технологическая карта на тему " Чөнки теркәгече"

Нурмыева Руфия Шакирьяновна

технологическая карта на тему " Чөнки теркәгече" для русскоязычной группы 3 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta_chonki_terkgeche.docx15.64 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Нурмыева Руфия Шакирьяновна

Предмет. Сыйныф

Татар теле

3 сыйныф

Тема

Чөнки теркәгече

Максат

Чөнки теркәгечен сөйләмгә кертү, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет буенча:   Бу төр теркәгечне җөмләдә дөрес куллануга ирешү.

Танып-белү УУГ: Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, фикерләрне логик чылбырга салу, иҗади hәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү.

Коммуникатив УУГ: Сөйләм этикеты нормаларын үтәү.

Регулятив УУГ: Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү.

Шәхси УУГ:  Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру.

Дәреснең тибы

Катнаш дәрес.

Төп төшенчәләр

Чөнки теркәгече.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес тибы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Дежур укучы белән әңгәмә кору.

Өй эшен тикшерү.

Укучылар исәнләшәләр. Дежур укучы рапорты. Өйдә эшләгән күнегүне тикшерәләр.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Белем дәрәҗәсен, укучыларга авыр булган сорауларны ачыклау.  Алдагы дәрестә кабатлаган өчен һәм турында бәйлекләрне искә төшерү.

Укучылар бәйлекләрне искә төшерәләр, аларны сөйләм күнекмәләрендә активлаштыралар.

3. Проблемалы  ситуация булдыру.

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы укучыларга, тыңлап аңлау өчен, татар телендә берничә җәмлә тәкъдим итә. Мәсәлән: Мин авырмыйм, чөнки иртән зарядка ясыйм. Бүген мәктәпкә бармыйбыз, чөнки без каникулда. Аннан соң җөмләләрне тәрҗемә итәргә сорый, ни өчен тәрҗемә итеп булмый? Нинди сүзне әлегә белмибез?

Укучылар җөмләләрне тыңлыйлар. Тәрҗемә итә башлыйлар, белми торган сүзне ачыклыйлар.

4. Тема, максат, бурычларны билгеләү

Парларда эш: дәреснең темасын, максатын формалаштырыгыз.

Бүген дәрестә нинди сүзләр еш кулланылачак?

Тема, максатны формалаштыралар.

Физкультминутка

5. Яңа теманы өйрәнү

Чөнки теркәгечен сөйләмгә кертә, сүзнең мәгънәсен ачыклыйлар.

Чөнки теркәгечен сүзлек дәфтәрләренә язалар, сүзнең мәгънәсен ачыклыйлар.

6. Яңа теманы ныгыту

Чөнки теркәгечен сөйләмдә гамәли үзләштерү, ныгыту өчен дәреслектәге 7-9 биремнәр бирелә.

Укучылар дәреслектәге биремнәрне башкаралар.

Физкультминутка

7. Өй эше бирү

Өй эше бирү (чөнки теркәгечен истә калдыру, 10 күнегүдәге табышмакны чишү). Өй эше биремен аңлату.

Өй эше биременең аңлашылып бетмәгән өлешен ачыклыйлар.

8. Рефлексия, бәяләү, үзбәя

Рефлексияне оештыра. Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгели.

Укучыларның дәрестәге эшен бәяли.

Сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәгә катнашалар.

Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып, үз-үзләрен бәялиләр.