технологическая карта на тему "Аа хәрефе"

Нурмыева Руфия Шакирьяновна

Технологическая карта по теме "Аа хәрефе" 1 класс татарская группа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta_hrefe.docx18.35 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Нурмыева Руфия Шакирьяновна

Предмет, сыйныф

Татар теле

1 сыйныф

Тема

Әә  хәрефләре

Максат

Ә авазын дөрес әйтергә, схемасын язуда күрсәтергә өйрәтү. Ә авазы кергән сүзләрне өйрәнеп, сүзлек запасын баету.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет буенча:  Ә авазын әйтергә, сүзгә аваз анализы ясарга, сүзне иҗекләргә бүләргә өйрәнү.

Танып-белү УУГ:  Дәреслектән яки укытучы тәкъдим иткән башка әдәбияттан тиешле мәгълүматны таба белү;

Коммуникатив УУГ:  Үз фикереңне  формалаштыру;  парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү;

Регулятив УУГ:  Эш барышында инициатива күрсәтә белү;

Шәхси УУГ: Әхлак тәрбиясе.

Дәреснең тибы

Яңа белем алу дәресе.

Төп төшенчәләр

Сузык хәреф, калын аваз, нечкә аваз.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес тибы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Дежур укучы белән әңгәмә кору.

Укучылар исәнләшәләр. Дежур укучы рапорты.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Белем дәрәҗәсен, укучыларга авыр булган сорауларны ачыклау.  Алдагы дәрестә өйрәнгән хәрефне искә төшерү.

Укучылар а хәрефен, а хәрефе кергән сүзләрне искә төшерәләр.

3. Проблемалы  ситуация булдыру.

Уку мәсьәләсен кую

Укучыларга сүзләр күрсәтү (әти, әни, бәби, әби, итәк, бүләк, күлмәк), сүзләрне нәрсә берләштерүне табарга кушу.

Укучылар сүзләрне укыйлар, барлык сүзләрдә дә ә хәрефе барлыгын ачыклыйлар.

Физкультминутка

4. Тема, максат, бурычларны билгеләү

Дәреснең темасын, максатын формалаштыруны сорау.

Бүген дәрестә нинди хәреф белән танычакбыз?

Тема, максатны формалаштыралар.

5. Яңа теманы өйрәнү

Укучыларга рус телендә ә авазына тәңгәл аваз юклыгын, ә авазы сузыгының а авазының нечкә пары булуын аңлату. Татар телендә сузык авазларның калын һәм нечкә авазларга бүленүен аңлату. Калын һәм нечкә авазларны чагыштырып әйттерү (ана-әнә, бар-бәр, там-тәм, сал-сәл).

Укучылар ә хәрефе турында укытучы сөйләгәнне тыңлыйлар, калын һәм нечкә авазларны чагыштырып әйтәләр.

Физкультминутка. Уен уйнау.

6. Яңа теманы ныгыту

Дәреслектәге рәсемнәр белән танышу, рәсемнәргә карап, җөмләләр төзергә өйрәнү. Ә авазы кергән сүзләр уйлау. Әни, әби сүзләренә схема төзергә өйрәнү. Юл һәм баш ә хәрефен язарга өйрәнү.

Җөмләләр төзиләр, ә авазы кергән сүзләр уйлыйлар. Сүзләргә схема төзиләр. Дәфтәрләрдә юл һәм баш ә хәрефен язалар.

7. Рефлексия, бәяләү, үзбәя

Рефлексияне оештыра. Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгели.

Укучыларның дәрестәге эшен бәяли.

Сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәгә катнашалар.

Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып, үз-үзләрен бәялиләр.