Презентация.

Гилязова Гульнара Фаиловна

маннур

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_rostm_mingalim.pptx281.65 КБ

Предварительный просмотр:

Чтобы пользоваться предварительным просмотром презентаций создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мингалимов Рөстәм Гали улы ( Рөстәм Мингалим ) — шагыйрь , " Дәрт күлмәге " китабы өчен 2005 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә .

Слайд 2

Шагыйрь һәм драматург Рөстәм Мингалим ( Рөстәм Гали улы Миңлегалимов ) 1937 елның 15 августында Самара өлкәсенең Камышлы ( хәзерге Келәүле ) районындагы Йолдыз дигән авылда игенче гаиләсендә туа . Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында җидееллык мәктәпне , аннары Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаганнан соң , 1955-1956 елларда Казакъстанның Күкчәтау өлкәсендә тракторчы һәм комбайнчы , 1956-1959 елларда Ташкент шәһәре заводларында слесарь һәм станоклар көйләүче , соңыннан , Бөгелмә шәһәренә кире кайтып , йөк ташучы һәм геофизик экспедициядә электр җиһазлары буенча слесарь булып эшли . 1962-1967 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый , университетны тәмамлагач , сигез елга якын татар балалар газетасы « Яшь ленинчы » ( хәзерге «Сабантуй») редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм җаваплы секретарь, ә 1975-1977 һәм 1989-1997 елларда Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант вазифаларын башкара . 1977-1980 елларда Р.Мингалим Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны һәм Дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы берьеллык театр курсларын тәмамлый .

Слайд 3

Р.Мингалим балаларга атап язган « Әйт , Кояшым » (1966) һәм зурлар өчен « Эзләр » (1967) исемле беренче шигъри җыентыкларында ук татар поэзиясендә мөстәкыйль үз юлын табарга , тормыш күренешләрен үзенә генә хас образлы фикерләү һом форма чаралары ярдәмендә гәүдәләндерергә тырышучы , шигырьдә масштаблылыкка , ассоциатив фикер һәм хис бердәмлегенә омтылучы , эзләнүчән шагыйрь буларак мәйданга чыга . Заман , яшәеш турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә язылган күпсанлы лирик һом публицистик шигырьләрендә , күтәренке -патетик рухтагы «Минем дәүләт » (1969), « Күз карасы » (1972), фәлсәфи -лирик уйланулар белән сугарылган « Иртәгә » (1975), «Ике авыл арасы » ( икенче исеме — « Күк астында », 1979) поэмаларында әдипнең үзенчәлекле шигъри авазы тагы да ныгый , ачыклана төшә , уй-хисләре тагы да масштаблырак төс ала.

Слайд 4

Шагыйрь үзенең әсәрләрендә илләрне , халыкларны , милләтләрне борчыган зур мәсьәләләр турында сүз йөртә , шәхси кичерешләрен дөньяви проблемалар , чор-заман , тормыш агышы тудырган конкрет вакыйгалар белән бәйләп , аларга үзенең фәлсәфи мөнәсәбәтен белдерә . Аның сурәтләүдәге шигъри буяулары да үзенчәлекле : шигырьләре һәм поэмалары тормышчан конкрет детальләргә , киң-тирән мәгънәле метафора, чагыштыруларга бай булуы , ритмик яңгырашлы , иркен-ирекле формада язылулары белән җәлеп итәләр . Р.Мингалим иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорларыннан алып хәзергәчә балалар әдәбиятында , проза һәм драматургия жанрларында бердәй актив эшли . Балаларга атап язган тезмә әсәрләре һәм шигъри әкиятләре аның « Әйт , Кояшым !», «Ә сәгать келт-келт итә » (1968), « Уйларга кирәк » (1971), « Төнге әкият » (1973), « Бәхетле исем » (1977), « Исәнме , әткәй !» (1979), « Галстуклы кәҗә » (1992), « Учыма алган энҗе » (Уфа, 1995), «Их, Самара яклары !» (1998) кебек аерым җыентыкларында һәм сайланма тупланмаларында урын ала.

Слайд 5

Драматургия жанрында әдипнең курчак театрлары өчен язган «Урман улы Зурмөгез », « Сихерләнгән урман», « Шүрәлеләр үч алмый » әкият-пьесалары , олылар өчен « Кайда сез , ирләр ?», « Дүрт кешелек утыргыч », «Тау астында илле бүре », « Өченче бүлмәдә эт яши », «Кунак кызы гел килмәс », « Соңгы чиктә » (« Ахырзаман башы ») исемле комедия һәм драмалары , эчтәлекләренең заманча җитдилеге һәм фәлсәфи тирәнлеге белән генә түгел , тормыш материалын сәхнәдә яңача , татар театры традицияләрендә моңарчы күрелмәгән сәнгати чаралар ярдәмендә гәүдәләндерү тәҗрибәсе буларак та кызыклылар . Болардан « Кайда сез , ирләр ?» комедиясе —Татар академия театрында , « Өченче бүлмәдә эт яши » драмасы Әлмәт театры сәхнәсендә куелып , « Сихерләнгән урман» пьеса- әкияте үз заманында Мәскәүнең Үзәк Курчак театры репертуарына да кертелгән иде .

Слайд 6

Р.Мингалим киносценарийлар авторы буларак та билгеле . Аның 90 нчы елларда танылган драматург Ризван Хәмид белән берлектә иҗат иткән « Идегәй » тарихи драма- сңенариесе һәм Эсфир Яһудин белән бергәләп язган «Ак метеор» киносценариесы матбугатта да басылып чыга . Татар балалар әдәбиятын үстерү һәм баету юнәлешендәге хезмәтләре өчен Р.Мингалим 1997 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә , ә 2003 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан « Дәрт чүлмәге » исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен 2005 елда ТР ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була . Ул - 1987 елдан « Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе » дигән мактаулы исем йөртә . Р.Мингалим — 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы .