Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә укыту принципларын куллану үзенчәлекләре.

Хуснуллина Чулпан Нургалиевна

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәр укытучы төрле укыту принципларын өйрәнә. Мәкаләмдә мин кайбер принциплары турында теоретик материал бирәм. Әлеге материал яшь укытучылар өчен бик файдалы булыр дип ышанып калам.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы “125нче гимназия”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснуллина Чулпан Нургалиевна

Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә

укыту принципларын куллану үзенчәлекләре

Хәзерге вакытта милли мәгариф системасы яңа таләпләр нигезендә укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү юнәлешендә алга бара.

Хәзерге көндә рус балаларына татар теле өйрәтү өчен мәктәп программалары һәм дәреслекләре төзеп бастырыла; методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплар төзелә; алар мәктәпләргә җиткерелә. Шулай ук бу проблемага багышланган берничә монографик хезмәт дөнья күрде (Ф.Ф.Харисов, А.Ш.Әсәдуллин,Р.З.Хәйдәрова, Ф.С.Сәфиуллина).

Бүгенге көндә татар телен чит тел буларак өйрәтүне алгы планга куялар. Шуңа бәйле рәвештә методикада рус телле балаларга татар телен укыту максатлар, бурычлар куела һәм укыту ысулларына, алымнарына һәм принципларына нигезләнеп алып барыла.

Рус балаларына татар телен укытуда хәзерге методикада 3 максат билгеләнә:

  • 1) гамәли максат – телне аралашу чарасы буларак өйрәтүне күз алдында тота. Ул үз чиратында түбәндәге бурычларны үз эченә ала:

а) коммуникатив бурычлар.Укытучы түбәндәгечә өйрәтергә тиеш:

- сөйләмне гадәти тизлектә тыңлап аңлау; - укучыларның диалогик һәм монологик сөйләмен формалаштыру;

- татарча текстларны кычкарып һәм эчтән сүзлексез уку;кечкенә текст, хат, конспект, тезис,белдерү язу;

- русчадан татарчага һәм татарчадан русчага төгәл тәрҗемә итү.

б) филологик бурычлар – татар теленең фәнни нигезләрен аңлауга кайтып кала.

в) һөнәри бурычлар – укучыларның киләчәктә һөнәри эшчәнлеге белән бәйле.

  • 2) гомуми белем бирү максаты – логик фикерләү сәләтен үстерү, татар телен туган тел белән чагыштырып өйрәнү һәм туган телне тагын да яхшырак белүгә гомуми культураны үстерүгә ярдәм итә.
  • 3) тәрбияви максат – укучыларның шәхесен формалаштыруны, төрле милләтләр арасында үзара дуслык, теләктәшлек хисләре тәрбияләү, актив тормыш позициясе булдыруны , кешеләргә, якыннарга ихътирамлы булуны күз алдында тота.

Казан федераль университетының профессоры, методисты М.М.Шәкүрова фикеренчә, балаларга татар телен укытуның түбәндәге бурычларын куябыз:

●укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалыш, грамматик, стилистик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;

●укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

●телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

●татар әдәби теле нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;

●телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар теле дәресен укытканда, укытучы дәресне укыту принципларына нигезләнеп төзи. Бүгенге көндә укыту принциплары турында бик күп фәнни һәм методик хезмәтләр бар.

Мәсәлән, М.М.Шәкүрова түбәндәге укыту принципларын тәкъдим итә:

1) дидактик принциплар;

2) гомумметодик принциплар;

3) хосусый методик принциплар.

Ф.Ф.Харисов исә түбәндәге укыту принципларын күрсәтә:

1. Линвистик принциплар:

2. Психологик принциплар;

3. Дидактик принциплар;

4. Методик принциплар:

Ләкин укытучы алар арасыннан үзенә кирәкле принципларны гына сайлап ала. Нигездә түбәндәге укыту принциплары актив кулланылышка кергән:

  • фәннилек;
  • күрсәтмәлелек;
  • системалылык һәм эзлеклелек;
  • тормыш белән бәйле булу;
  • укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу:
  • коммуникатив
  • укчыларга аңлаешлылык;
  • җиңелдән авырга күчү;
  • кызыксындыру.

Дәресне тормыш белән бәйләү, тормышта булган ситауцияләрне күрсәтү, баларны дөньяда бара торган вакыйгалар белән таныштыру- укытучының төп бурычы. Укытучы да, укучы да дөньяда барган яңалыкларны исәпкә алып, дәресне планлаштырырга һәм үзара әңгәмә корырга тиеш.

Әгәр дә укытучы дәрестәге материалны җиңелдән авырракка, гадидән катлаулыга алып бара икән, укучы теманың авырлыгын да сизми.

Рус баласына укытучы татар телен  рус теле белән чагыштырып укытса, әлбәттә, укучылар темага тартыла, кызыксына һәм бирелгән тема буенча белем алырга омтыла.

Укытучы хәзерге вакытта бик авыр һәм җаваплы эш алып бара. Шуңа күрә ул төрле фәнни, методик хезмәтләр белән таныша. Укытучы үзенең квалификациясен арттыру өчен курсларга бара. Ә иң әһәмиятлесе-укытучы гел яңалык һәм кызыклы мәгълүмат эзли, яңадан-яңа ысуллар, алымнар куллана.

Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдына педагогик принципларга таянып эшләү, уку-укыту эшендә әлегә кадәр булган  принципларның барысын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану  максатларын куя. Шулар белән бергә, заман алга барган саен, бүгенге уку-укыту процессында укыту  принциплары да үзгәрә бара. Хәзер әлеге принциплар кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә  нык үтеп  керде.

Укучыларның үзлегеннән эзләнү эшчәнлеген стимуллаштыру уку-укытуның мөһим принцибы булып санала. Моңа биремнәрне  репродуктив төрдән иҗади төргә кадәр акрынлар катлауландыра бару, дәресләрдә фәнара бәйләнеш фрагментларыннан, һөнәри эчтәлектәге сораулардан, милли-төбәк компонентыннан һәм компьютер технологияләреннән нәтиҗәле файдалану юлы белән ирешелә. 

Файдаланылган әдәбият

  1. Вәлиева Ф.С.,. Саттаров Г.Ф “Урта мәктәптә һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы”, “Раннур”, 2000.
  2. Харрасов Ф.Ф. “Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни – методик нигезләре”, “Мәгариф”, 2002.
  3. Харисов Ф.Ф. ,Шәкүрова М.М. , Хөснетдинов Д.Х.Педагогик практика: Методик кулланма/Ф.Ф.Харисов, М.М.Шәкүрова, Д.Х.Хөснетдинов.-Казан: КФУ, 2014.-103б.
  4. Харисов Ф.Ф.Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.-Казан: Татар.кит.нәшр., 2015.-302б.
  5. Шәкүрова М.М., Йосыпов А.Ф.Татар телен укыту методикасы: Методик кулланма/М.М.Шәкүрова, А.Ф.Йосыпов.-Казан: ИПИ АН РТ.2007.-92б.
  6. Шәкүрова М.М.. Татар мәктәпләрендә татар телен укыту методикасы (Методика преподавания татарского языка).-Казан: Татар.кит.нщшр., 2014.