«Психологическая помощь школьнику при подготовке к ЕГЭ».
« Экзаменов страшится любой, будь он семи пядей во лбу, ведь на экзамене самый глупый может спросить больше, чем самый умный ответить.»
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 20.48 КБ |
Предварительный просмотр:
Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына киңәшләр.
Хәзерге заманда, гаилә, ата-ана, гаиләдәге мөхит чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик мөһим роль уйный. Гаиләдә нинди мөхит булуга карап, укучы бала тирә-юньгә яраклаша, анын үз-үзенә ышанычы арта, үзен кирәкле кеше итеп хис итә. Ә бердәм дәүләт имтиханнары бала өчен бигрәктә стрессларга бай вакыт. Шуңа күрә чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына зур бурыч йөкләнә. Алар, беренчедән, якты киләчәк балаларның үз кулында икәнен төшендерергә тиеш. Әмма дә ләкин, бу сөйләшүләр вакытында ата-аналардан сабырлык, баланың куңел хәләтен аңлау, сизгерлек тәлап ителә. Имтиханнар алдыннан ата-аналар балаларына һәр яклап ярдәм итәргә тиеш, чөнки якыннарының терәген сизмәгән баланың үз-үзенә ышанычы кими, ул алда торган сынаулар алдында каушап калырга мөмкин.
Ата-аналар балаларына имтиханнар вакытында гына түгел, ә аңа әзерлек вакытында ук ярдәм кулы сузарга тиеш. Мәсәлән, алдагы елны мәктәпне бетергән укучылар белән аралашу, бала укырга керергә теләгән уку йортына «ачык ишекләр» коненә бару. Иң мөһиме баланы һәр килеп чыккан кыенлыктан үзенә уңай якны табып жиңеп чыгарга өйрәтергә кирәк.
Әгәрдә сезнең балагыз сез теләгәннән начаррак билге ала икэн, аны ачуланырга кирәкми, киресенчә икенче юлы бу хәл кабатланмасын өчен сез аңа төрле яклап ярдәм күрсәтергә тиешсез.
Берничә киңәш:
- Имтихан алдыннан баланың тынычлыгын бозмагыз, бу – тест барышында тискәре йогынты ясарга мөмкин.
- Балага, имтиханнарга шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Аңа әзерлек барышында берәүдә комачау итмәсен.
- Өйдә тестларны чишеп кабатлаганда вакытны чамаларга һәм дөрес итеп бүлергә өйрәтегез. Әгәр бала сәгать тагып йөрмәсә, имтиханга кергәндә сәгать тагып җибәрегез.
- Баланың үзенә ышанычын арттыру өстендә эшләгез.
- Баланың туклануына игътибар итегез. Балык, эремчек, чикләвек, өрек җимеше кебек продуктлар баш мие эшчәнлеген яхшырта.
- Имтихан алдыннан баланың тиешенчә ял итүенә, йокысын туйдыруына игътибар итегез.
- Баланын уз-узен эышанычын арттырырга ярдэмитегез.
Иң мөһиме исегездә тотыгыз: имтиханнан соң баланы тәңкыйтләмәгез.
Бу киңәшләрдән тыш, баланы безнең районыбызда урнашкан ППМС Үзәккә алып килэ аласыз. Биредә сенсор бүлмәсе, педагог- психологлар сезгә ярдәмгә килер.
Безнең адрес: Б.Сабасы, К.Гали урамы, 40 йорт
Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына уңышлар телибез.
