Педагогическая деятельность.

Нигаматуллина Рамзия Вагизовна

В прохождении аттестации анализ моей деятельности

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh.docx17.21 КБ

Предварительный просмотр:

Мин, Нигаматуллина Рәмзия Вагыйз кызы, Борбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәп – балалар бакчасында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим. Педагогик эш стажым – 13 ел, бу оешмада – 5 ел эшлим. I квалификацион категориягә быел беренче тапкыр аттестация үтәм. Минем профессиональ эшчәнлегем эксперт тарафыннан  3,71 балл белән бәяләнде.

Педагогик эшчәнлек нәтиҗәсе булып укучыларымның уңышлары тора:

  • Халыкара Александр Костюнин әсәрләре буенча үткәрелгән “Купель” әдәби конкурсында укучым Мифтахов Наил 2 че урын Дипломга ия булды
  • Республикакүләм пожар куркынычсызлыгы темасына кул эшләре конкурсының район этабында 4 сыйныф укучылары 1 урын өчен Дипломга
  • Балтач районы мәгариф идарәсенең Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесендә2-4 сыйныф укучылары“Иң иҗади сәхнә әсәре” номинациясендә җиңү өчен дипломга
  • Районкүләм “Минем әни – иң яхшысы” фотоконкурста (Нигаматуллин Рамазан 3 сыйныф) 2 урын өчен Дипломга
  • Рәсәйкүләм дистанцион интернет “Куркынычсызлык әлифбасы”  конкурсында 2 че урын (Галиуллина Динә) өчен дипломга
  • Республикакүләм социаль, тәмәке һәм спиртлы эчемлекләргә каршы реклама конкурсының рәсем номинациясендә 3 урын өчен дипломга (Галиуллина Зөхрә)
  • Рәсәйкүләм “Әнием иң кадерлем” рәсем конкурсы өчен, “Әкияти бәхет аты” кул  эшләре конкурсы өчен сертификатларга ия булдылар.

Шулай ук башка күп төрле республика, район, мәктәп күләм бәйгеләрдә, иҗади конкурсларда һәрдаим катнашып киләбез.

Үземнең уңышларыма килгәндә:

  • Балтач районы мәгариф идарәсенең мактаулы грамотасы “Белем өлкәсендә яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен”, 2016
  • Рәсәйкүләм “Иң яхшы интернет- укытучы сайты 2016” конкурсында катнашкан өчен диплом
  • Рәсәйкүләм “Школа цифрового века” проектыннан информацион технологияләрне актив кулланган өчен диплом
  • Рәсәйкүләм белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең социаль челтәрендә (нспортал) актив катнашкан өчен рәхмәт хаты
  • Рәсәйкүләм интернет конкурсларга укучыларны уңышлы әзерләгәне өчен рәхмәт хатлары, сертификатларга ия булдым.

Методик материалларымны, эш программаларын, дәрес эшкәртмәләрен, балалар эшчәнлеген шәхси электрон сайтыма һәм  педагоглар берләшмәләренә  урнаштырып барам. Укучымның конкурс эше Александр Костюнин иҗатына багышлап чыгарылган китапка кертелде.

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан вакытлы матбугат битләрендә : Ачык дәрес газетасында дәрес эшкәрмтәсе, Көмеш кыңгырау газетасында укучыларымның шигьри тәлгәшләре һәм бәйрәм чарасы сценариясе (Юл йәрү кагыйдәләре буенча), Сәламәт гаилә  турында мәкаләм басылды.

Буш вакытларымда кул эшләре белән мавыгам. Укучыларым белән “Оста куллар” түгәрәгендә төрле материаллардан эшләнмәләр ясыйбыз. Кул эшләребезне төрле конкурсларда, күргәзмәләрдә тәкъдим итәбез.

Алга таба да һөнәри  эшчәнлегемне камилләштерү һәм  тормышка ашыру өстендә эшләрмен. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Методик темам: укучыларның иҗади сәләтләрен һәм физик мөмкинлекләрен үстерү, заман шартларына яраклашкан камил шәхес итеп тәрбияләү.