Сөйләм телен үстерү буенча интегральләштерелгән шәгыль "Кыш" турында хикәя төзү (уртанчылар төркеме өчен)

Сөйләм телен үстерү буенча интегральләштергән шөгыль "Кыш" турында хикәя төзү (уртанчылар төркеме өчен)

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТР Әлки муниципаль  районы Базарлы Матак авылы “Ромашка” балалар бакчасы

(Уртанчылар төркемендә)

Тәрбияче: Сабирова Г.Г.

2014-2015 уку елы

Тема. КЫШ   ТУРЫНДА ХИКӘЯ ТӨЗҮ

Бурычлар:

1) тәрбияченең сүзле күрсәтмәләре (схема) буенча күмәк хикәя төзү күнекмәләре формалаштыру, балаларны тәрбияче һәм яшьтәшләре белән ирекле аралашырга өйрәтүне дәвам итү;

2) игътибарны, фантазияне, сөйләмдә еш кулланыла торган исемнәрне, сыйфатларны, фигыльләрне куллану, күмәк эшләү осталыгы үстерү;

3) яңа елга карата кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар: аерым картиналар:   Кыш,  Җимлек янында, Кыргый хайваннар кыш көне, Кышкы уеннар сурәтләнгән, серле тартма, чыршы уенчыклары, чыршы, киез итек формасында рәсем, геом.фигуралар (түгәрәк, өчпочмак), клей, конверт.

Сүзлек эше: кар бөртекләре, Кыш бабай, киез итек, уч, бәс, салкын, суык.

Эшчәнлек барышы

Балалар кулга кул тотынып түгәрәккә басалар. Чиратлап бер берсенең кулын кысалар һәм: “Исәнме, ...(исемен әйтә)! Мин сине күрүемә бик шат!” – диләр.

Бергәләшеп без басыйк

Бик зур түгәрәк ясыйк

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Шөгылебезне башлыйк.

Т ә р б и я ч е.        Балалар, кемдер ишек шакый. (Ишек шакыган тавыш ишетелә). Кем бар икән, чыгып карыйм әле. (Тәрбияче тартма  алып керә).

-Балалар безгә хат килгән. Карагыз әле, конверты нинди матур! Конвертка нәрсәләр ясалган? (Кыш бабай, Кар кызы һәм яңа ел чыршысы).

 -Конвертны ачып, хатны укыйк. Нәрсәләр язалар икән? (Тәрбияче хатны укый).

 -Балалар, игътибар белән тыңлагыз, мин укыйм: “Исәнмесез, кадерле балалар! Мин сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм. “Хуш киләсең, Карлы Кыш!” уеннарында катнашырга чакырам. Бүлмәгезгә кечкенә чыршы куйдым. Биремнәрне үтәгәч уенчыкларны чыршыга элегез.  Һәр баланы бүләк көтә. Бүләк чыршы бәйрәмендә булачак. Сезне яратып, Кыш бабагыз.” 

-Балалар хат кемнән килгән? (Кыш бабайдан).  -Балалар, серле тартма  эчендә хат кына түгел, тагын нәрсәдер бар. (Тәрбияче тартмадан  чыршы уенчыкларының контурлы сурәтләрен ала). Бу нәрсә?   (Уенчыклар). -Әйе, Яңа ел уенчыклары. (Активлаштыру. Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар).

 -Уенчыклар гади түгел. Аларның һәрберсендә дә Кыш бабай җибәргән биремнәр бар. Биремне үтәгәч, уенчыкны чыршыга элеп куярга кирәк. Әгәр дә барлык уенчыклардагы биремнәрне үтәп, аларны чыршыга элеп куйсак, без уеннарда җиңүче булачакбыз. Тырышып карыйбызмы? (Әйе). (Тәрбияче бер чыршы уенчыгын ала һәм биремне укый).

-Бер уенчыкны алам. Уенчыкта нинди бирем бар икән? Бу уенчыкта табышмак бар. Уен “Табышмак әйтәм – җавабын тап” дип атала. Тыңлагыз:

Тәңкә карлар сипкән,                      Йолдыз-йолдыз вак кына

Җирне ап-ак иткән,                            Ак мамык сымак кына.

Чыршы, каен, имән                            Өс киемеңә куна.

Кардан чикмән кигән.                     Тәнгә тисә, су була. (Кар бөртеге)

Бу кайчан? (Кыш).

Ишегалды таш була,

Өйгә керсә, су була. (Боз)

Тәрбияче. Икенче уенчыкта нинди бирем икән? Укыйм, тыңлагыз:Балалар, мин сезгә  рәсем җибәрәм, сез шул рәсем буенча  матур хикәя төзеп сөйләгез ”- дигән Кыш бабай. Сөйлибезме?

Тәрбияче: Балалар, баштан мине   игьтибар  белән тыңлагыз. Аннары сез сөйләрсез.(Рәсем буенча сөйли)

 Менә салкын кыш килде. Бөтен җирне ап-ак кар каплады.         Агачлар бәскә төренде.Урамдагы утыргычларга да кар яуган.

Ә Ләйлә салкыннан курыкмый. Ул җылы тун, шапка, шарф, бияләй, чалбар, киез итекләр киеп уйнарга чыккан.Үзе белән яраткан уенчыгын- аюын алып чыккан. Аюга җылы шапка кигезгән һәм шарф бәйләгән.Аны чанага утырткан. Алар     Кар бабайны караганнар. Аның өстенә кар яуган.  Урамда кар ява башлаган. Ләйлә  учына кар бөртекләрен җыя. Ләйләгә бик күңелле.

Сезгә хикәя ошадымы? Яле, Ислам (Булат, Даниел, Кәрим, Азилә) хикәяне сөйләп күрсәт.Кич белән әтиегезгә, әниегезгә сөйләрсез. Истә калдыру өчен, мин тагын бер тапкыр эчтәлеген сөйләргә кушам. Балалар, хикәя ничек башланды? Ләйлә салкыннан куркамы?  Ләйлә ничек киенгән? Үзе белән уйнарга нәрсә алып чыккан?  

Сүзле- хәрәкәтле уен “Кар бөртеге”

(Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар)

Кар бөртеге өйгә керде,                                  (Балалар бер урында

Өй эчендә очып йөрде.                                  кулларын җилпеп әйләнәләр)

Менә шулай, менә шулай,                          (Очып йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)

Менә шулай, менә шулай.

Кар бөртеге бик аз очты.                        (Бер урында торып кулларын

Суздык аңа җылы учны,                                җилпиләр, кулларын алга сузалар)

Менә шулай, менә шулай,

Менә шулай, менә шулай.                         (Чүгәлиләр, башларын ияләр)

Тәрбияче:          Ничәнче уенчыкны алабыз? (Өченче). Яхшы, Диана, өченче уенчыкны син ал әле. Нинди бирем үтәргә кирәк икән? (Диана уенчыкны алып тәрбиячегә бирә). “Нәрсә артык?” уены тәгъдим ителә. (Тәрбияче җыелма кесәгә 3 картинка куя). (Беренче картинага күрсәтә). Балалар, игътибар белән карагыз әле, бу картинкада нәрсә ясалган? (Кар бөртеге, кыш бабай, кар кызы, үлән). Нәрсә артык? (Үлән). Ни өчен? (Балаларның җаваплары). Икенче картинканы карагыз! Нәрсәләр ясалган? (Панама, тун, бияләйләр, киез итекләр). Нәрсә артык? (Панама). Ни өчен? (Балаларның җаваплары). Өченче картинкага

игътибар итегез, нәрсәләр күрәсез? (Чана, велосипед, чаңгы, тимераяк). Нәрсә артык, ни өчен? (Баларның җаваплары). Булдырдыгыз, балалар. Биремне бик җиңел башкардыгыз.

-Кайсыгыз уенчыкны чыршыга элеп куя? (Бер бала уенчыкны элә). 

Тәрбияче: -Дүртенче уенчыкны алабыз.Нинди бирем җибәргән икән Кыш бабай? “Кыш” фасылына багышлангвн шигырләр сөйләгез

     Буран                Гомәр Толымбай

Урамда - буран,

Мин өйдә торам.

Тәрәзә аша

Тик авыз  ерам.

 Х.Вәсилә          

Әй, җил выжылдый,

Буран дуылдый.

Ачулы песи

Кебек мырылдый.                                                         Г.Азалия                        

Кыш

Җәвад Тәрҗеманов

Уянып, бүген иртән

Карасам тәрәзәгә,

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

 Ш.Динә

,

Әйдәгез, тауга барыйк

Чанада шуып калыйк.

Бер тузан юк, саф һава,

Җиргә ап-ак кар ява

А.Булат

Салкын, саф һава

Әминә Бикчәнтәева

Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

 Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.

Н.Азилә                                                        Л.Илвина

Шуабыз

Нәҗип Мадъяров

Чанада да шуабыз,

Чаңгыда да шуабыз.

Тимераякта очабыз,

Чыжлап тора шома боз.

 М.Кәрим                                                                

Тауларга да барабыз,

Кырларга да чыгабыз.

Кар-буран дип тормыйбыз,

Шуабыз да шуабыз

Ф.Ислам

Кыш                Әнәс Кари

Без — нәниләрне        

Кыш та сагынган,

Төнлә килеп ул

Карлар яудырган. Н.Диана  

Җыелып бергә,

Тауга чыгабыз,

Шаулашып анда

Чана шуабыз.        

 Б.Даниел

Тәрбияче :        -Бишенче уенчыкта нинди бирем   икән ? Уенчыкка сорау язылган: Чыршыда ничә уенчык бар? (Биш). Нинди төстәге уенчыклар бар? (Кызыл, сары). Нинди төстәге уенчыклар күбрәк? (Кызыл). Алар ничә? (Өч). Нинди төстәге уенчыклар азрак? (Сары). Алар ничә? (Ике). Йолдызны чыршыга элеп куям. Балкып янып торсын! Чыршыга барлык

 уенчыклар да эленде. Биремнәр башкарылды. Үзегез бик зирәк, акыллы икәнсез. Биремнәрне җиренә җиткереп эшләдегез.

Тәрбияче : Балалар, бездә сезнең белән   Кыш бабайга   бүләк әзерлик. Салкын кыш көннәрендә без сезнең белән киез итек киябез.Менә без хәзер киез итек ясыйбыз, бизибез. Ә бизәкләребез безнең геометрик фигуралардан тора. Бу геометрик фигуралар  ничек атала? (түгәрәк, өчпочмак). Балаларның мөстәкыл эшчәнлеге(кисеп ябыштыру).

  • Бигрәк матур итеп бизәдегез киез итекләрне. Булдырдыгыз. (Бал-ң эшләреннән күргәзмә оештыру)

Йомгаклау.

Тәрбияче:         -Балалар, без бүген нәрсә белән шөгыльләндек? Нәрсә истә калды?