Сыйныф сәгатьләре

Васильева Римма Николаевна

Сыйныф сәгатьләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Әдәп төбе - матур гадәт79 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль  районы

“М.К.Кузьмин  исемендәге Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Әдәп төбе - матур гадәт.

(5 сыйныфта тәрбия  сәгате)

Үткәрүче

сыйныф җитәкчесе

                       Васильева Римма Николаевна

Тема:

Максат:

Үткәрү формасы: 

Җиһазлау:

Хәзерлек этаплары:


Әдәп төбе - матур гадәт.

1 Укучыларны өлкәннәрне һәм бер-берсен ихтирам итәргә, олыларның тәкъдим-киңәшләрен тыңлый белергә өйрәтү.

  1. Начар гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт булдыру.
  2. Халык авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Cыйныф сәгате.

  1. Плакат.
  2. Магнитофон язмасы (А.Галимов башкаруында "Яраланган йөрәк" җыры).
  3. Ситуацияләр  язылган карточкалар.
  4. Презентация.

5.        һәр таҗына әдәпле кешегә хас сыйфатлар язылган чәчәк рәсеме.

1.        Әдәп-әхлак темасына караган мәкальләр туплау; җырлар, шигырьләр өйрәнү.


Тәрбия дәресенең барышы

Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

Сыйныф җитәкчесе: Укучылар, без бүгенге тәрбия сәгатендә сезнең белән әдәплелек турында сөйләшербез, әдәпле кешене бизи торган төп сыйфатларны билгеләрбез, гомумән, яхшыны яманнан аерырга өйрәнербез. Начар гадәтләрне үзебездә булдырмаска өйрәтер бу дәрес.

Ә хәзер дәрес темасына күз салыгыз әле. "Әдәп төбе - матур гадәт" дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

Укучылар: Матур гадәтләргә ия булучы кеше әдәпле, тәрбияле була. Димәк, әдәп төбендә матур гадәт ята.

Сыйныф җитәкчесе: Бик дөрес. Әдәпле кеше дип без нинди кешеләрне атыйбыз?

Укучылар: Өлкәннәргә хөрмәт белән караучы, кечкенәләрне рәнҗетмәүче, тәрбияле, әти - әни сүзен тыңлаучы, гайбәт сөйләмәүче кешеләрне.

Сыйныф җитәкчесе: Әйе. Димәк, бары тик матур гадәтләргә ия булган кешене генә без әдәпле кеше дибез икән. Кеше тышкы яктан гына түгел, үз-үзен тотышы, кылган гамәлләре, кешеләргә мөнәсәбәте белән дә матур булырга тиеш.

Укучылар, ә сез нинди журналлар алдырасыз? Аларны укып барасызмы?

Укучылар: Әйе. "Ялкын" журналын бик яратып укыйбыз.

Сыйныф җитәкчесе: Яхшы. Ә менә бүген без үзебез дә телдән журнал чыгарырбыз. Без аның исеме белән таныштык инде. Журнал "Әдәп төбе - матур гадәт" дип атала.

Журналыбызның һәр сәхифәсенә халкыбызның мәкаль һәм әйтемнәре язылган. Шулар эчтәлеге аша фикер алышып, әдәпле булу серләренә төшенербез.

Сыйныф җитәкчесе: Әдәп турында  нинди мәкальләр  беләсез?

(Укучыларның  җаваплары  тыңлана)

Сыйныф җитәкчесе Журналыбызның беренче сәхифәсе "Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт" дип атала. Бу мәкальне аңлау өчен, Ш.Галиевнең "Ике төрле Тәүфыйк" шигырен тыңлыйк.

(шигырь тыңлана)

Сыйныф җитәкчесе: Сөйләнгән шигырьдә Тәүфыйк нинди яхшы гадәтләрне үтәүче буларак сурәтләнгән?

Укучылар: Гаеп эшләсә, ул гафу үтенә; тәртип бозмый, дәресне игътибар белән тыңлап утыра, тылсымлы сүзләрне куллана белә.

Сыйныф җитәкчесе: Нинди яман гадәтләре бар?

Укучылар: Күп эшләрне әйтмичә эшләргә ярата, сыйныфташларын чеметә, телен күрсәтә.

Сыйныф җитәкчесе: Андый кешеләрне без ничек атыйбыз?

Укучылар: Астыртын дип, чөнки ул кеше алдында әйбәт булып күренергә тырыша, ә кеше күрмәгәндә нәрсә эшләсәм дә ярый дип уйлый.

Сыйныф җитәкчесе: Тәүфыйк шикелле булырга ярыймы?

Укучылар: Юк.

Сыйныф җитәкчесе: Әйе, кайчан да булса кыек эшнең бер чите чишелә аның. Шуңа күрә халкыбыз “Кара эшне караңгыда эшләсәң дә яктыга чыгар”, - ди.

Ә хәзер мин сезне  Нәкый Исәнбәтнең “Ни өчен колмак бер шалканга ике төрле сәлам кайтарган” әкияте белән таныштырам.

“Шалкан сәфәргә чыгып киткән, ди. Бара торгач, җилфердәп килә торган бер колмакка очраган. Шалкан аңа, илтифатсыз гына:

- Нихәл исерткеч! – дип әйтеп салган.

Колмак та калышмаган:

        - Нихәл, корсак киптергеч! – дип җавап биргән дә үткән дә киткән.

        Шалканның моңа бик нык хәтере калган, әнисенә кайтып:

        - Колмак мине мыскыл итте, шулай дип әйтте, болай дип әйтте, бик каты гарем килде, - дип, елап – елап зарланган, ди.

        Әнисе әйткән:

        - Әйтүен әйткән дә, ай – һай, син аның белән үзең яхшылап исәнләштеңме икән? Әле урман булып урман да, син аңа ни дип кычкырсаң, ул да сиңа шулай дип җавап кайтара. Син моннан соң очраганнарга иң элек үзең яхшылап сәлам бир, балам, - дип аны бик үгетләгән, ди.

        Ярый, шуннан соң озак та үтмәгән, шалкан тагын сәфәргә чыгып киткән, ди. Бара торгач, тагын бер җилфердәп килә торган колмакка очраган, караса - әлеге дә баягы теге колмак! Шалкан аңа бу юлы:

        - Әссәламегаләйкүм, чалмалы баш! – дип, яхшылап сәлам биргән иде, ди, колмак та аңа:

        - Вәгаләйкүмәссәлам, тансык аш! – дип сәламен кайтарды, ди. Менә шул.”

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар

- Әкияттә сүз нәрсә турында бара? (Сәламләшү, аралашу  турында)

- Ни өчен колмак бер шалканга ике төрле җавап биргән? (Беренчесендә илтифатсыз гына сәлам бирә, икенчесендә яхшылап сәлам бирә)

Сыйныф җитәкчесе: Әлеге әкиятне татар халкының нинди мәкаль - әйтемнәре белән алмаштырып була?

Вариантлар:

а) Кул ярасы бетәр, тел ярасы бетмәс.

б) Ничек эндәшсәң, шулай җавап алырсың

в) Гайбәт сүзне сөйләмә, сөйләгәнне тыңлама.

Журналыбызның икенче сәхифәсе "Матурлык күлмәк белән сәдәфтә түгел, оят белән әдәптә" дип атала.

Сыйныф җитәкчесе: Хәзер XIX йөз шагыйре Акмулланың "Синең биш асылың" дигән шигырен тыңлап китик.

Кеше өчен иң әүвәл- намус, дигән.

Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.

Байлык өчен илен-көнен саткан кеше

Ике дөнья өчен ул явыз, дигән.

Икенчесе иң кыйммәтлесе – гакыл, дигән.

Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән.

Гакылсызда намус та юк, иман да юк,

Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.

Өченчесе иң кыйммәтлесе - әдәп, дигән.

Әдәп- көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.

Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк.

Кеше исеме күтәрүе гаҗәп , дигән.

Дүртенчесе иң кыйммәтлесе – күңел, дигән.

Күңеле бозык кеше- кеше түгел, дигән.

Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы.

Яшәмә дә, үлеп җирдә күмел, дигән.

Бишенчесе иң кыйммәтлесе- сабыр, дигән.

Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән .

Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу

Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.

Сыйныф җитәкчесе: Тылсымчы да безнең тактага чәчәк ясап киткән. Шушы чәчәкнең бер генә таҗын алсак та, аның матурлыгы югала.

Таҗдагы сүзләрне укыйк та уйлыйк. Шушы сыйфатларның берсен генә югалтса да, кешене чын матур кеше дип атый алмас идек.

(укучылар таҗдагы сүзләрне укыйлар)

 

Чынлап та, кешедәге бу күркәм сыйфатларга элек-электән үк зур әһәмият биргәннәр, чөнки намусын югалткан, күңеле бозык кешене без әдәпле дип әйтә алмыйбыз.

Инде журналыбызның өченче битен ачыйк. Бу сәхифә “Гайбәт әйбәт түгел!”  дип атала.

Укучылар, хәзер Диана  “Гайбәт әйбәт түгел!” дигән хикәя  сөйли. Игътибар белән тыңлап утырыгыз.

Сыйныф җитәкчесе: Ни өчен ике Лилия Мөслимә турында начар сүзләр сөйлиләр?

Укучылар: Көнләшүдән. Мөслимәнең мәсьәләне дөрес чишүенә аларның ачулары килә, ничек тә бу кызны начар итеп күрсәтергә телиләр.

Кешене начар итеп күрсәтергә тырышып, аның турында ялган яки кечкенә җитешсезлекне күпертеп сөйләү — гайбәт дип атала.

Сыйныф җитәкчесе: Кеше турында гайбәт сөйләү — әдәпсезлек, әхлаксызлык. Гайбәт сөйләүдән сак булыгыз! Гайбәткә юл куймагыз!

Ә хәзер А.Галимов башкаруында "Яраланган йөрәк" җырын тыңлап китик.      (җыр тыңлана)

Укучылар, бу җыр нәрсә турында? Автор  ни әйтергә тели?

Укучылар: Гайбәт сүз сөйләп, кеше күңелен яраларга ярамый.

Сыйныф җитәкчесе: Бик дөрес. Сүз йөртү, гайбәт сөйләү - иң зур әдәпсезлек. Журналыбызның өченче бите әнә шуңа күрә "Гайбәт - әйбәт түгел” дип аталды да инде.

Ә дүртенче сәхифәбезнең исеме - "Тыйнаксызның эше дә җыйнаксыз". Бу сәхифәдә без әдәпле булуга кагылышлы мәсьәләләр чишәрбез.

1. "Ничек кирәк?"

Тар басмада Илдар белән Ирек очраштылар. Икесе дә велосипед җитәкләгән. Илдарга - 12, Иреккә 8 яшь. Алар бер-берсенә юл бирмиләр. Илдар: "Мин олырак, ул миңа юл бирергә тиеш",- дип уйлый. Ә Ирек: "Мин кечкенә, ул кечкенәләрне хөрмәт итәргә тиеш", - ди. Сезнеңчә ничек?

(укучыларның фикерләре тыңлана)

2..        "Ашыккан чакта"

Ашыга-ашыга мәктәпкә барганда, Мәхмүткә бер апа очрады.

-Вакыт күпме? - дип сорады малай. Апа сәгать карап әйткәнче, ул китеп тә барды. Уйлап карагыз әле: Мәхмүт ничә хата ясаган?

(укучыларның җаваплары тыңлана)

3.        "Ни өчен кызардылар?"

Кинога билет алырга торганда, Зәйнәп акчасын төшереп җибәрде. Идәндә тәгәрәгән акчаны Җәлил тотып алды.

- Ул минем акча! - дип кычкырды Зәйнәп.

Җәлил кып-кызыл булды. Ул акчаны кызга китереп бирде.

Моны күргәч, Зәйнәп тә кызарды. Кем ни өчен кызарган?

4. Наил нинди малай?

 Наил куйган ризыкны ашыкмыйча чәйнәп утыра. Аның утырган өстәле дә чиста. Ул ашап бетергәч, пешерүчеләргә рәхмәт әйтеп, ашханәдән чыгып китә. Наил нинди малай?

5. Ашханәдә

Ашханәгә йөгерә-йөгерә укучылар килеп керделәр. Илнур иң беренче булып утырды һәм ашыгып ашый башлады. Укытучы “Ашыгыз тәмле булсын!” дигәч, ашавын дәвам итеп, “Рәхмәт!” диде. Илнур нинди хаталар ясаган?

                                                 

  1. Юлдан бер  бабай атлый.  Кулында биш  төргәк әйбере  бар.  Янәшәсеннән диярлек  бер  малай бара  “Бабай,- ди  ул  аңа,-сезнең  бер  төргәгез төшеп калды”.-“Юк, улым, үземдә”,- ди бабай.  Ә малай: “ Бабай, синең бит  биш төргәгең бар иде, ә хәзер кулыңда  дүрт кенә.” Бабай аңа каршы болай ди: “Улым, син математиканы яхшы үзләштергәнсең, ләкин бер кагыйдәне белмисең икән”.  Ягез әле, укучылар, малай нинди кагыйдәне  белмәгән? Аның урынында сез  булсагыз, нәрсә эшләр идегез?

(җаваплар тыңлана

Сыйныф җитәкчесе: Бер-береңә һәм башкаларга карата тыйнаксызлык күрсәтү - шулай ук әдәпсезлек. Кызлар, малайлар бер-берсенә һәм башкаларга ихтирамлы булырга, сөйләшкәндә "тылсымлы сүзләр" кулланырга тиешләр. Сез нинди "тылсымлы сүзләр" беләсез?

Укучылар: рәхим    итегез, гафу итегез, исәнмесез, сау булыгыз, хушыгыз,  юлларыгыз уң булсын,  хәерле иртә, хәерле көн, хәерле кич, мөмкинме, рәхмәт, зинhар.

Сыйныф җитәкчесе: Яхшы. Журналыбызның бишенче сәхифәсе "Ата-ананы тыңлаган - адәм булган, тыңламаган - әрәм 6улган" дип атала.

   Мин сезгә бер гыйбрәтле хәл турында сөйлим .

Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә . Армиягә барып кайта. Беркөнне  ул кадакларга игътибар итә һәм  әнисе янына  килә . Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың ?- ди. Әнисе: “Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?”-ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә.

Әнисе янына беркөнне килә дә: “Әни , кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”-ди. Ә  әнисе болай ди: “ Улым, әйе,  син күп яхшылыклар эшләдең һәм , шулай итеп, начарлыкларыңны  бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”,- ди.

   

Сыйныф җитәкчесе: Димәк, әти-әнине тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү зур гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны кичереп буладыр, ә ата-анага миһербансызлыкны кичереп булмый. Шуңа күрә ата-анага рәхимле, ачык йөзле, ярдәмчел булыгыз. "Ата-анага кул күтәргәннең - кулы, тел күтәргәннең теле корыр", - ди халык. Әдәпле кеше беркайчан да үзендә яман гадәтләрне булдырмас. Менә шуңа күрә дә безнең журнал "Әдәп төбе - матур гадәт" дип аталды.

Әти-әниләрегезнең хәер-фатихасын истә тотып, кешеләргә һәрчак шәфкатьле булыгыз, бер-берегезгә яхшылык кылыгыз. Дәресебезнең  эпиграфы да   сезне мәрхәмәтле булырга чакыра.

Җирдә күпме кешеләргә

Кирәк таяныч, терәк.

Мәрхәмәтебез белән без

 Булыйк мәһабәтлерәк.

IV.        Рефлексия.

Сыйныф җитәкчесе. Бүген дәрестә сүз нәрсә турында барды?

Укучы. Яхшы холык, әдәплелек, матур гадәтләрне үзеңдә булдыру турында.

Сыйныф җитәкчесе. Без бүген әдәпле, матур гадәтле булуның кайбер кагыйдәләре белән таныштык, яман гадәтләрне яхшыдан аера белергә, намуслы, акыллы, әдәпле булырга өйрәндек. Шушы матур сыйфатларга ия булсагыз, сездән киләчәктә Чын кешеләр, күңеле белән матур кешеләр чыгар.

V.        Өй эше бирү.

            Инглизләрдә шундый әйтем бар: «Акча югалттың — берни дә югалтмадың, саулык югалттың — күп нәрсә югалттың, яхшы гадәтләрне югалттың — барысын да югалттың». Соңгысы турында гаиләдә сөйләшегез.