Мастер класс

Аскарова Альфия  Ядкаровна

Мастер класс на тему "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү алымнарын куллану"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл мастер класс20 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер – класс.

Тема :Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану                      Максат: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү максатыннан тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану                                                               Бурычлар:                                                                                                                                                            - тәнкыйди фикерләү  технологиясенең асылын ачу                                                                          -  эш тәҗрибәсеннән тәнкыйди фикерләүне үстерүгә мисаллар китерү                                                 - укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерүдә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану нәтиҗәләрен күрсәтү.

Мастер-класс барышы.

1. Оештыру өлеше.  

-- Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар. Мин сезне күрүемә бик шат, очрашуыбыз иҗади үтсен дигән теләктә мастер – классны башлыйбыз.

2. Актуальләштерү.

Бүгенге эшемнең девизы итеп, мин Джо Уайдер сүзләрен алдым: “Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла”.

Ни өчен шундый фикерне китерәсем килде? (җаваплар)

  • Фикерләрегез өчен рәхмәт. Бу сүзләр, минемчә, стандарт таләпләрен

 тулысы белән ача. Беренчедән, укытучы материалны бирүчедән белем алуны оештыручыга әйләнергә тиеш. Икенчедән, стандартлар яңача эш итүне таләп итә. Димәк, укытучы үзгәрешне үзеннән башларга тиеш.

3. Уку мәсьәләсен кую.

Кеше аңы секундына 2000 бит информацияне эшкәртергә сәләтле, мизгел эчендә башыбызда меңләгән уй – фикер туа. Әйдәгез әле иң элек “фикер” сүзен үзәккә алыйк та, уйлар штурмы ярдәмендә, бу сүзгә бәйле күңелегездә туган синонимнар, ассоциацияләр белән уртаклашыйк.( катнашучылар аң, караш, ният, идея,исәп  һ.б.. вариантларны тәкъдим итә, тактага языла бара)

Рәхмәт, коллегалар. Бик яхшы. Ә хәзер мин сезгә үзәккә тәнкыйть сүзен алырга тәкъдим итәм. ( Тактага “уйлар штурмы” ясала, катнашучылар әйткән сүзләр языла. Кимчелек, критика, тискәре, каршылык сүзләре)

Рәхмәт! Шунысы кызык: сүзлектә тәнкыйт сүзе гарәп алынмасы дип бирелгән, ә гарәп теленең үзендә тәнкыйть сүзе юк, аны фарсылар яисә үзебез ясаганбыз дигән фараз бар. Г.Тукай,мәсәлән, тәнкыйтьче сүзе урынына мөнәккыйть сүзен дә куллана.

Хөрмәтле коллегалар, уйлар штурмы өчен фикер, тәнкыйть сүзләрен сайлавым очраклы түгел. Бүген без нинди технология турында сүз алып барачагыбыз турында аңлагансыздыр.Әйе, тәнкыйди фикерләү технологиясе. Тик бу урында тәнкыйть сүзе белән бәйле негатив төсмерле төшенчәләрне читтә калдырабыз, чөнки тәнкыйди фикерләү ул – фикерләүнең иҗ югары дәрәҗәсе, кабул иткән информацияне үзебезнең тормыш тәҗрибәсеннән, карашларыбыздан чыгып кына түгел, берникадәр шик астына алып, анализлау, нәтиҗәләр чыгарып, обьектив бәя бирүне дә күздә тота. Укучыларыбызны шул рәвешле фикерли белергә өйрәтү – безнең төп бурычларыбызның берсе. Без бүген технологиянең берничә алымына тукталып китәрбез. Очрашуыбыз башында кулланылган “уйлар штурмы” шуның бер мисалы. Синквейн, кластер кебек алымнар белән инде сез яхшы таныш.

4. Мастер – класс темасы буенча эш.

Татар әдәбияты дәресләрендә нәтиҗәле алымнарның берсе – “фаразлар агачы”. Аны Америка галиме Джон Белланс әдәби текст белән эшләү өчен тәкъдим итә. Алгоритмы болай: Тактага яки ватманга агач силуэты ясала. Кәүсәсе – сайланган тема, реаль ситуация яисә әдәби әсәрнең төенләнеше.

Агач ботаклары – фаразлар вариантлары, ботаклар саны чикләнмәгән. Укучылар “булырга мөмкин”, “бәлки” кебек сүзләрне кулланып үз фаразларын әйтәләр. Агач яфраклары – нигезләүләр, аргументлар.

Әлеге алым дәрес башында кулланылып, рефлексия өлешендә анализланаса, ул тагын да продуктив эшли. Әйдәгез без дә бу алымны кулланып карыйк. ( “20 елдан соң мәгариф системасы нинди булыр?”)

Әйдәгез, төркемдә эш барганда, без сезнең белән эшләп алабыз. “Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла” дигән сүзләргә кайтыйк әле.???????

5. Рефлексия.

Мастер – классыбызның рефлексия өлешенә якынлаштык. Без хәзер коннект – экстенд – челлендж дип аталган тәнкыйди  фикерләү алымын – сингапур структурасын кулланырбыз. ( катнашучыларга таблица карточкалар таратыла)

Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә коннект бәйләү төшенчәмен аңлата( тактага ике чылбыр рәсеме ясала), сез биредә тәнкыйди фикерләү буенча инде белгән мәгълүматны язарсыз, экстенд – арттыру, күбәйтү төшенчәсен аңлата ( тактага өч чылбыр рәсеме ясала), биредә бүген алган яңа мәгълүматны язарсыз, челлендж – авырлык, сынау дигәнне белдерә( уклы чылбыр рәсеме ясала) биредәсез тәнкыйди фикерләү алымнарын кулланганда туарга мөмкин  кыенлыклар турында языгыз.( рефлекс ия тутыралар)

Рәхмәт! ФДББС таләбе буенча без коммуникатив компетенцияләре югары, тәнкыйди фикерли белүче шәхесләр тәрбияләргә тиешбез. Югарыда искә алынган тәнкыйди фикерләү алымнарын куллану укучыларыбызны үз фикерләрен ачык, аңлаешлы итеп белдерергә, аралаша белүче сәләтле шәхесләр итеп тәрбияләргә булыша. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!