технологическая карта на тему "Бәйлекләр"

Нурмыева Руфия Шакирьяновна

Технологическая карта урока по теме "Бәйлекләр" для рускоязычной группы 3 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta_byleklr.docx15.83 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Нурмыева Руфия Шакирьяновна

Предмет. Сыйныф

Татар теле

3 сыйныф

Тема

Бәйлек сүзләр

Максат

Бәйлек сүзләр белән танышу, аларны сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет буенча:  Бәйлекләрне сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.

Танып-белү УУГ:  Тыңлап аңлау күнекмәләре булдыру. Логик фикерләү сәләтен үстерү һәм игътибарны  арттыру.

Коммуникатив УУГ:  Коллективта эшләү,сөйләмдә иптәшеңне тыңлый белү, коммуникациягә керә белергә өйрәтү.

Регулятив УУГ:  Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;

Шәхси УУГ: Укуга карата уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру.

Дәреснең тибы

Яңа материалны аңлату дәресе.

Төп төшенчәләр

Өстендә, астында, янында бәйлекләре.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес тибы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Дежур укучы белән әңгәмә кору.

Өй эшен тикшерү.

Укучылар исәнләшәләр. Дежур укучы рапорты. Өйдә эшләгән күнегүне тикшерәләр.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Белем дәрәҗәсен, укучыларга авыр булган сорауларны ачыклау.  Алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләрне искә төшерү.

Укучылар сүзләрне искә төшерәләр, аларны сөйләм күнекмәләрендә активлаштыралар.

3. Проблемалы  ситуация булдыру.

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы кулына туп ала һәм, аны өстәлгә куеп, укучыларга сорау бирә: Мяч где? – Под столом. Тупны өстәл янына куеп: А сейчас мяч где? – Около стола. Тупны өстәл астына куеп: Мяч где? – Под столом.

Укытучы проблемалы сорау куя.  А как это сказать по-татарски?

Почему возникла такая трудность?

Чего мы не знаем?

Укучылар укытучы биргән сорауларга җавап бирә баралар.

Физкультминутка

4. Тема, максат, бурычларны билгеләү

Парларда эш: дәреснең темасын, максатын формалаштырыгыз.

Бүген дәрестә нинди сүзләр еш кулланылачак?

Тема, максатны формалаштыралар.

5. Яңа теманы өйрәнү

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларны өстендә, астында, янында бәйлек сүзләре белән таныштыра. Яңа бәйлек сүзләрне кулланып, берничә мисал китерә. Мәсәлән: урындык астында, мәктәп янында, агач астында, өстәл өстендә, кибет янында, китап өстендә.

Укытучыны тыңлыйлар, бәйлек сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә язып куялар. Укытучының мисалларын тәрҗемә итәләр.

Физкультминутка

6. Яңа теманы ныгыту

Укытучы белемнәрне ныгытуга тәрҗемә, сорау-җавап, коммуникатив биремнәр бирә. (дәреслек, 22 бит, 2-5 күнегүләр)

Укучылар күнегүләрне эшлиләр.

Парларда чиратлап, аңлатып эшләп карыйлар.

7. Өй эше бирү

Өй эше бирү (бәйлекләрне ятларга, бәйлек сүзләр белән җәмләләр уйлап килергә). Өй эше биремен аңлату.

Өй эше биременең аңлашылып бетмәгән өлешен ачыклыйлар.

8. Рефлексия, бәяләү, үзбәя

Рефлексияне оештыра. Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгели.

Укучыларның дәрестәге эшен бәяли.

Сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәгә катнашалар.

Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып, үз-үзләрен бәялиләр.