Камырдан әвәләнгән сыйлар

Каюмова Эндже Халимовна

Максат:

-         Балаларда, камырдан ясалган кондитер эшләнмәләренә карата, кызыксыну уяту.

-         Скульптуралы ысул белән әйберләрне кулдан формалаштырырга яки пешерер өчен формалар белән кисергә  өйрәтү.

-         Камырдан ясалган декорлы образларны активлаштыру алымнары.

Бурычлар:

-         Балаларны пешекче-кондитерның хезмәте, аның үзенчәлекләре, эш өчен кирәк булган әйберләр һәм техника белән таныштыру.

-         Формалаштыру, пропорцияләү, күз белән чамалау, кулларның вак маторикасы , хыял һәм иҗат итүсәләтләрен үстерү.

-         Балаларның күзалларын киңәйтү һәм сүзлек байлыгын арттыру. Повар-кондитер хезмәтенә карата кызыксыну уяту.

-         Хезмәтне сөяргә һәм якыннарың, туганнарын үз куллары белән пешерелгән печеньелардан авыз иттерүне нинди бәхет икәнен аңлату.

 

Материал: он, йомырка, тоз, шикәр комы, сода, май, такталар, калаклар, уклаулар, печенье кисәр өчен формалар.

 

Методик алымнар: күрсәтү, аңлату, индивидуаль ярдәм күрсәтү, мактау, кызыксындыру.

 

Алдан эшләнгән эш: ашханәгә  максатчан карау, сюжетлы-рольле уен “Ипи кибетенә сәяхәт”, ипи һәм азык-төлек ашамлыклар турында әңгәмә.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kamyrdan_vlngn_syylar.docx19.54 КБ

Предварительный просмотр:

Камырдан әвәләнгән сыйлар

Максат:

  • Балаларда, камырдан ясалган кондитер эшләнмәләренә карата, кызыксыну уяту.
  • Скульптуралы ысул белән әйберләрне кулдан формалаштырырга яки пешерер өчен формалар белән кисергә  өйрәтү.
  • Камырдан ясалган декорлы образларны активлаштыру алымнары.

Бурычлар:

  • Балаларны пешекче-кондитерның хезмәте, аның үзенчәлекләре, эш өчен кирәк булган әйберләр һәм техника белән таныштыру.
  • Формалаштыру, пропорцияләү, күз белән чамалау, кулларның вак маторикасы , хыял һәм иҗат итүсәләтләрен үстерү.
  • Балаларның күзалларын киңәйтү һәм сүзлек байлыгын арттыру. Повар-кондитер хезмәтенә карата кызыксыну уяту.
  • Хезмәтне сөяргә һәм якыннарың, туганнарын үз куллары белән пешерелгән печеньелардан авыз иттерүне нинди бәхет икәнен аңлату.

Материал: он, йомырка, тоз, шикәр комы, сода, май, такталар, калаклар, уклаулар, печенье кисәр өчен формалар.

Методик алымнар: күрсәтү, аңлату, индивидуаль ярдәм күрсәтү, мактау, кызыксындыру.

Алдан эшләнгән эш: ашханәгә  максатчан карау, сюжетлы-рольле уен “Ипи кибетенә сәяхәт”, ипи һәм азык-төлек ашамлыклар турында әңгәмә.

Дәрес барышы:

Балалар, карагыз әле нинди матур иртә бүген! Әйдәгез бер-беребезгә шат елмаюлар бүләк итик, һәм хәерле иртә телик!

(балалар түгәрәккә кереп басалар)

Хәерле иртә – миңа!

Хэерле иртә – сиңа!

Хәерле иртә – безгә!

Хәерле иртә – сезгә!

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген һөнәрләр турында сөйләшербез. Нәрсә соң ул һөнәр?

Балалар: ( җаваплар)
Тәрбияче: Әйе, һөнәр ул- нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык. Һөнәр ул – белгечлек, профессия.
Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, нинди һөнәр ияләре барлыгын искә төшереп китик әле. Мин сезгә хәрефләр күрсәтермен, ә сез шул хәрефтән башланган һөнәр иясен әйтерсез. (мультимедиа экранында хәрефләр күрсәтү)

Уен: Т- табиб, тегүче, төзүче, тәрбияче
У- укытучы, урманчы, умартачы

К- китапханәче, комбайнчы
С- сатучы, сыер савучы
Х- хат ташучы, хисапчы
Б- баянчы, балта остасы, балыкчы
А- аучы, артист

Тәрбияче: Менә никадәр һөнәр ияләре бар икән! Һәр һөнәр кирәкле, һәм мактаулы.

Балалар, ишетәсезме? Электрон почтага хат килгән тавыш ишетелде. (мультимедиа экранында электрон почта ачыла) Әйдэгез карыйк әле кемнән килде икән хат? Кем миңа булышыр икән?

(бала хатны укый)

 Хатның эчтәлеге:

Кадерле балалар! Сезгә Алия исемле пешекче-кондитер хат яза. Тиздән яңа ел бәйрәме, безгә печенье пешерергә дип күп заказ килде. Ә минем ярдәмчем авырып китте һәм мин бер үзем калдым. Мин моның кадәр зур заказны әзерләп өлгерә алмам дип куркам. Мина зиңһар өчен ярдәм итегез әле. Печенье пешереп аны үзегез теләгәнчә бизәгез. Мин сезгә почта аша, печенье пешерер өчен кирәкле әйберләр белән посылка җибәрдем. Алдан ук сезгә рәхмәт әйтәм. Пешекче-кондитер Алия.

Тәрбияче: Балалар, сез куллинариянең нәрсә икәнен беләсезме?

Балалар: Ул шундый урын – анда тәмле тортлар, пирожныйлар, печеньелар пешерәләр.

Тәрбияче: Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, пирог, прәннек, печенье кем пешерә? (Пешекче - кондитер) 

Балалар: Пешекче-кондитер – ул торт, печенье, прәннекләрне башта пешерә һәм аннан соң  аларны бизи торган кеше.

Тәрбияче: Кондитер хезмәте бик катлаулы һәм шул ук вакытта бик кызык та, иҗадый һәм тәмле дә. Сезнең һәрберегезнең дә кафеда булганыгыз, яки кибеттән тәмле пирожный һәм торт сатып алганыгыз бардыр. Алар ничек матур итеп бизәлгән булалар: чәчәкләр, гөмбәләр, төрле шарлар һәм йөрәкләр белән. Печенье, прәннекләрнең нинди генә төрләре сатылмый кибетләрдә. Боларның барысын да пешекче-кондитер ясый.  

Тәрбияче: (Рәсем буенча экранда) Пешекче – кондитерның махсус киеме була. Ул аны эшкә килү белән киеп куя. Бу халат, алъяпкыч, башлык яки яулык була. Сез ничек уйлыйсыз, ул аны нәрсә өчен кия?

Балалар: Үзенең киемен пычратмас өчен, чәчләр яки чүпләр ашауга төшмәсен өчен.

(Пачтальон посылка китерә)

Тәрбияче: Әйдәгез, посылкада нәрсәләр бар икән карыйк әле. (кием, камыр, он, юеш салфетк, уклай, такта, печенье өчен формалар, бизәү әйберләре).

Балалар, пешекче – кондитер Алия заказын вакытында эшләп өлгерми икән. Әйдәгез аңа булышабызмы? (Әйе булышабыз)

Ә хәзер күз алдыгызга китерегез, без – пешекче кондитерлар.

Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз нинди печеньелар ясап була камырдан?

(балаларның җавабы).  Экранга карагыз әле. Нәрсә күрәсез сез? Тәлинкәләргә нәрсәләр салынган? (Төрле формадагы печеньелар).

Ә нәрсәләр салырга кирәк камыр барлыкка килсен өчен?

Балалар: он, йомырка, шикәр комы, тоз, сода.

Бармак гимнастикасы

Камырны кулда изик. (бармакларны ачып ябабыз)

Аннан тәмле торт пешерик (кулларны чабып алабыз)

Уртасына джем сөртик (уч төбен бармаклар белән йөртәбез)

Өстенә крем сибик (бармак белән учта йөртәбез)

Вакланган кокос белән (бармаклар белән хәрәкәтләнү)

Тортны бизәп алыйк без.

Тәмле чәйләр кайнатып (ике кулныда беләзектән әйләндерү)

Кунаклар чакырыйк без.(кулларны өскә күтәреп, ачып йому).

Тәрбияче: Ә хәзер пешекченең киемен киябез дә, кулларны салфеткага сөртәбез. Камырны безгә пешекче-кондитер посылка белән җибәргән иде. Сез аны тотып карый аласыз. (Балалар камырны тотып карыйлар)

Нинди ул? (йомшак, тартылучан, тигез). Ә сез аны ничек итеп бизәр идегез? (Балаларның җавабы). Дөрес, печеньега чикләвек сибәргә, шар рәвешендә ясарга була. Тагын әле төрле бизәкләр ясарга да була. Ә хәзер мин сезне өстәл янына чакырам. (балалар өстәл артына кереп утыралар).

Тәрбияче: Печеньены әзерләгә вакыт. Карагыз әле, безнең камыр, такта, уклау, формалар бар. Башта нәрсә эшлибез?

Балалар хәзер камырны уклау белән җәеп, үзегезгә ошаган форма белән печеньелар кисәбез. (Балалар эшлиләр).

Тәрбияче: Өстәлдәге бизәүне алып, үз печньеларыгызны бизәгез.

Ничек матур килеп чыкты. Ә хәзер үзегезнең печеньеларны табаларга тезегез. Печеньелар пешсен өчен без аларны ашханәгә бирәбез. (Майланган табаларга печеньеларны тезәләр).

Тәрбияче: балалар без сезнең белән бик тә тәмле печеньелар пешердек. Ә хәзер юеш салфеткалар белән кулларны сөртәбез.

Без сезнең белән пешекче-кондитер Алиягә аның заказын үтәргә булыштык. Рәхмәт сезгә!

Дәрескә йомгак:

  • Балалар, без сезнең белән бүген нәрсәләр белдек?
  • Без бүген нинди яхшы эш эшләдек, кемгә булыштык?
  • Без эшләгән яхшылыкларны кем белән уртаклашасыз?

 

Кадерле балалар! Сезгә Алия исемле пешекче-кондитер хат яза. Тиздән яңа ел бәйрәме безгә печенье пешерергә дип күп заказ килде. Ә минем ярдәмчем авырып китте һәм мин бер үзем калдым. Мин моның кадәр зур заказны әзерләп өлгерә алмам дип куркам. Мина зиңһар өчен ярдәм итегез әле. Печенье пешереп аны үзегез теләгәнчә бизәгез. Мин сезгә почта аша, печенье пешерер өчен кирәкле әйберләр белән посылка җибәрдем. Алдан ук сезгә рәхмәт әйтәм. Пешекче-кондитер Алия.