Зарипова Резеда Раисовна

"сайт учителя татарского языка"

Алга , гел алга яңа үрләргә!

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Укучыларның иҗади активлыкларын үстерү аша коммуникатив, лингвистик ,әхләкый компетенцияләрен тәрбияләү.

Увлечения: Китаплар уку.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Казань

Место работы: МОУ " Средняя общеобразовательная школа № 22 с углубленным изучением отдельных предметов" Советского района г.Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zaripova-rezeda-raisovna
Алга, гел алга яңа үрләргә!

Мин татар телен һәм әдәбиятын укыту буенча төрле яңалыклар белән  кызыксынам һәм даими танышып барырга телим.Фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу  укытучы хезмәтендә бик мөһим нәрсә. Алдынгылардан үрнәк алып, кулга-кул тотышып эшләгәндә генә югары уңышларга ирешеп була. Сыйныф җитәкчесе буларак миңа төрле милләт балалары белән эшләргә туры килә . Балаларның башка халыклар мәдәниятенә мөнәсәбәте аларның үз халкы мәдәниятенә мөнәсәбәтендә яки үз-үзләренә карашында ачык күренә. Милли мәдәнияткә мөнәсәбәтеңне күрсәтүче сыйфатлар тәрбияләү тормышының төп кыйммәтләрен һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлауны күздә тота. Шуңа күрә, мин үземнең сыйныф белән эш планын шул мәсьәләләрне искә алып төзим .

О себе

Мин ,Зарипова Резеда Рәисовна, 1976 елның 6. 01. Чирмешән районында тудым.Мәктәпне Биектау районында тәмамлагач, КДУ- га укырга кердем.1998 елда КДУны тәмамлап Казан шәһәре, Совет районының 22 нче мәктәбенә эшкә килдем. Бик әйбәт һәм яшь коллектив белән эшли башладым . Өлкән буын укытучылар тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.12 ел инде сыйныф җитәкчесе булып уңышлы гына эшләп киләм. Эш стажым 14 ел. Категориям 1.Укытуда минем төп бурычым- укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң тәрбияләү, татар дөньясының иҗтимагый, мәдәни тормышы белән якыннан һәм даими таныштырып  бару.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Мәктәптә укыган елларда мин татар әдәбияты һәм рус әдәбияты әсәрләре аша тәрбия алдым. Аеруча татар язучыларыннан миңа Т. Миңнуллин, А. Гыйләҗев, Г.Исхакый, Г.Бәширов, Ф.Әмирхан әсәрләре ошый. Мин аларның әсәрләре аша үземә рухи азык, әхлакый кыйммәтләр алдым.

Мой взгляд на мир

Китап- тормышыбызда киңәшче дә, сердәш тә.Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.Кешеләр китаплар аша үзләренең үткәне, әби-бабаларның тормышы белән танышалар. Үсә төшкәч, китап безне мең ел элек яшәүче кешеләр белән таныштыра, могҗизалар дөньясына алып китә.Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора.   Китап безнең киңәшчебез һәм сердәшебез, дустыбыз  һәм юлдашыбыз.Шуңа күрә: " Алтын җирдән табыла, акыл- китаптан",- дигәннәр бит.

Моё портфолио

Халкыбызның бай мәдәни мирасын пропагандаларга; милләтебезнең язмышы, киләчәге турында җан атып йөргән шәхесләребезнең, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, фәнебез үсешенә зур өлеш керткән әдипләребезнең, галимнәребезнең фидакарьлеге; туган як табигатенең гүзәллеге, анда яшәүче гади хезмәт кешеләре турында күбрәк язарга, сөйләргә кирәк. Безнең мәгарифебез, мәдәниятебез турында башка беркем дә кайгыртмас.Үзебезгә активрак булырга кирәк безгә.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы