Татар телен укытуда уен технологиясен куллану

Хуснуллина Чулпан Нургалиевна

Татар телен укытутыда уен категориясе мөһим урынны алып тора. Уеннар аша без укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбиялибез һәм предметны укырга мотивация тудырабыз. Мәкаләмдә мин сезгә берничә төр уеннарны тәкъдим итәм. 

Скачать:

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы “125нче гимназия”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснуллина Чулпан Нургали кызы

Татар телен укытуда уен технологиясен куллану

Бүгенге көндә татар телен укытуга зур игътибар бирелә. Татар телен укыту өч юнәлештә алып барыла: татар мәктәпләрендә татар телен укыту, рус мәктәбендә татар төркемнәрендә белем бирү һәм рус мәктәпләрендә рус балаларына татар телен укыту. Эш кайсы юнәлештә алып барылса да, иң беренче чиратта укучыны кызыксындыру һәм мотивацияләү күздә тотыла. Ә баланы ничек кызыксындырырга соң? Бу максатка ирешү өчен безгә уен ярдәм итәр. Әмма башта нәрсә соң ул уен икәнлеген ачыклыйк. Биредә безгә методик хезмәтләр ярдәм итәр. Мәсәлән: “Уен – әйләнә-тирә мохит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур якты тәрәзә ул. Уен-кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул”,-ди В.А. Сухомлинский. Татар теленең “Аңлатмалы сүзлегендә”дә: “ Уен- күңел ачу, вакыт үткәрү өчен булган шөгыль” дип бирелә.

Хәзерге методик хезмәтләрдә уенны аерым технология итеп аерып чыгаралар. Ә нәрсә соң ул укыту технологиясе? Ф.Ф. Харисов укыту технологиясенә түбәндәге бәяләмәне бирә:  “укыту технологиясе- куелган максатларга иң нәтиҗәле юлларны табып ирешү”,- ди ул. Димәк, уен технологиясе ул- күңелне ачу өчен, укучыны кыөзыксындыруның иң нәтиҗәле юлларын табу.

Г.К.Селевко уеннарны мондый төрләргә бүлә:

  • дидактик (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген үстерү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану, уку күнекмәләрен активлаштыру һ.б.);
  • тәрбияви (мөстәкыйльлек, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.);
  • үстерешле (игътибарны,, хәтерне, сөйләмне, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б.);
  • социальләштерә торган (аралашуга өйрәтү һ.б.)

Татар теле укытучылары дәресләрдә күбрәк рольле, җырлы-биюле, дидактик уеннарны кулланалар. Без күбрәк дидактик уеннарга тукталырга уйладык һәм сезгә аларны тәкъдим итәбез:

  1. “Кем тизрәк?” уены. Укытучы тарафыннан бер хәреф әйтелә һәм укучылар тиз генә шул хәрефкә башланган сүзләр әйтәләр. Кем дөрес һәм тиз әйтә, шул төсле түгәрәк яки чәчәк ала. Уен ахырында түгәрәкләр яки чәчәкләр санала һәм нәтиҗә чыгарыла.
  2. “Кем күбрәк?” уены. Укытучы бер сүз әйтә, укучылар күбрәк сүзтезмәләр уйлыйлар һәм әйтәләр. Һәр укучыга җавабы өчен груша рәсеме бирелә. Ахырда груша рәсемнәре санала һәм нәтиҗә чыгарыла.
  3. “Истә калдыр!” уены. Укытучы 5-10 сүз әйтә, ә укучылар шул сүзләрне бер үк тәртиптә кабатларга тиешләр. Кем барлык сүзләрне дә дөрес тәртиптә кабатлый, шул җиңүче була.
  4. “Кем күбрәк сүзләр уйлап таба?” уены. Укытучы бер иҗек әйтә, укучылар шул иҗек кергән сүзләрне атыйлар. Кемдә бик күп сүзләр була, шул укучы рәсемле карточка ала.
  5. “Бер, ике, өч...” уены. Укытучы бер сүзне әйтә, ә укучылар шул сүзне саннар белән дөрес әйтергә тиешләр. Хаталы сүзләр саналмый, бары тик дөрес сүзтезмәләр генә кабул ителә. Шул рәвешле “Саннар” темасын һәм аларның кулланылышын ныгытырга мөмкин.
  6. “Хаталы сүз” уены. Укытучы тактага хаталы сүз яза, укучылар шул сүздәге хатаны табарга һәм кагыйдәсен искә төшерергә тиешләр.
  7. “Рәсемнән хайванның эзен тап!” уены. Рәсемдә песинең, этнең, сыерның, филнең һ.б. хайваннарның эзләре ясалган. Укучылар шул эзләр буенча хайваннарны атыйлар. Әлеге уеннар “Хайваннар” темасына кереп китү өчен кирәк.
  8. “Табышмакларга җавап тап!” уены.  Укытучы табышмаклар әйтә, укучылар җавап бирә һәм җавабын пантомимо белән күрсәтергә тиешләр. Мәсәлән, табышмакның җавабы арыслан икән, укучы арыслан кебек тавыш бирергә тиеш.
  9. “Мин нинди?уены. Укытучы бер уенчыкны ала һәм әйтә: “Мин песи. Әйтегез әле,  мин нинди?”. Укучылар бер-бер артлы төрле сыйфатлар әйтәләр. Бу уенны төрле мультфильм геройлары белән үткәрергә була.
  10.  “Рифманы тап!уены. Укытучы бер сүз әйтә, укучылар шул сүзгә аваздаш сүзләрне атыйлар. Мәсәлән, таш-баш, көл-гөл, мин-син, ул-бул-кул, аш-таш-каш, уй-буй-туй, ай-май-бай һ.б.
  11. “Мин кем?” уены. Укытучы эчтән генә сүз уйлап куя. Укучылар сораулар биреп, шул сүзне белергә тиешләр. Мәсәлән, бу әби сүзе. Укучылар шундый сораулар бирәләр:
  • Син яшьме?
  • Син картмы?
  • Син укыйсыңмы?
  • Син хатын-кызмы?
  • Син эшлисеңме?
  • Син пенсиядәме?
  • Син бабаймы?
  • Син әбиме?
  1.  “Син нәрсә?” уены. Укытучы эчтән генә нәрсә соравына җавап биргән сүз уйлый. Укучылар нәрсә икәнен белер өчен төрле сораулар бирәләр. Мәсәлән, бу чәчәк сүзе. Укучылар түбәндәге сораулар бирергә мөмкин:
  • Бу хайванмы?
  • Бу предметмы?
  • Бу ашый торган әйберме?
  • Бу агачмы?
  • Бу савыт-сабамы?
  • Бу үсемлекме?
  • Бу зур үсемлекме?
  • Бу матур үсемлекме?
  • Бу чәчәкме?
  1.  “Ромашка” уены. Укучыларга тактада сары түгәрәк эленеп куела, ә укучыларга төрле сүзләр язылган таҗ яфракчыклары (лепестки) бирелә һәм укучылар шул таҗ яфракчыкларын тактага магнит белән элеп куярга тиешләр. Мәсәлән, укучыларда мондый сүзләр язылган- авылга, театрга, музейга, бакчага, кинога, кинотеатрга. Алар шул таҗ яфракчыкларын тактага элеп куялар һәм кагыйдәне китереп чыгаралар. Нәтиҗәдә укучылар әйтәләр: бу сүзләрдә бөтенесендә –га кушымчасы бар, димәк, алар барысы да кая соравына җавап бирәләр?” Шул рәвешле без яңа темага кереп китә алабыз. Сары түгәрәкне әйләндереп куябыз, анда га кушымчасы язылган була.
  2.  “Кояш” уены. Укытучы сары елмаюлы түгәрәкне тактага элеп куя. Ә укучылар кояшның нурларында тәмле сүзләр язалар һәм тактага элеп куялар. Укытучы белән укучылар сүзләрнең дөрес язылышларын тикшерәләр һәм хаталы нурларны алып куялар, ә хатасыз сүзләрне бергә укып чыгалар. Шул ук вакытта сүзләрне тәрҗемә итәргә дә мөмкин.
  3.  “Иң оста тәрҗемәче” уены.  Укытучы укучыларга рус телендә яки татар телендә тексттан өзек бирә. Укучылар шул өзекне дөрес һәм матур сүзләр белән тәрҗемә итәргә тиешләр. Кемнең тәрҗемәсе бик матур була, шул укучыга “Иң оста тәрҗемәче” дигән медаль бирелә.

Әлеге  уеннар ярдәмендә укытучы балаларга яңа тема аңлата, я өйрәнелгән теманы кабатлый. Иң әһәмиятлесе-укытучы уеннар ярдәмендә укучыларны кызыксындыра, татар телен өйрәнүгә мотивация тудыра һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияли.

Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Айдарова С.Х. К знаниям через игру: методические разработки для учителей начальных классов, обучающих русскоязычных детей татарскому языку.-Казань: Изд-во ТГГИ, 1998.
  2. Айдарова С.Х. Дидактические условия дифференциации упражнений в процессе обучения учащихся татарскому языку: дис....канд.пед.наук.-Казань, 2001.
  3. Альмиева Р.М. Ролевая игра как средство развития фантазии и творчества учащихся // Творческая активность учащихся: поиск, находки, проблемы.-Казань, 1995.
  4. Конышева А.В. Игровой метод обучения иностранному языку.- СПб.: КАРО, 2006.
  5. Корбангалиев М.Х. Татар теле методикасы.-Казан, 1918.
  6. Корбангалиев М.Х. Укырга-язарга цйрщтъ методикасы.-Казан: Татгосиздат, 1940.
  7. Зиляева Р.А., Абдрахманова Г.Г. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда. III том.- Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981-832б.