Главные вкладки
Закирова Роза Ахмедовна
Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси сайты
Профессия: учитель
Профессиональные интересы: Внедрение новейших технологий; повышение уровня мастерства как учителя татарского языка и литературы; развитие интеллектуальных способностей
Увлечения: пишу стихи, люблю читать классику, радую семью вкусной домашней едой
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: г. Менделеевск
Место работы: МБОУ "Гимназия №1"
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zakirova-roza-ahmedovnaҮз халкының телен һәм тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас.
Укытучы – дөньяны танып – белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык киң күңелле зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче - психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул – ил-көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә!
Мин дә шушы һөнәр ияләренең берсе! Һәм моның белән чиксез горурланам!

О себе
Тумышым белән Татарстанның иң матур, гүзәл почмагы, суларга, яшеллеккә бай булган Менделеев каласыннан мин. Песәй урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Яр Чаллы педагогик институтында 5 ел белем алдым. 2002 нче елдан бирле Менделеев шәһәренең 1нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытам. Педагогик стажым 17 ел. Дәрестә генә түгел, дәрестән тыш чараларда да бик актив катнашабыз. Ел саен укучылар белән төрле конкурс, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулыйбыз. Үзем буш вакытларда китаплар укырга, шигырьләр язарга яратам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир
М. Мәһдиев, Ә. Еники, А. Гыйләҗев әсәрләре.

Моё портфолио
БӘХЕТ
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Яхшылыктан орлык сала алсам,
Һәр баланың сизгер йөрәгенә
Яратырлык ачкыч таба алсам,
Кирәк чакта шагыйрь, артист булып
Бала күңелләрен яуласам,
Сыйныфымда булган һәр баланың
Якын дусты булып кала алсам,
Ә балалар олыларны зурлап,
Кечеләрне кече итсәләр,
Үсеп җитеп, илгә хезмәт итеп,
Туган җирне өзелеп сөйсәләр,
Менә шушы инде олы бәхет:
Язмышларның тәңгәл килеше,
Әниемнән алган һөнәремнең-
Хезмәтемнең хәләл җимеше.
(Суфия Мостафина)
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты