Рус телле балаларга татар телен укытуда куллану өчен күнегүләр.

Хуснуллина Чулпан Нургалиевна

Рус телле балаларга татар теле дәресләрен үткәргәндә, укытучы бик күп төрле күнегүләр куллана. Мәкаләмдә күнегүләрнең төрләрен тәкъдим итәм. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рус телле балаларга татар телен

укытуда куллану өчен күнегүләр

Бүгенге көндә татар телен рус телле укучыларга өйрәтү чит телне укыту методикасына нигезләнеп укытырга тәкъдим ителә.

Татар телен чит тел буларак өйрәтү- катлаулы һәм озак вакытка сузыла торган эш. Шул сәбәпле укытучы теманы аңлатыр өчен билгеле бер метод һәм алымнар сайлап ала. Биредә татар теле укытучысы, аерым бер максатка ирешү максатыннан, билгеле бер темага караган күнегүләр сайлап ала. Ә нәрсә соң ул күнегү? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә күнегү сүзенә түбәндәге аңлатма бирелә: “(күнектерү)-1. Нинди дә булса эшкә өйрәнү.” Әлбәттә, без барлык аңлатмалардан үзебез өчен дүртенче аңлатманы сайлап алабыз һәм шул күнекмәләрне булдыру максатын куябыз.2. Гадәтләнү, ияләшү, җайлашу, өйрәнеп китү. 3. Өйрәнү максатыннан чыгып башкарылган хәрәкәтләр системасы.4. Өйрәнүчегә, укучыга нинди дә булса күнекмәләрен ныгыту, камилләштерү өчен бирелгән бирем”. Без, әлбәттә, бу аңлатмалардан дүртенче аңлатманы сайлап алабыз.

Дәрескә нинди максат куелуына карап, укытучы түбәндәге төр күнегүләрне кулланырга мөмкин:

  1. укучыларның игътибарын җәлеп итә торган күнегүләр;
  2. укучыларның иҗадилыгын арттыру өчен күнегүләр;
  3. укучыларның монологик сөйләмен үстерү өчен күнегүләр;
  4. укучыларның диалогик сөйләмен камилләштерү өчен күнегүләр.
  5. фонетик күнегүләр;
  6. лексик күнегүләр;
  7. грамматик күнегүләр;
  8. ситуатив күнегүләр.

Укучыларның  игътибарын җәлеп итә торган күнегүләрдән без түбәндәге күнегүләрне тәкъдим итә алабыз:

  1. Әминә туган көнен бәйрәм итәргә җыенды һәм аны дуслары белән уздырырга уйлады. Рәсемгә карап, шуны әйтегез: рәсемдә нинди предметлар бәйрәмдә булырга тиеш түгел.
  2. Төрле төстәге яфракларга карагыз һәм кабатланмаган яфракны табыгыз. Мәсәлән, түбәндәге яфракларны тәкъдим итәргә мөмкин:

http://www.playcast.ru/uploads/2013/11/02/6464965.pnghttp://www.playcast.ru/uploads/2013/11/02/6464965.pnghttp://nifiga-sebe.ru/uploads/posts/2009-03/1236610920_8.jpghttp://nifiga-sebe.ru/uploads/posts/2009-03/1236610920_8.jpghttp://mamipapi.ru/sites/default/files/styles/photo/public/gallery/expert/wccj_nmilx8.jpg?itok=B5liAeiqhttp://images.easyfreeclipart.com/1355/high-resolution-green-leaf-of-acacia-tree-isolated-on-white-background--1355318.jpghttp://images.easyfreeclipart.com/1355/high-resolution-green-leaf-of-acacia-tree-isolated-on-white-background--1355318.jpghttp://razvivaika-neskuchaika.ru/wp-content/uploads/2012/09/List_ryabiny.jpghttp://mamipapi.ru/sites/default/files/styles/photo/public/gallery/expert/wccj_nmilx8.jpg?itok=B5liAeiq

  1. Рәсемдә кайсы  хайванның эзе ясалган?

http://www.playing-field.ru/img/2015/051812/5148116http://blowround.narod.ru/study/igri_dlia_roditeley_i_detey/igri_dlia_roditeley_i_detey.files/image002.jpg

  1. Рәсемдә төрле халыклар ясалган. Аларны бергә тоташтырыгыз.

http://rnns.ru/uploads/posts/2011-11/1322485515_1171535.jpghttps://prv2.lori-images.net/kitaiskaya-pozhilaya-para-s-molodoi-paroi-v-parke-0004403642-preview.jpghttp://cs323517.vk.me/v323517129/67a5/N5ynyz0c-Pw.jpghttp://cs624423.vk.me/v624423049/3d395/co8rqbpYSVg.jpghttp://www.crimea9.ru/wp-content/uploads/2014/10/tatary.jpghttp://cdn.fishki.net/upload/post/201603/19/1889497/2_lwicyupdlii.jpg

Укучыларның иҗадилыгын арттыру өчен күнегүләргә түбәндәгеләрне мисал итеп китерергә мөмкин:

  1. Рәсем буенча, җөмләләр уйлап, кечкенә генә хикәя төзе.
  2. Текстны укы һәм җәенкеләндер.
  3. Исем темасын буклет, белешмәлек яки открытка яса.
  4. Ребуслар уйлап яз.

Укучыларның монологик сөйләмен үстерү өчен күнегүләренә мисаллар:

  1. Рәсем буенча монолог төзе.
  2. “Минем гаиләм” темасына хикәя төзе.
  3. “Көндәлек режим” темасына проект эшлә.
  4. Син татар теленнән имтихан бирәсең. Имтиханда сиңа “Музейга экскурсия” темасы бирелә. Әлеге темага син нәрсә сөйлисең?

Укучыларның диалогик сөйләмен камилләштерү өчен түбәндәге күнегүләрне тәкъдим итә алабыз:

  1. Син кибеткә кердең. Сатучы белән сатып алучы арасында нинди әңгәмә уйлап язарга була.
  2. Театрда син дустың белән очрашасың. Диалог яз.
  3. Мәктәптә укытучы укучыга дүртле билгесе куя. Укытучы белән укучы арасында нинди әңгәмә булырга мөмкин.
  4. Татар теле дәресендә укучылар яңа теманы тыңладылар. Алар укытучыга нинди сораулар бирәчәк икән?

Фонетик күнегүләр үткәрү өчен түбәндәге күнегүләрне кулланырга мөмкин:

  1. “А” хәрефенә башланган сүзләр әйтегез.
  2. Сүз уртасында “Ә” авазы булган сүзләрне әйтегез.
  3. Кайсы сүзләр “ү” хәрефе качкан?
  4. Әйтелгән биш сүзне кабатлагыз.
  5. Үрдәк яфраклар буенча йөри. Аңа, иҗекләрне дөрес укып,  бер яктан икенче якка йөзәргә булыш.https://s.poembook.ru/theme/25/82/c5/e1aed14207b094aee5011275a2fd6afe407e79c7.jpeg

             

                   Т_______________________https://s.poembook.ru/theme/25/82/c5/e1aed14207b094aee5011275a2fd6afe407e79c7.jpeg

                 

                   Т_______________________

                            Т_______________________http://i10.beon.ru/36/50/2215036/90/118344290/i3.jpeghttps://s.poembook.ru/theme/25/82/c5/e1aed14207b094aee5011275a2fd6afe407e79c7.jpeg

https://s.poembook.ru/theme/25/82/c5/e1aed14207b094aee5011275a2fd6afe407e79c7.jpeg

                       

                             Т______________________

https://s.poembook.ru/theme/25/82/c5/e1aed14207b094aee5011275a2fd6afe407e79c7.jpeg

                         

                                                                  Т______________________

Лексик күнегүләрдән түбәндәгеләрне мисал итеп китерергә мөмкин:

  1. -лык кушымчасы ярдәмендә сүзләр яса.
  2. Ромашканы тутыр:

  1. Сүзләрне иҗекләргә бүл.
  2. Рәсемнәрне атап чык.

http://0lik.ru/uploads/posts/2010-05/1274437327_0lik.ru_1252216870_animals-collection03-kopiya.jpg

Грамматик күнегүләр дә бик күп:

  1. Җөмләдә калын хәрефләр белән язылган сүзне тиешле грамматик формада яз.
  2. Җөмләдә сүзләрнең ахырында нинди кушымча ялгыйсың?
  3. Тәрҗемә ит: Айгуль увидела на полу мишку.
  4. “Аяк киеме өстәл ... тора.” Җөмләсендә нинди сүз төшеп калган:
  1. өстендә;

ә) астында;

             б) янында.

Ситуатив күнегүләрне һәр дәрестә да кулланырга була, чөнки без дәрес саен укучыларны сөйләштерергә тиеш. Мәсәлән:

  1. Укучы дәрескә соңга калса, сөйләшү өчен шундый ситауция тәкъдим ителә: син театрга соңга калдың, ләкин синең билетың бар. Бу очракта син ничек билет тикшерүчене сине кертсен, дип үгетлисең.
  2. Син кибеткә ипи алырга кердең, син сатучыга нинди сораулар бирәсең?
  3. Урамда син дустыңны очраттың. Син аның белән нәрсә турында сөйләшерсең.
  4. Синең кулыңда сәгатең юк, әмма сиңа вакытны белергә кирәк, чөнки син кинотеатрга сеанска соңга каласың. Үтеп баручы кешедән син вакытны ничек сорыйсың?

Рус телле балаларга да, ана телендә укучы балаларга да татар телен өйрәтү максатыннан без төрле күнегүләр кулланабыз: фонетик, лексик, грамматик, ситуатив һ.б. күнегүләр. Укучыларга татар телен  өйрәтү өчен, без, беренчедән,  аларны кызыксындырырга, икенчедән, укуга мотивация тудырырга һәм татар теленә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләргә тиеш. Бу очракта безгә күнегүләр ярдәм итә: язма күнегүләр һәм телдән күнегүләр.

Югарыда әйтеп үтелгән күнегүләр һәр укытучыга дәресне кызыклы үткәрергә ярдәм итәр, дип ышанып калабыз.

Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Айдарова С.Х. К знаниям через игру; методические разработки для учителей начальных классов, обучающих русскоязычных детей татарскому языку.-Казань: Изд-во ТГГИ, 1998.
  2. Жинкин Н.И. Механизмы связной речи.-М.: Изд-во АПН РСФСР, 1958.
  3. Закирьянов К.З. Обучение видам речевой деятельности // Методика преподаваниярусского языка в 5-9 классах башкирских школ.-Уфа: Китап, 1996.
  4. Лучшая книга логических игр и головоломок для самых умных: язык; математика; природа; общество / пер. с исп. О.Г. Мунтяновой.- М.: Изд-во АСТ, 2016.
  5. Рогова Г.В., Верещагина И.Н. Методика обучения английскому языку на начальном этапе в общеобразовательных учреждениях: пособие для учителей и студентов пед.вузов.-3-е изд.- М.: Просвещение, 2000.
  6. Харисов Ф.Ф. татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.-Казан: Таттар.кит.нәшр., 2015.