Эш тәҗрибәсе.

Нурмыева Руфия Шакирьяновна

эш тәҗрибәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esh_tzhribse.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

        Мин, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурмыева Руфия Шакирҗан кызы, Казан шәһәре Совет районы 174 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Максатым – башка милләт балаларына татар теленең матурлыгын күрсәтү, аларда татар телен өйрәнүгә кызыксындыру уяту, татар теленә карата ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү.

         Әлеге уку елында мин 1 нче һәм 3 нче сыйныфларда татар теле укытам.  Безнең мәктәп коллективы эшли торган методик тема: "Укытучы компетентлыгын күтәрү аша укучы компетентлыгын үстерү" ("Повышение компетентности ученика через повышение компетентности учителя"). Әлеге темага яраклаштырылып , мәктәпнең һәм методик берләшмәләрнең укыту һәм тәрбия эшенең планнары төзелде,  педсоветлар үткәрелде һәм укытучыларның үзлегеннән белем алулары (самообразование) оештырылды. Мин дә үземнең профессиональ эшчәнлегемне әлеге белем бирү оешмасының максатларына туры китереп алып барам.

       Татар теле һәм әдәбияты мәктәптә авыр фәннәр рәтенә керә. Шуңа күрә мин үземнең педагогик эшчәнлегемне башлаганда үз алдыма түбәндәге максатлар куйдым:

1. Заманча белем бирү технологияләрен куллану;

2. Укучыларның иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен ачып җибәрү;

3. Дәресләрдә уңай психологик халәт тудыру;

4. Укучыларның белем сыйфатын арттыру;

5. Укучыларда төрле конкурсларда катнашу теләген уяту;

6. Укучыларда актив тормыш позициясе һәм милли үзаң тәрбияләү;

7. Укучыларда татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

          Уку елы башында мин һәр сыйныфның һәм сыйныфлардагы һәр укучының танып белү һәм интеллектуаль дәрәҗәләрен ачыкларга тырыштым. Тупланган нәтиҗәләргә таянып үземнең эшчәнлегемне планлаштырдым. Үземнең дәресләремне төрләндереп, укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алып уздырырга тырышам.

          Әлбәттә, минем дәресләремнең төп максаты укучыларда үземнең фәнемә кызыксыну һәм мәхәббәт хисе уяту булды. Әлеге максатка ирешүдә күрсәтмә материал (таблицалар, схемалар, карточкалар, рәсемнәр), өстәмә материал, презентацияләр файдалану, татар телендә мультфильмнар күрсәтү үзенең уңай нәтиҗәсен бирә. Дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. "Ишеткәнемне онытам, күргәнемне истә калдырам, ә эшләп өйрәнгәнемне үзләштерәм,"- диелә кытай мәкалендә. Чөнки ишетү белән күрү бер хәл, үз башын эшләтеп, эзләп тапкан гомергә башка уелып кала.
Татар теленә карата мәхәббәт һәм кызыксыну уяту өчен музыка, җырлар, шигърият зур мөмкинлекләр бирә. Балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль үтәгән вакытта, мин тыныч татар көйләре кабызам, бу фикер йөртергә ярдәм итә һәм эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра.

         Дәресләрдә укучыларның сөйләм телен үстерүгә дә игътибар юнәлтәм. Рус мәктәбендә укучы балаларга әсәрне кабул итергә әзерләүгә күбрәк вакыт бирергә кирәк дип исәплим. 1 сыйныфларда диалог һәм монолог төзү, 3 сыйныфта төрле темаларга әңгәмәләр кору, сочинениеләр язу яхшы нәтиҗәләр бирә.

         Шулай ук сөйләм осталыгын үстерүдә һәм дөрес итеп сөйләргә өйрәтүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану, укучыларны белем алуга, укуга дәртләндерә, аңарда фән белән кызыксыну уята. Уен барышында укучылар сүзләрне күмәк кабатлыйлар, яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр бер - берсе белән аралашалар. Оялчан балалар үзләре сизмәстән уенга кушылалар. Башлангыч сыйныфларда дәресне уеннан башка күз алдына да китереп булмый. Дәреснең һәр этабында: яңа тема аңлатканда, узган дәрес материалын ныгытканда яңа сүзләр, төшенчәләр үзләштергәндә дә уен технологиясен нәтиҗәле файдаланам.

          Дәресләр күбесенчә традицион схема буенча уздырыла: кабатлау, өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, ныгыту, нәтиҗәләр ясау, өй эшен бирү.

       Укучыларга белем һәм тәрбия бирү дәрәҗәсен арттыру өчен һәрдаим үземнең педагогик эшчәнлегемне анализлау, үзлегемнән белем алу өстендә эш алып барам.