Заляева Аниса Мухаметовна

сайт учителя татарского языка и литературы

Теле барның - иле бар

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: татарча әдәби китаплар, газета-журналлар уку

Увлечения: кроссвордлар чишү

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Арск

Место работы: МБОУ "Арская средняя общеобразовательная школа №1 им. В.Ф.Ежкова с УИОП"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zalyaeva-anisa
Сабыр төбе - сары алтын
татар халык мәкале

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң:"Әни" дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: Әти дип -

Күзләреңә яшьләр тыгылыр -

Туган телең әнә шул булыр!

                                                   Зөлфәт

О себе

Укытучы, бала гел янәшә,

Сикәлтәле юллы  тормышта.

Серләр уртак, шатлык-кайгы бергә,

Әйтерсең Сез бер үк сулышта.

        Балачакта кайсы гына кыз баланың укытучы буласы килми. Эх, тизрәк үсәсе иде дә, үкчәле матур туфли кигән, чәчен гади итеп кенә җыеп куйган, иңенә ак шәл салган Равилә апа кебек укытучы буласы иде! Нәкъ менә ул миндә  шушы олуг һөнәргә мәхәббәт уятты...

         Дәфтәр тулы сумка тотып, кояштай балкып укучылар янына керәсе иде дә: “Исәнмесез, укучылар”, диясе иде.  Балачак хыяллары мине Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килде. Аны уңышлы гына  тәмамлап, кулга диплом алып,туган ягым – гүзәл Саба ягына эшкә кайттым.  Ләкин язмыш җиле мине Арча ягына алып килде. Менә мин Арчаның иң данлыклы - беренче мәктәбендә. Мәктәптә эшли башлаганыма да инде 24 ел вакыт үтеп тә киткән..Шушы вакыт эчендә бераз тәҗрибә тупларга да, укытучы һөнәренең хәйләләренә дә өйрәнергә өлгердем. Укучыларымның күбрәк белүләренә ничек ирешергә,ничек минем фәнемне яраттырырга, алган белемнәрен тормышта ничек кулланырга өйрәтергә дигән сорауларны әле дә еш куям  үземә.  

Кечкенәдән мин үземне күрә идем

Басып торам имеш сыйныф каршында...

Хыялыма тугъры калдым һәм үкенмим.

Еллар узган саен күңел яңалыкка ашкына. 

Ләкин бүгенге көндә мин үземне бик бәхетле дип саныйм: яраткан эшем, ярдәмчел хезмәттәшләрем, мине хөрмәт итүче укучыларым һәм ата-аналар булу – ул үзе зур бәхет. Димәк, укытучы булып  ялгышмаганмын. Тумыштан ук, әти-әнием шикелле, укытучы булганмын.       Хезмәт көнем тәмамлангач, көн дә бер үк сукмактан  ашкынып яраткан гаиләмә кайту, үземне бик күпләр өчен кирәк итеп санау – бу бәхет түгелме?! “Кешеләргә кирәклегеңне тою – зур бәхет ул”,- дигән  бер акыл иясе. Хак сүзләр ул.                                  

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Гаяз Исхавкый әсәрләре

Мой взгляд на мир

Мәктәп - искиткеч дөнья. Анда һәрбер кеше укый, үсә, тәрбия ала. Һәр мәктәпнең үз йөзе. Ул  балаларның елмаюлы йөзе, шатлыгы, кызыклы тормышы белән үзенә тарта торган аерым бер серле дөнья.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы укучыны аңлап укырга, язарга, дөрес һәм аңлаешлы сөйләмгә өйрәтергә, хезмәткә җаваплы караш, кешеләргә карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигаткә  мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин  ителгән , иҗади укучы шәхес тәрбияләргә тиеш. 

Бүгенге көндә балалар өчен компьютер технологияләре, интернет кебек төшенчәләр бик якын. Шуңа күрә үз эшемдә компьютер технологияләрен кулланып карарга уйладым.  

                Укытуның хәзерге системасы балаларга белем һәм тәрбия бирүнең бертөрле алымнарыннан әкренләп арына  бара. Хәзерге мәктәпләрдә иҗади эшләү өчен һәр укытучыга тулы ирек бирелә. Чөнки хәзер җәмгыятнең  нигезен һәряктан  гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли  алучы  һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә. Укучыларда булган сәләт-мөмкинлекне вакытында ачыклау һәм аны максатчан үстерү  - татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычы ул. Укытучы-тәрбиячегә зур мөмкинлекләр ачылды: эзлән, уйлан һәм иҗат ит.

        Мин укучыларыма өйрәнүче дип түгел, ә бәлки чын шәхес итеп карарга тырышам. Бала һәм укытучы арасында чын дуслык, эчкерсезлек, бер-береңә ышану, җылы мөнәсәбәт булырга тиеш. Укучың сине яратмаса, хөрмәт итмәсә, аның укуга булган мөнәсәбәте, кызыксынуы һичшиксез сүнәр. Без укучыларның кечкенә генә уңышларын күрә, тыңлый белергә тиешбез. Бит укучының күп вакыты мәктәптә, укытучысы һәм сыйныфташлары арасында үтә. Минем укучыларым дәрестә куркып утырмасыннар, уйласыннар, сорау бирсеннәр, кызыксынсыннар,һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын.Һәр бала үзе кечкенә бер дөня. Аларның холык-фыгылләре төрле булган кебек. Уку материалы үзләштерү сәләте дә төрлечә. Шуны истә тотып, төрле алымнар, методлар, технологияләр кулланам.  Дэреслэремдэ В.Шаталов, Боголюбов, Ә.Рәхимов технологиялэреннэн унышлы файдаланам. Яңа информацион технологияләрне теләп өйрәнәм, дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда актив кулланам.   Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгалимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Алай гына да түгел, хәзер кайбер балалар бакчасында да заманча технологияләрне үзләштерү мөмкинлеге тудырылган. Шуңа да еш кына укучы бүген укытучыга караганда да күбрәк белә. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да хәзерге педагоглар үсмерләрне үз фәне белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен төрле хәйләләр уйлап табарга — шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тиеш. Дөнья үзгәрә тора һәм заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була, ләкин заман үз таләпләрен куя. 

Моё портфолио

.       Дөнья гизеп, чит илләрдә булмасам да,

Һәрбер көнем минем хезмәттә.

Мин бит беләм: бары тырыш булса гына

Лаек була кеше хөрмәткә.

Бәхетле мин, һич арттырып әйтмим.

Алда әле күпме юллар бар.

Эшнең тәмен белеп, кулга кул тотынып,

Хезмәттәшләр белән эшләр өчен

Алда әле күпме еллар бар.

Укытучы булу –  зур бәхет ул.

Ул - яраткан минем хезмәтем. ...Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәләремне күзаллап утырам. 24 ел балалар белән кулга кул тотынып эшләү нәтиҗәсез үтмәгән. Бала күңеле - ак кәгазь. Укытучы һәм тәрбияче буларак , мин дә алар күңеленә кешелеклелек орлыкларын чәчкәнмен. Сәләтле укучыларым район, республика күләмендә үткәрелгән конкурс-бәйгеләрдә лаеклы урыннарын алганнар. Белгечлегем буенча югары уку йортына кергәннәре дә бар. Инде укытучы булып, мин салган күпердән баручылары да юк түгел. Ышанычлы адымнар белән әле тагы да алга барырга кирәклеген күңелем белән сизәм. Без булдырабыз. Үземнең эш системам, ягъни концепциям бар икән. Шуны тою күңелемне җилкендерә, тагы да бөек эшләргә этәрә. 

“Мәгариф” проектында илнең киләчәге, талантлы яшьләрне үстерү мәсьәләләренә дә зур урын бирелгән. “Мәгариф” милли проекты нигезендә  балаларга сыйфатлы белем бирүнең әһәмиятен аңлаган педагогларыбыз, җәмәгатьчелек бу изге максатны тормышка ашыруга бердәм тотындылар. Укытучы-гражданин буларак, мин мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешәчәгебезне аңлыйм.Укытучы-гражданин булуым  Туган илемә, халкыма, җәмгыятькә хезмәт итүем белән билгеләнә. 

Добавить грамоту в портфолио