Главные вкладки
Журавлева Алена Юрьевна
Серле дөнья
Профессия: учитель
Профессиональные интересы: учиться и учить
Увлечения: спорт
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: Казань
Место работы: МБОУ " СОШ 170"
Звание, ученая степень: УЧИТЕЛЬ
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/zhuravleva-alena-yurevnaВперед вперед и только вперед
Здесь Вы получите много нового и увлекательного

О себе
Мин яхшы,матур, акыллы һәм теләгәнемә ирешә торган максатчан кеше

Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Китап — акыллы киңәшче һәм якын дус. 2. Китаплар тарихыннан. 3. Китап — дөньяны танып белергә ачкыч. 4. Китап — белем чишмәсе. Китап — ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе. И. Гази. Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», — ди П.А. Павленко. Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. «Яхшы китаплар уку — үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул», — ди Р. Декарт. Россиядә китап басу эшен 1564 нче елда Иван Федоров белән Петр Мстиславец башлап җибәргән. Дөньяда иң кыйммәтле һәм иң авыр китап — «Изге Иоанн хакыйкате». Ул Швейцария акчасы белән ике мең франк бәяләнә. Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән бронза тышлыгы гына да 120 килограмм. Йөз илле битле бу китап 300 сарык тиресеннән ясалган иң яхшы пергаменттан эшләнгән. Китапның форматы — 75x64. Дөньяда иң зур китапханә — Россия дәүләт китапханәсе. Аның шүрлекләрендә егерме ике миллион китап бар. Аларны тезеп кую өчен дә ун километр озынлыктагы киштә кирәк булыр иде. Дөньядагы иң кечкенә китапханә һиндстанның Амритсар шәһәрендә. Кыйммәтле мәрмәрдән салынган, бакыр һәм алтын белән бизәлгән бу китапханәдә бары тик бер генә китап саклана. Китап — дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч ул. Аңарда кешелек акылының океаны бар. Китап уку — иң яхшы белем алу. Һәр кешенең үзенә ошаган бер китабы була. Бу кеше, китапта язылганнарны һәрвакыт искә төшереп, авырлыкларны җиңә. Минем дә шундый бер китабым бар. Ул — Әсрар Галиевнең «Төнге җыр» әсәре. Анда Бөек Ватан сугышының балалар күңеленә үтеп кергән ачы фаҗигасе һәм совет халкының фашистларга каршы бердәм көрәше тасвирланган. «Китап — бакча, андагы язулар — шул бакчаның гөлләре», — ди К. Насыйри. Кем укымый, шул бернәрсә турында да уйламый. Белем алуның иң яхшы юлы — уку. Тиеннәрдән сумнар җыелгандай, укылган бөртекләрдән белем туплана. Китап — белем чишмәсе. Китап — безнең заманның тормышы. Китап — бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомернең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше. Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар. Китап — киңәшчең синең, Дустың, ярдәмчең синең. Ул хөрмәткә бик хаклы, Кадерлә син китапны.

Мой взгляд на мир
Дөньяга зур күзләр белән карыйм

Моё портфолио
Керегез,оялмагыз
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты