проект эше «5 нче сыйныфта лексик уеннар»
проект

М.Гульнара Ш.

Проект эше «5 нче сыйныфта лексик уеннар»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_nche_syynyfta_leksik_uennar.docx31.61 КБ
Файл uen.pptx1.11 МБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Многопрофильный лицей им. А. М. Булатова п.г.т. Кукмор» Кукморского муниципального района

Республики Татарстан

 

Межрегиональная  научно-практическая конференция

проектных и исследовательских работ школьников

«Наука и Человек»,  посвященная Всероссийскому дню Науки,

на базе МБОУ КСШ№3 Кукморского муниципального района

Республики Татарстан

Секция: «Слово за нами»

Направление: «Татарский язык и литература»

Тема работы: «5 нче сыйныфта лексик уеннар»

Выполнила:

учитель русского языка и литературы, Миннебаева Гульнара Шамиловна

Кукмор 2018

                                                  ЭЧТӘЛЕК

Кереш ..........................................................................................................3

I бүлек. Уен технологиясенең фәнни-методик нигезләре .................5

II бүлек. Рус телле балаларга татар лексикасын өйрәткәндә, лексик уеннар куллану ....................................................................................................7

Йомгак........................................................................................................11

Кулланылган әдәбият ............................................................................13

КЕРЕШ

Балаларны чит тел лексикасына өйрәткәндә яшь үзенчәлекләрен, материалны кабул итү мөмкинлекләрен һ.б. истә тотып эш итәргә кирәк. Дәресне белем дәрәҗәсе төрле булган балалар да үзләштерерлек һәм катнашырлык итеп оештыру мөһим. Моның өчен балаларның психологик үзенчәлекләрен белү кирәк. 5  нче сыйныфта укучы балаларда дәрес темасына кызыксыну уятуның иң нәтиҗәле чараларыннан берсе булып уен технологиясе куллану тора.

Проект эшебезнең темасы – “5 нче сыйныфта лексик уеннар”.

Укыту системасында үзгәрешләр булып тора. ФГОС таләпләре шартларында рус балаларына татар телен укытуда лексик уеннар уңышлы санала. Шушы факт безнең хезмәтебезнең актуальлеген раслый.

Хәзерге урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә чит телгә өйрәтүнең төп максаты итеп чит телдә телдән һәм язмача рәвештә аралашырга, сөйләшергә өйрәтү тора, ягъни телне теоретик яктан түгел, ә практик яктан өйрәтүгә әһәмият күбрәк бирелгән. Шуңа күрә эшебезнең төп максаты итеп, рус телле балаларга татар лексикасын өйрәткәндә, уен технологияләрен куллануның әһәмиятен билгеләүне алдык.

Әлеге проект эшенең бурычлары түбәндәгедән гыйбарәт:

  1. Татар теле лексикасына өйрәткәндә очрарга мөмкин булган кыенлыкларны ачыклау.
  2. Рус телле балаларны татар лексикасына өйрәткәндә уен технологиясенең уңышлы булу-булмавын ачыклау.
  3. Татар лексикасына өйрәтүдә кулланыла торган уеннарның төрләрен ачыклау.
  4. Татар лексикасына өйрәтү процессында уңышка ирешү өчен нинди фактларны истә тотарга кирәк булуны ачыклау.

Хезмәтнең фәнни әһәмияте тикшерелгән тематика өлкәсендә булган фәнни-методик базаны барлау, туплау, өйрәнүдән гыйбарәт.

Практик әһәмияткә килгәндә, әлеге хезмәттә тупланган материалларны укытучылар рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәткәндә файдалана алалар.

Хезмәтнең структур төзелеше.

Керештә хезмәтнең төп максаты, хәл ителәсе бурычлары, тикшерелә торган мәсьәләләр, теманың актуальлеге билгеләнде.

Төп өлештә уен методикасының фәнни-методик нигезләре, татар телен чит тел буларак өйрәткәндә уеннарның методик яктан әһәмияте тикшерелде.

Чит тел лексикасына өйрәткәндә кулланыла торган уеннарның төрләргә бүленеше тикшерелде, аларның дәрес материалын аңлауда, яңа лексик материалны өйрәнүдә уңышлымы-юкмы икәнлеге ачыкланды. Гомуми нәтиҗә ясау максаты белән, 5 нче сыйныфта үзебез куллана торган уеннарны тәкъдим иттек.

Йомгакта төп икшеренү нәтиҗәләре һәм игътибарга алынган аерым тәкъдимнәр китерелде.

I БҮЛЕК. УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕ КУЛЛАНУНЫҢ ФӘННИ-МЕТОДИК НИГЕЗЛӘРЕ

Яңа федераль дәүләт белем стандарты дәресләрнең традицион формада булуын гына түгел, киресенчә, заманчалаштырылган, яңача укытылуын таләп итә. Традицион дәрес вакытында укучылар укытучы биргән теоретик белемнәрне әзер килеш кабул итеп, алынган мәгълүматларны практикада куллана баралар. Яңа стандартлар буенча укытучы – балага яңа мәгълүмат алырга этәргеч бирүче. Укучылар практик биремнәр башкарып, логик эзләнүләр нәтиҗәсендә кагыйдәгә килергә, фәнне үзләре “табарга” тиеш.

Традицион укыту системасынан аермалы рәвештә, заманча оештырылган дәресләрнең төп үзенчәлекләре түбәндәгеләр:

Төп максат – укучы шәхесенең интеллектуаль, рухи, физик үсеше, аның кызыксынуын формалаштыру;

Дәрес эчтәлеге – теманың тормыш белән бәйлелеге, дөньяны танып-белүгә әһәмиятле булуы.

Белем бирүгә этәргеч көчләр – иҗат итү, үз үсешеңне күрү, белемне арттырырга омтылу, үз-үзеңә ышаныч, гамь уянуы.

Эш ысуллары– бергәләп эзләнү, төркемләп эшләү, эвристик әңгәмә, дәрес-диспут, укытучы һәм укучы арасында эшлекле мөнәсәбәт.

Федераль дәүләт стандартлары таләпләре буенча 5  сыйныфта татар телен чит тел буларак укытканда уеннар технологиясен куллану уңышлы булачак дип саныйбыз. Дәресләрдә уеннар куллану яңа лексика өйрәткәндә дә файдаланыла ала, димәк, безнең чыгарылыш квалификация эшенең актуаль булуын әлеге факт тагын бер тапкыр исбатлый.

Дәресләрдә уен технологиясе куллану укучыларның кызыксынуын бермә-бер арттыра, уен вакытында балалар интеллектуаль, рухи һәм физик яктан үсәләр: логик биремнәр аларның аң-белемен, күзаллавын киңәйтә. Ә уен нәтиҗәләре алып килгән җиңү шатлыгы, дәрес дәвамында бер-берсенә ярдәм итә алу, дусларының яхшы нәтиҗәләргә ирешүенә сөенә алу мөмкинлеге балаларның рухи үсешенә китерәчәк, сыйныфтагы бердәмлекне тагын да арттырачак.

Билгеле булганча, бала тормышны уен аша өйрәнә. Дөньяны танып белү, җәмгыятьтә үз урыныңны табу өчен аралашу кирәк. Дәрестә үткәрелгән уеннар балаларның аралашу ярдәмендә уртак нәтиҗәләргә килүен, үзара аңлашуын да таләп итә. Мәсәлән, дәресләрдә уйнатыла торган рольле уеннар балаларның сөйләшүеннән башка оештырыла алмый. Димәк, уен технологиясен куллану федераль дәүләт белем стандартлары буенча дәрес эчтәлегенә туры килә.

Алга таба дәресләрдә уен технологиясен куллануның психологик һәм педагогик үзенчәлекләренә, чит тел лексикасына өйрәтүдә уеннарның методик яктан әһәмиятенә тукталып китәрбез.

        Чит телгә өйрәтүдә уеннарның методик яктан әһәмияте

Бүгенге көндә педагогик тәрбия һәм практиканың заманча таләпләргә җавап бирүе мөһим. Моның өчен укучыга карата мөнәсәбәт белән бергә укытуның эчтәлеге дә үзгәрергә тиеш.

Дәресләрне традицион булмаган формада укыту укытучыдан балалар белән эш тәҗрибәсе, дәресләрне төрлечә оештыра белү, теманы төрле технологияләргә нигезләнеп үткәрә белү осталыгы сорый. Мондый технологияләргә дәрес-аукцион, дәрес-КВН, дәрес-сәяхәт, дәрес-бәйге, дәрес-уен, диспут-дәрес, дәрес-шоу, семинар-дәрес керә.

Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора. Г.К.Селевко, максатчан юнәлеш буенча, дидактик (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану, гомумуку күнекмәләрен үстерү һ.б.); тәрбияви (мөстәкайльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү һ.б); үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б.); социальләштерүче (аралашу өйрәтү һ.б) уеннарны аера.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә бәйле һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә, нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа. Ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен өйрәнелә торган телнең җөмлә төзү кагыйдәләрен белү, лексик минимумга ия булу кирәк. Һәр баланың иптәшләре алдында аерылып торырга теләве, лидерлыкка омтылуы уен барышында да чагыла: бала яхшырак булырга омтыла. Уенда җиңүче булырга теләү телне өйрәнүгә өстәмә стимул булып тора.

II БҮЛЕК. РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАРГА ТАТАР ЛЕКСИКАСЫН ӨЙРӘТКӘНДӘ ЛЕКСИК УЕННАР КУЛЛАНУ

Рус телендә сөйләшүче 5 нче сыйныф укучыларына татар телен укытуда лексик уеннар

Баланың тормыш кагыйдәләрен уеннар ярдәмендә өйрәнүе күптән билгеле. А. С. Макаренко үзенең “Тәрбия турында лекцияләр”ендә дә бу турыда язып калдырган. Ул уенның бала өчен бик мөһим булуын искәртә, бала тормышыннан уенны алып ату тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин ди.

Бүгенге көндә уеннарның берничә төре бар, аларның һәркайсы билгеле бер максатка ирешү өчен кулланыла, үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия була. Уеннарның кайбер төрләрен чит тел лексикасына өйрәткәндә дә куллану отышлы. 5 нче сыйныфта үткәрелә торган дәресләрдә уен технологиясен куллану аеруча уңышлы. Беренчедән, әлеге сыйныфларда укучы балаларның яшь үзенчәлекләренә игътибар итәргә кирәк. Бу яшьтәге балалар тормыш белән уен аша танышуны кызыклырак таба. Икенчедән, уйнаган вакытта баланың тел өйрәнүгә сәләте тулырак ачыла. Уен уйнаган вакытта бала үз алдына куелган бурычларны, мәсьәләләрне чишәргә омтыла, иптәшләре белән аралашып, сорауларга җавап табарга тели.

Дәрестә кулланырга мөмкин булган уеннарны берничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин:

Предметлы уеннар.

  Түбән сыйныфларда тәрҗемәсез ысулны куллану уңышлырак санала. Бу ысул нигезенә балалар өйрәнергә тиешле яңа лексиканы тәрҗемә ярдәмендә аңлатмыйча, төрле рәсемнәр, предметлар, хәрәкәтләр, әлеге предметның үзенчәлекләрен, төп сыйфатларын санап китү ярдәмендә аңларга тиешләр. Предметлы уеннарны чит тел буларак татар телен укытканда да уңышлы кулланылырга мөмкин.

Әлеге төркем уеннарны диалоглар өйрәнгәндә дә кулланырга мөмкин. Дәрес барышында, әкият геройларын, төрле хайваннарны “кунакка чакырып”, тема үзләштерүне тагын да кызыклы оештырырга мөмкин. Әлеге “кунак” сорауларга дөрес җавап биргән, биремнәрне төгәл үтәгән укучыларга “бүләк”, мәсәлән, йолдызчык, биреп барса, балаларның дәрес уенда катнашу теләге тагын да үсәчәк.

Иҗади уеннар. Бу төркем уеннарга төрле сюжетлы уеннарны кертеп карарга мөмкин. Предметлы уеннарны яңа лексиканы өйрәтү этабында куллану отышлы булса, иҗади уеннар кабатлау яки белемнәрне ныгыту этабында файдалану өчен күбрәк туры киләләр. Әлеге уеннар укучыларны төрле тормыш ситуацияләрендә өйрәнгән сүзләрне кулланырга өйрәтә. Бирелгән төркемгә берничә төр уенны кертергә мөмкин. Мәсәлән, өйрәнелгән темага туры килә торган ситуация биреп (мәктәптә, ашханәдә, кунакта һ.б.), бирелгән ситуацияләрне сәхнәләштереп, уйнап күрсәтергә кушарга мөмкин. Бу очракта укучы үтелгән тема буенча алган яңа сүзләрне үз репликаларында мөмкин кадәр күп һәм урынлы куллана белергә тиеш.      

Техник уеннар. Әлеге уеннар укучыларның фикерләү тизлеген, яңа сүзләрнең язылышын истә калдыруын тикшерү өчен файдалы булып тора. Бу төркем уеннарга мисал итеп ребуслар чишү, берничә сүзне иҗеккә бүлеп, әлеге иҗекләрдән сүзләр төзү, бер сүздән берничә сүз төзеп язу кебек уеннарны китерергә мөмкин. Әлеге төр уеннар укучыларның дөрес язу күнекмәсен арттырырга ярдәм итә.

Тәҗрибәдән чыгып, дәрестә кулланырга мөмкин булган уеннарны тәкъдим итәбез:

“Вакыйга булган урыннан репортаж”

Укучылар билгеле бер вакыт эчендә төрле темаларга вакыйга булган урыннан репортаж әзерләргә тиешләр.

“Телдән портрет”

Сыйфат темасын өйрәнгәндә укучыларга сыйныфташларыннан кемне дә булса сурәтләргә дигән бирем бирелә. Бирелгән терәк сүзләр ярдәмендә иптәшләрен телдән сурәтлиләр. Алар кайсы укучы турында сүз барганын белергә тиешләр.

“Синквейн”

Билгеле бер кагыйдәләргә нигезләнгән ижади эш формасы. Ул шигьри формада язылган,  5 юлдан торган  кыска әдәби әсәр. Бу уен сөйләм эшчәнлеген үстерүдә мөһим роль уйный.

“Квант”

Укучылар 4 төркемгә бүленәләр. Укылган текст буенча укучылар аерым биремнәр үтиләр. (1 төркем - текст буенча терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр сайлап яза, 2 төркем – текст буенча тезислар төзи, 3 – текст буенча сорау җөмләләр төзи, 4 – текстның эчтәлеген чагылдырган схема төзи)

“Пазл”

 Пазл - төрле фрагментлардан торган логик уен, башваткыч. Бу уен  игътибарлылыкны, логик фикерләүне, эшчәнлекне эзлекле  оештыруны таләп итә. Бу уенны төрле формаларда кулланырга мөмкин. Мәсәлән, 5 сыйныфта “Иртәнге режим” темасын үткәндә бирелгән рәсемнәрдән эзлеклелекне саклап тема буенча пазл төзиләр. Укытучы тарафыннан бер пазл рәсемсез бирелә. Нәтиҗәдә укучылар эзлеклелекне югалтмыйча, буш урынны тулыландырып тема буенча бәйләнешле текст сөйлиләр.

Дәресләрдә Сингапур структураларын куллану да бик отышлы. Сорт-Кардс, Сингл Раунд Робин, Финкин Мэпс һәм башка  алымнар укучыларның алган белемнәрен ныгыту өчен ярдәм итә. Белемнәрне ныгыту өчен төрле типтагы схемаларны кулланырга мөмкин. Мәсәлән:

Сан темасын узганда сан төркемчәләрен классификацияләү өчен Финкин Мэпс стуктурасыннан Карта – дерево схемасы уңай нәтиҗәләр бирә. Укучыларга схеманы буш яки өлешчә төшенчәләрне язып тәкъдим итәргә була.  

Яңа лексиканы өйрәткәндә уеннар куллану балаларның игътибарын арттырачак, кызыксыну уятачак. Ә бу үз чиратында яңа материалның үзләштерелү дәрәҗәсенә уңай йогынты ясаячак. Шулай да укытучы һәр дәресне уенга корырга тиеш түгел. Уеннар бала өчен көтеп алына торган әйбер булырга тиеш, чөнки, һәр дәрестә уен технологиясен кулланган вакытта, укучыларның уеннарга ияләнү мөмкинлеге зур. Ә бала уенга ияләнсә, уеннарның нәтиҗәсе түбән булачак.

ЙОМГАК

Әлеге проект эшендә без нәтиҗәле ысулларның берсе булган уен технологиясенең рус телле балаларны татар лексикасына өйрәткәндә әһәмиятен тикшердек. Укучыларга яңа сүзләр өйрәткән вакытта укытучы игътибар итәргә тиеш булган фактларга тукталдык.

Тикшеренү барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

  1.  Сүзләрне аңлау яки мәгънәләрен белү генә җитми, бала яңа өйрәнгән материалны аралашкан вакытта иркен файдалана белергә тиеш. Укытучының төп максатларыннан берсе – баланы аралашырга өйрәтү.
  2. Бер генә технология яки методтан файдалану көтелгән нәтиҗәләрне бирмәскә мөмкин. Шуңа күрә дәрес барышында берничә төрле методикадан файдаланырга кирәк.
  3. Башка телләрне укыту методикаларында файдаланылучы уеннарны татар лексикасын өйрәткән вакытта да кулланырга мөмкин.
  4. Яңа материалны уеннар ярдәмендә бирү нәтиҗәле чара булып тора, чөнки бала өчен уен – көн саен башкарыла торган гадәти эш төре. Ул тирә-якны уен аша өйрәнә.
  5. Уеннарның күптөрле булуына игътибар иттек. Берничә классификациягә тукталып киттек. Дәрестә төркем эчендә, парлап яки индивидуаль башкарылырга мөмкин булган уеннарның әһәмиятле якларын билгеләдек. Мәсәлән, парларда уен уйнаткан вакытта, балалар бер-берсеннән яхшырак булырга омтыла, ярышта җиңү теләге аның бирелгән материалны үзләштерүенә китерә.
  6. Дифференциаль якын килеп укыткан вакытта да уеннарның әһәмияте зур. Мәсәлән, кроссвордлар тәкъдим иткән вакытта, әзерлек дәрәҗәләре төрле булган укучыларга төрле биремнәр әзерләргә мөмкин.
  7. Уеннар дәреснең аерым бер этабында кулланырга яисә дәрес тулысынча уен формасында булырга мөмкин.
  8. Рольле уеннар балаларны көндәлек тормышта аралашырга өйрәтә. Рольле уеннар вакытында укытучы нинди дә булса тормыш ситуациясен ала һәм балалар әлеге ситуацияне уйнап күрсәтергә тиеш булалар. Димәк, көндәлек тормышта әлеге ситуациягә юлыксалар, балалар югалып калмаячаклар.
  9. Укытучы шуны да истән чыгармаска тиеш: дәрестә уеннарны артык еш уйнатырга ярамый. Дәрес саен уеннар куллану баланың кызыксынуын киметергә мөмкин. Нәтиҗәдә куелган максатларга ирешелми. Уеннар дәреснең аерым бер өлешен генә алып торырга тиеш, мәсәлән, белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабында яңа өйрәнгән сүзләрне кабатлау өчен уеннардан файдаланырга мөмкин.

Димәк, әгәр дәресләрдә уеннарны урынлы һәм вакытлы куллансаң, зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Норматив документлар

1.Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теленнән үрнәк эш программасы. 5 – 9 сыйныфлар/Төзүче авторлары: Р.З.Хәйдәрова, К. С. Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова.  Казан, 2013.

2. Примерная рабочая программа по татарскому языку для общеобразовательных организаций с обучением на русском (для обучающихся, изучающих татарский язык) / Авторы-составители: Р.З.Хайдарова,К. С. Фатхуллова,Г.М.Ахметзянова.  Казань, 2015.

3. Татар теле.5 сыйныф: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек/Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова–  Казан: «Татармультфильм» нәшрияты, 2014.

Методик хезмәтләр

  1. Айдарова С. Х. К знаниям через игру: Методические разработки для учителей начальных классов, обучающих русскоязычных детей татарскому языку. – Казань: Изд-во ТГГИ, 1998. – 116 с.
  2. Айдарова С. Х. Белемнәргә уеннар аша / С. Х. Айдарова // Мәгариф. – 1995. - №1. – Б. 40-41
  3. Михайленко Т. М. Игровые технологии как вид педагогических технологий / Т. М. Михайленко // Педагогика: традиции и инновации: материалы междунар. науч. конф. (г. Челябинск, октябрь 2011 г.). Т. I. — Челябинск: Два комсомольца, 2011. — С. 140-146
  4. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре / Ф.Ф. Харисов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367 б.

Электрон ресурслар:

  1. Баронова С. А. Использование игровых технологий на уроках английского языка / http://rus.1september.ru
  2. Зиннәтуллин Р. К. Рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту. / http://smi.kazanobr.ru
  3. Федорова Ф. Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә заманча технологияләр. /http://nsportal.ru/shkola/inostrannye-yazyki/library/2013/09/15
  4. Хәйдәрова Р. Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру механизмы / http://magarif-uku.ru/teachers-room/kommunikativ-tekhnologiya-nigezende-u/


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Уен гына димә уенны …

Слайд 2

5 нче сыйныфта лексик уеннар Башкарды : 1. Миннебаева Гульнара Шамиль кызы , « А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей»ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 3

ПРОЕКТНЫҢ АКТУАЛЬЛЕГЕ: ФГОС таләпләре шартларында рус балаларына татар телен укытуда лексик уеннарның отышлылыгы ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕНЕҢ ТӨП МАКСАТЫ: рус телле балаларга татар лексикасын өйрәткәндә, уен технологияләрен куллануның әһәмиятен билгеләү һәм лексик уеннарны тәкъдим итү

Слайд 4

БУРЫЧЛАР: - р ус телле балаларны татар лексикасына өйрәткәндә уен технологиясенең уңышлы булу-булмавын ачыклау ; - т атар лексикасына өйрәтүдә кулланыла торган уеннарның төрләрен ачыклау; - уеннарны тәкъдим ит ү .

Слайд 5

УЕН – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала.

Слайд 6

ПАЗЛ

Слайд 10

Уен гына димә уенны … Уйдырып әйтә бел уеңны.

Слайд 11

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект эшчәнлеге.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. ...

Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.

Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....

Татар теленнән укыту проекты"5 сыйныфта ФДГС шартларында дәрес эшкәртмәсе"

Татар теленнән укыту пректы"5сыйныфта ФДГС шартларында дәрес эшкәртмәсе"                     Эчтәлег...

Проект на тему:«Профилактика ненормативной лексики в молодёжной среде посредством рэп – культуры»

Проект, ставший победителем многих конкурсов различного уровня. Уникален тем, что очень прост в реализации, не требует материальных вложений, интересен для детей и даёт хороший результат....

Лексика бүлеген кабатлау. 5 сыйныфта татар теле дәресе.

Дәрес БФДС таләпләренә туры китереп төзелгән....

Урок-проект "Почтительное отношение к слову. Лексика, или Создаём портрет слова"

Урок стал победителем регионального конкурса методических разработок. Был представлен на районном семинаре для директоров школ на базе МБОУ "Баскаковская средняя школа"...

Тел дигән дәрья бар (5нче сыйныфта лексик бәйге)

Исәнмесез, кадерле укучылар! Шаяннар һәм тапкырлар клубы үзенең  “Тел дигән дәрья бар” дип исемләнгән бәйгесен ачып җибәрә. “Иң татлы тел- туган тел, анаң сөйләп торг...