үзара тәэсир итешүенә һәм хәрәкәтенә кагылышлы төрле гамәли мәсьәләләрне хәл итергә булыша. Мәсәлән, җисемгә тәэсир итүче барлык көчләр дә билгеле булганда, аның тизләнешен табу белән бәйле. Әмма еш кына җисемгә тәэсир итүче көчләрне табу кыен була. Шунлыктан бик күп мәсьәләләрне чишү өчен тагын бер мөһим зурлыкны- җисем импульсын кулланалар. (слайт1)

  Җисем массасы белән аның тизлеге тапкырчыгышына тигез булган вектор зурлыкны җисем импульсы дип атыйлар.

                              p=mv

Җисемнең импульс векторының юнәлеше хәрәкәт тизлеге векторы юнәлеше белән туры килә. СИда импульс берәмлеге итеп, 1м/с тизлек белән хәрәкәт итүче 1кг массалы җисемнең импульсы алына.(1кг м/с) Җисемнең импульсы бер җисемнән икенче җисемгә тапшырыла.(слайт2)

                   F=ma         a=v-v0/t          Ft=mv-mv0         F= mv-mv0/t         

Ft – көч импульсы. Көчнең тәэсире көчнең модуленә дә, тәэсир итү вакытына да бәйле.

Көч импульсы җисем импульслары үзгәрешенә тигез.(слайт3) Бу формула Ньютонның икенче законының импульслар аша язылышы. Димәк, җисемнәрнең импульсын кыска гына вакыт аралыгында зур көч белән тәэсир итеп тә, әз көч белән озак тәэсир итеп тә үзгәртеп була.

     Җисемнәр үзара тәэсир итешкәндә импульсларын үзгәртергә мөмкинме?

Тәҗрибә №1 үткәрелә.(слайт5)

Тәэсирләрнең ике төре күзәтелә: 1)абсолют эластик 2) абсолют эластик булмаган тәэсир

 

mv/2+ mv/2= mu/2+mu/2- бсолют эластик бәрелешү вакытында системаның механик энергиясе.

Әгәр ике яки берничә җисем үзара гына тәэсир итешсәләр бу җисемнәр йомык система тәшкил итәләр.

 Тәҗрибәгә нигезләнеп нәтиҗә ясыйбыз: Йомык системага кергән һәр җисемнең импульсы алар үзара тәэсир итешкәндә үзгәрәләр.

Ләкин йомык системаны тәшкил итүче җисемнәрнең импульсларының векторлы суммасы вакыт узу белән бу җисемнәрнең теләсә нинди хәрәкәтләре һәм тәэсир итешүләре вакытында да үзгәрми. Импульс  саклану законы әнә шуннан гыйбарәт. (слайт6)

m1 v1+m2 v2= m1 u1+m2 u2          p1+p2=p1+p2

Пушкадан атканда импульс саклану законының үтәлеше.(слайт7)

 

4.Яңа теманы ныгыту. Тестлар белән эш.Үзеңне тикшер! Дөрес җавапны тап!(слайт8,9)

СИ берәмлекләр системасында көч импульсы нинди берәмлекләрдә үлчәнә?

а)1Н

б)1кг

в)1Нс

г)1Дж

Дөрес җавапны тап!

Бер үк m массалы 2 автомобиль Җиргә карата v һәм 3v тизлекләре белән кара-каршы хәрәкәт итәләр. Беренче автомобиль белән бәйләнгән исәп системасына карата икенче автомобильнең импульс модуле күпмегә тигез?

а)mv

б)2mv

 в)3mv

г)4mv

5.Өйгә эш.П 21-22. Күнегү20(1),21(2)

6.Йомгаклау. Билгеләр кую.