Закирова Илиза Ильфировна

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы сайты

Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк.

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк

Увлечения: История, Музыка

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Муслюмовский район д. Уразметьево

Место работы: МБОУ Уразметьевская СОШ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zakirova-iliza-ilfirovna
Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең.Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә - асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиреңө төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса – чишмәгә әверелеп иреккә ургыл. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән: көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек...
Фәнис Яруллин

О себе

Мин үзем гади авыл кызы. 1979 елның 13 сентябренең кояшлы иртәсендә гаиләдә беренче бала булып дөньяга аваз салганмын.  Әнием укытучы, әтием гади механизатор. 1986 елның 1 сентябрендә  Үрәзмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенә укырга кердем. Аны  1996 елда уңышлы гына тәмамлап Минзәлә педагогия көллиятенең педагогия факультетында укый башладым. 1999 елны  уңышлы гына имтиханнарны тапшырып диплом алып укуны тәмамладым.  Шул ук елны туган авылым Үрәзмәткә балалар бакчасында тәрбияче булып эшкә урнаштым. 2000 елдан алып авылыбыз мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшлим.  2003 - 2007 елларда Чаллы педагогия институтында читтән торып югары белем алдым. 2009 елда өстәмә белгечлек буенча тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен үзләштерә башладым. Бүгенге көндә шушы фәннән балаларга белем һәм тәрбия бирәм.  

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Коллекция книг Школьных энциклопедий Издательства "ОЛМА-ПРЕСС Образование" 

Моё портфолио

Укытучы - изге һөнәр Кайсы да булса урта яшьтәге тәҗрибәле һөнәр иясеннән: «Сез 17-18 яшегезгә кире кайтсагыз, шушы ук һөнәрне сайлар идегезме?» - дип сорасаң, аның үз һөнәренә катлаулы юл үтеп, күп сайланулар, үзен башка өлкәдә сынап караулар аша килүе хакында ишетәсең. Чыннан да, кулына мәктәпне тәмамлау турында аттестат алган вакытта кем генә үзенең киләчәктә нинди юл сайларга кирәклеген икеләнмичә әйтә ала икән? Минемчә, андыйлар бик сирәктер. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше үзе дә гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Һәр укучы аны үзенең остазы итеп хис итсен, аның янына һәр көнне теләп, сагынып барсын.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы