Материал к видеоуроку

Насырова Фаузия Рауфовна

Материалы к видеоуроку

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon Материалы к видеоуроку64.57 КБ

Предварительный просмотр:

4 нче сыйныфларның рус төркеме өчен дәрес планы.

Тема: Татарстан - минем Ватаным!

Максат: 1) Татарстан  темасына караган белемнәрне системалаштыру;

                2) укучыларның телдән сөйләм осталыгын, фикерләү сәләтен үстерү,тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, ишетеп аңлау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

                3) Татарстан  республикасы, туган җирең белән горурлану хисләре тәрбияләү, патриотик тәрбия бирү. 

Дәрес тибы: Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК).

Методлар : өлешчә эзләнү, проблемалы ситуация тудыру.

Алымнар:, аңлатмалы сөйләү,  дәреслек белән эш, техник чаралардан файдалану, төркемләп уен оештыру, карточкалар белән эш.

Материал:  4 нче сыйныф. Татар теле. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) / Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина. - Казан: “Татармульфильм” нәшрияты ,2014;

 Хайдарова Р.З, Гиниятуллина Л. А. “Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся”, Казан: “Татармульфильм” нәшрияты ,2015;

Җиһазлау: Татарстан символикасын үз эченә алган рәсемнәр, Татарстанның гимны, президентларыбызның портретлары,  компьютерда Татарстан темасына караган презентация, компьютер, диапроектор, кроссворд, жетоннар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

1. Укучыларда уңай халәт тудыру

2.Дежур укучы белән әңгәмә.

3.Һава торышын сорау

4.Көз турында әңгәмә (Слайд1)

5. Фонетик зарядка: 
- Ә хәзер телләребезне шомартып алыйк:  
-Зә-зә-Зәй. 
-Ча-чал-Чаллы. 
-Чи-чиста-Чистай. 
-Бө-бөгел–Бөгелмә. 
- Та-татар-Татарстан. 
- Минем Ватан – Татарстан

II. Белемнәрне актуальләштерү

Туган ил турында шигырьләр сөйләү

III. Укыту мәсьәләсен кую.

1. Кроссвордны чишеп дәреснең темасын ачыклау.

Татарстандагы шәһәр исеме. (Әлмәт).

“КамАЗ” машиналары кайда чыга? (Яр Чаллы).

Атаклы татар шагыйре. (Тукай).

Татарстанның дәүләт гербында сурәтләнгән хайван исеме. (Барс).

Вятка елгасының татарча исеме. ( Нократ).

Казандагы тарихи манара. (Сөембикә).

Сәгать заводы кайсы шәһәрдә? (Чистай).

Татарстанның башкаласы. (Казан).

Татарстанның дәүләт гимны авторы. (Яхин).

Төп сүз - Татарстан.

  IV.Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

  Димәк, без бүгенге дәрестә Татарстан турында сөйләшәчәкбез.Тактадагы

    теманы дәфтәрләргә  язып куябы

Компьютердагы презентация  белән танышу, слайдлар карау :

Татарстанның мәйданы, кешеләре, төп законы,  башкаласы Казан шәһәре, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы,Татарстан республикасының президентлары портретлары, Муса Җәлил һәйкәле, дәүләт символлары, Татарстанның шәһәрләре, байлыклары

Физкультминутка

V.Яңа белемнәрне ныгыту

1. Дәреслек буенча эш. 1 нче күнегү, 82 нче бит. Төшеп калган хәрефләрне куеп, дәфтәрләрдә язып эшләү. Укучылар, такта янына чыгып, 2 шәр сүз язалар.

Аг ... йд ... л, Н ... кр ... т, д ... үл ... т, шә ... әр, таб ... г ... ть, тар ... х, сәнг ... ть, әдәби ... т, әд ... п, шаг ... йрь, ш ... гырь.
2. Сүзлек эше:
- Ватан (Баш хрефтән языла)
- милләт
- башкала
-дәүләт телләре
3.Ситуатив күнегүләр эшләү.

1) Узнай у друга:

а) какие города Татарстана он знает;

- Дима, син Татарстанның нинди шәһәрләрен беләсең?

б) знает ли он символику Татарстана;

- Син Татарстанның символикасын беләсеңме?

-2) Как скажешь о том, что:

а) твой друг живёт в городе Альметьевске;

 - Минем дустым Әлмәт шәһәрендә яши.

б) твой брат учиться в городе Бугульме;

- Минем абый Бөгелмә шәһәрендә яши.

3) Как спросишь друга о том:

а) каких татарских поэтов, писателей он знает;

- Син нинди татар шагыйрьләрен, язучыларын беләсең?

.4. Төркемнәрдә эш

 Әйтемнәрне истә калдыру. Тәрҗемә эше.

Туган илем – туган анам.

Туган илем – туган өем.

Илдә чыпчык үлми

5. Ишетеп аңлау өчен күнегүләр эш

Прослушайте и укажите слова со звуком [гъ].

Дәүләт, герб, туган, ягым, гимн, табигать

Прослушайте и укажите слова со звуком [ө].

Казан, шәһәр, көн, манара, Сөембикә, дәүләт, сөйкемле, музей.

Прослушайте и укажите слова со звуком [ә].

Иҗат, сәнгать, дәүләт, тормыш, әдәбият, Әлмәт.

6 нчы күнегү, 52 бит:

Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.

Казан, Чаллы, Зәй, музей, Алабуга, Түбән Кама

VI. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү 

Укучылар без бүген нинди теманы кабатладык? Нинди биремнәр үтәдек?

- Татарстанда ничә дәүләт теле бар? 

-Кайсы шәһәр Татарстан башкаласы ? 
- Кайсы шәһәрдә сәгать ясыйлар? 
-Татарстанда ничә район бар

Татарстан флагында ничә төс бар
Республикада кемнәр яши?

VII. Рефлексия. Үзбәя.

VIII. Өйгә эш бирү. 1) Татарстан республикасы турында кечкенә хикәя язырга. (I-в). 2) 83 нче бит, 8 нче күнегү. (II-в).

IX Йомгаклау

Җыр “Мин яратам сине, Татарстан!”