Залялиева Гульуся Асафовна

сайт воспитателя

« Пришла в детский сад, улыбнись на пороге. Все то, что детям отдаешь, К тебе возвратится в итоге!»

Профессия: воспитатель ДОУ

Профессиональные интересы: Желание применять собственный педагогический опыт для воспитания детей, для развития их творческих, умственных и социальных способностей

Увлечения: оригами, бисероплетение, вязание

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Бурнашева, Апастовский район

Место работы: МБДОУ Бурнашевский детский сад "Эллуки"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zalyalieva-gulusya-asafovna
Многие беды имеют своими корнями как раз то, что человека с детства не учат управлять своими желаниями, не учат правильно относиться к понятиям «можно», «надо», «нельзя».
(В.А. Сухомлинский)

   Бала...

    Сабый бала... Ул дөньяга бәхетле булыр өчен килә . Сау сәламәт бала барсын  барсын да белергә, күрергә, өйрәнергә хокуклы. Аның нинди булып үсүен, кем булып җитлегүенең күп өлешен ата – ана тәрбиясе алып тора. Шулай ук тәрбиянең кайбер өлешендә чит кешеләрнең – тәрбиячеләрнең, укытучыларның да тоткан урыннары бик зур.

   Балачак – үзенчә серле, тылсымлы,шатлыклы дөнья. Бу тылсымлы дөнья кайда бар соң? Әйе,әйе балалар бакчасында!

   Ишектән килеп керүгә үк гаиләдәге кебек җылы караш, ягымлы сүзләр, милли ризыкларның тәмле исе, серле һәм тылсымлы балалар дөньясы...

    Баланың иң беренче зур коллектив белән танышуы балалар бакчасыннан башлана. Бала  биредә яңа дуслар таба,икенче бер аңа таныш булмаган мохитка килеп эләгә . Менә шул вакытта юугылып калмасын өчен бала янында акыллы, бала җанлы тәрбияче булса, бала коллективка да җиңел кереп китә, иптәшләре белән уртак телне дә тиз таба, киләчәк тормышында да югалып калмаска,тормышта үз урынын табарга этәргеч була.

    Беренче тәрбияче, беренче бәйрәм иртәсе, төркемдәшләр...сабый чакта күңелгә уелып калган иң кадерле истәлекләр алар. Тәрбияче кояш кебек балкып килә, аналарча җылы сүзен әйтеп, һәр баланың күңеленә ачкыч таба.

Сабыйлар елаганда аларны кочып алып, иркәләп, назлап юата, шатланганда алар белән бергәләшеп сөенә, аларның яңадан-яңа уңышларын күреп елмая белә ул тәрбияче

Тормыш юлымда уземнең эшемне балаларга бәйләп сайлавым балаларны яратканга булды. Шулай ук зур этәргеч булып әти-әниемнең укытучы булуы да торды . Балаларны нык яраткан кеше генә балаларны аңлый, аларны хөрмәт итә,аларның һәр берсен аерым шәхес итеп күрә ала торгандыр. Хәзерге катлаулы заманда балалар белән эшлисе җиңел түгел, бигрәк тә ата- аналар белән катлаулы. Ләкин авырлыкларны җиңеп ,балаларны яратып, ата- аналар белән аңлашып эшләгәндә генә, эшеңнең актыккы күрсәткече матур була.

Бала үсеп мәктәпкә киткәч тә йөргән бакчасын, тәрбиячесен онытмаса, урамнан үткәндә синең белән “Исәнме, апа!” дип исәнләшсә, бәйрәмнәрдә сине котлап искә төшерсә, безнең хезмәтебезгә иң зур бәя менә шул инде.

О себе

     Мин, Җәләлиева Гөлүсә Әсаф кызы, ак буранлы кыш аенда тугангадыр, аклыкны,сафлыкны, матурлыкны яратам. Укчы йолдызлыгына хас булганча, тынгысыз һәм көчле характерлы. Мәктәп елларыннан ук төрле кичәләр оештырырга, җырларга, спектакльләрдә уйнарга ярата идем.

    Үземне хәзер “Мисс- Галактики” итеп күз алдына китерәм. Чөнки мин күк йөзендә йолдызчыклар кабызам. Ә сөйләшә һәм ашый да белмәгән, танып- белү аралыгы тар булган балалардан йолдыз кабызуы, ай- һай, авыр, сабырлык- түземлелек сорый торган хезмәт! Балаларның телен аңлап, алар сөенеченнән сөенеп, алар белән бергә янып- көйгәндә генә бала күк йөзендә үзенең урынын табып балкыячак.

     Кечкенәдән мәктәп тормышы белән кайнаганга, язмышым балалар белән бәйләнде. Мин- 340 ел стажлы  педагоглар династиясен дәвам итүче. Инде укытучылык хезмәт юлына аяк басканга  26 ел тулып киткән, ә тәрбияче булуыма 15.

       Бертөрлелектән балалар бик арый. Аларны ялыктырмас,  кызыксынучанлыкларын үстерер өчен өлешчә эзләнүле күргәзмә әсбаплар кулланам.Педогогик эшчәнлекне ФГОС таләпләренә тури килерлек итеп оештырырга тырышам.

   Балачакта әкиятләр күңелгә якын була. Шуңа күрә педагогик эшчәнлекне оештырганда күбесенчә әкият геройларын кунакка китерәм. Балалар белән әкиятләрне ролләргә бүлеп уйныйбыз

    Ата-аналар белән элемтәбез дә бик нык дип әйтәсе килә. Заман тәрбиячесе ул әле балаларның гына түгел ата-аналарның да тәрбиячесе булып тора.шуңа күрә ата-аналарны да бакчабызга еш дәшәбез алар белән аерым- аерым да һәм бергәләшеп тә төрле мәсьәләләрне хәл итәбез шуңа күрә ата-аналарыбыз да безнең белән киңәшләшәләр, киңәшләребезгә колак салалар.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Китап уку кечкенәдән яраткан бер шөгылем иде.Серле китап дөньясы узенә алып кереп китә дә... М Мәһдиевнең "Фронтовиклар", "Кеше китә -җыры кала", Х.Сәрьян "Бер ананың- биш улы", Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" китаплары кат-кат укылган китаплар. Укыган саен яңа мәгънә, яңа уй- кичерешләр.. Бу әсәрләрдәге геройларның үз эшләренә тугрылыгы бирелгәнлеге, кешеләргә карата булган хөрмәт,түземлелек , сабырлык әле бик куп буыннарга үрнәк, тормыш мәктәбе булып торачак. Китап укырга яраткан бер генә кеше дә бу китаплар яныннан тыныч кына китә алыр дип уйламыйм. Тормышның бик куп катлаулы сорауларына җәвапны шушы китаплар үрнәгендә табып булыр дип әйтәсем килә

Моё портфолио

Миңа сорау бирсәләр:                                  Үз аңында, уйларында

- Сөенечең ни?- дисәләр.                             Яктылыкка омтылсын.

Сөенечем- иртүк торып                               Матурлыкка, батырлыкка

Эшкә килгән иртәләр.                                    Изгелеккә омтылсын.

 

Миңа сорау бирсәләр:                                 Иле белән горурлансын,                                

- Бәхетең ни?- дисәләр.                               Тарихыннан нур алсын,

Бәхет- шушы балалар                               Халкы өчен көчен салсын,

Кеше булып үссәләр.                                   Эш- көрәштән куансын.

 

Максат- бала янсын,                                    Безнең эшнең- изге эшнең

Дулкынлансын,                                            Шул көрәштә көзгесе.

Тойгыларын чарласын.                                Бары шунда безнең көчнең

Тирә- якка, кара- акка                                  Нәтиҗәсе, билгесе.

Илтифатсыз калмасын.                                                     К. Булатова

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы