Биктимернең балачак истәлеге. (5нче сыйныфта Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен өйрәнү)
план-конспект урока (5 класс) на тему

Низамиева Рузиня Гадиевна

Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән яңа теманы өйрәнү дәресләрен эчтәлеге һәм формасы ягыннан заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырырга тырышам. Еш кына эзләнү-тикшеренү алымын, компьютер программаларын файдаланам, укучыларның фикерләрен  күренекле мәгърифәтче Р. Фәхреддин өйрәтмәләре белән ныгытып баруны уңышлы дип саныйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon f._husni._rasskazdoc.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Биктимернең балачак истәлеге. (5нче сыйныфта Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен өйрәнү)

Максат. Укучыларны  язучы Ф. Хөсни иҗаты белән тирәнрәк тагыштыру, “Сөйләнмәгән хикәя” әсәренең эчтәлегенә төшендерү; балаларда мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерү, матурлыкны күрә белергә өйрәтү, аларны хәрәкәт активлыгына чакыру, Р. Фәхреддин хезмәтләре белән таныштыру, аның өйрәтмәләренә таянып, укучыда матур сыйфатлар тәрбияләү.

 Җиһазлау. Дәреслек, язучының китаплары, мәгърифәтче Р. Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы, рәсем, компьютер слайдлары.

Метод һәм алымнар. Укытучы лекциясе, өстәмә материаллар кулланып әңгәмә үткәрү, тикшеренү, үзара фикер алышу.

Яңа педагогик технологияләр: блоклы-модульле система кулланып укыту.

Милли-төбәк компоненты: шәһәребезнең спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен мөмкинлекләрен искәртү, үткәрелгән чараларына күзәтү ясау.

Дәрес тибы: язучы әсәренә җентекле анализ ясау.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. Дәрес алып бару өчен уңай психологик халәт тудыру. (1нче слайд. “Кыш” рәсеме.) Исәнмесез, хәерле көн. Кәефләрегез ничек? Бүген нинди көн? (3нче февраль, сишәмбе көн). Әйе, февраль – кышның соңгы ае. Тышта ап–ак кар, саф һава. Сезнең күңелләрегез шикелле аклык, сафлык.  Урамда  рәхәт, нәкъ сезнең кәефләр кебек анда бик шәп, яхшы.

 

II Актуальләштерү.

Укытучы. Укучылар, быел олы галимебез, укытучы, тәрбияче Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 152 ел булды. (2 нче слайд. Р. Фәхреддин портреты) Аның туган көнен халкыбыз һәрчак зурлап билгеләп үтә. Без дә бүген дәрестә бөек мәгърифәтче Р.Фәхреддин фикерләренә таянырбыз, чөнки ул бик мәгънәле һәм кирәкле фикерләр язып калдырган.

III Төп өлеш.

Укытучы. Без үткән дәрестә күренекле язучы, татар әдәбиятының “йөзек кашы” булган Ф. Хөсни иҗаты белән таныша башладык. Искә төшерегез әле: аның нинди әсәрләрен беләсез? (3 нче слайд. “Наил белән солдат”, “Сөйләнмәгән хикәя”, “Йөзек кашы” һ. б.)

   Өйдә сез “Сөйләнмәгән хикәя” исемле әсәрен куып килдегез, ә бүген дәрестә шул хикәя турында сөйләшербез. Укучылар, әсәрнең исеменә игътибар итик әле. Ул ни өчен “Сөйләнмәгән хикәя” дип атала?

 - Язучы моңа кадәр бер кешегә дә сөйләмәгән.

- Ни өчен?

- Чөнки бу хәл Биктимернең башыннан үткән, ул сөйләргә кушмаган.

- Дөрес. Димәк, нинди нәтиҗә ясый алабыз?

- Кеше серен  башкаларга сөйләргә ярамый.

- Вәгъдә бирсәң, аны үтәргә кирәк.

- Р. Фәхреддиннең бу хакта әйткән сүзләре белән танышыйк. (Р. Фәхреддин портреты һәм вәгъдәдә тору кирәклеге әйтелгән сүзләре язылган 4 нче слайд.)

- Хикәядәге вакыйга кайчан була?

- Күптән, әллә кайчан  була

-Моны каян күрәбез?

- Еллар авыр, Биктимерләрнең коймак пешерергә табалары да юк, коймакны да бик сирәк пешерәләр.

- Коймакны пешерергә таба юк.  Алар бу хәлдән ничек чыгалар?

- Танышларыннан алып торырга булалар.

- Әнисе Маһруй апа йомышка кемне җибәрә?

- Биктимерне.

- Шул өзекне укып карыйк. (Укучылар өзекне укыйлар). Моннан нинди нәтиҗә ясый алабыз?

- Әти- әни сүзен тыңларга кирәк. (Р. Фәхреддиннең “Ата-аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен тыңлагыз” дигән сүзләре язылган 5 нче слайд)

-  Биктимернең юлы кайдан үтә? Шул хакта сөйләгез әле.

-  Тау шуучы балалар яныннан. (6нчы слайд. Тау шуучы балалар рәсеме)  Биктимер аларга бик кызыга. Аның да шуасы килә, ләкин чанасы юк. Ул аптырап тормый, табасына утыра да шуа башлый

- Нәтиҗә ясыйбыз. Биктимердә нинди сыйфат бар?

-Ул тапкыр, уйлап табарга оста.

-  Биктимер таудан шуганда нинди хисләр кичерә?

- Аңа рәхәт, битләре уттай яна. (Өзек укыла). (161 нче бит)

- Ник шулай  бәхет диңгезендә йөзә соң ул? (Биктимернең таудан табага утырып  шууы сурәтләнгән рәсем эленә.) Битләре нилектән кызарган, матурайган?

- Чөнки ул таудан шуа, хәрәкәтләнә. Көн салкын булса да, ул туңмый.

- Әйе, укучылар, хәрәкәтләнү, спорт белән дус булу күңелне күтәрә, рәхәтлек бирә. (“Буа алан” ында үткәрелгән чаңгы ярышы сурәтләнгән фотолар куелган 7 нче слайд)) Спорт белән шөгыльләнгән кеше сәламәт була. Ә сез  чана, чаңгы шуарга яратасызмы соң? “Буа аланы” нда үткәрелгән ярышларда катнашасызмы? (Балалар сөйлиләр)

Нәтиҗә ясыйбыз: хәрәкәттә-бәрәкәт. (Физкультминут.)

Кышын чаңгыда йөрибез,

Җәен суда йөзәбез,

Сикерәбез, йөгерәбез,

Һәм нык булып үсәбез. 

(8 нче слайд. Р. Фәхреддин сүзләре. “Хәрәкәтләнү, күнегүләр ясау фикерне уята, сәламәтлекне ныгыта”)

- Биктимер рәхәтләнеп шуа да шуа, йомышны оныта. Исенә төшеп, өенә кайтканда, бик соң була . Әнисе аны ничек каршы ала?

- Әнисе малайны орыша. Ул тау шууга бирелеп, коймак, таба турында бөтенләй оныта.

- Әнисе дөрес эшлиме?

-  Әйе, ул әнисе әйткәнне онытты бит.

- Әтисе ничек кабул итә?

-  Ул яклый.

- Чөнки тормыш болай да авыр, -ди.

 - Аннары ничек дип өстәп куя? Сезнең фикерегез?

- Малай онытып дөрес эшләми, билгеле, шулай да аны аңлап була. Ул бит әле кечкенә, балаларның тау шуганын күргәч, аның да шуасы килә. Онытылып китә

- Соңыннан Биктимер әти-әнисе сүзен гел онытырмы икән? Өзекне укыйбыз.(162 нче бит) Нәтиҗә ясыйбыз. (Әти -әни - бала өчен иң кадерле кешеләр.)

- Укучылар, Биктимергә нинди сыйфатлар хас булды? Ул нинди малай?

- Әти -әнисен тыңлый, хәрәкәтчән, кызыгучан, уйлап табучан, тапкыр, үз хатасын аңлый, әйбәт малай.

 (9 нчы слайд.  Р. Фәхреддин. “Ата-аналарыгыз сезне яшь вакытыгызда тәрбияләп үстерделәр, сез дә, үскәч, аларга ярдәм итегез”.)

- Үскәч, малай  кем, нинди һөнәр иясе була?

 - Инженер. Уйлап табучы була.

- Шулай итеп, укучылар, сезгә хикәя ошадымы? Ни өчен?

- Ошады, ул кызык, мәгънәле, анда сүз безнең кебек малай турында бара. Малай, әнисенең әйткәнен онытса да, безгә ошады. Соңыннан ул хатасын аңлады бит.

- Әйе, укучылар, хикәя кызыклы, Ф. Хөсни, гомумән, хикәяләрне бик оста яза, теле бай. Бу   турыда башка язучыларның әйткән сүзләрен укыйк.. (10 нчы слайд.“ Фатих Хөсни – үзе бер дөнья... Без, язучылар, хөснинең тел байлыгына сокланабыз”.  И. Гази.)

Әсәрдән фразеологик әйтелмәләр таптырыла.

  • Укучылар,  әсәрне  ничек үзләштерүегезне тикшереп алабыз. (Тестлар эшләнә һәм тикшерелә)

IV Дәрескә йомгак ясала.

 Өйдә “Минем иң истәлекле көнем”, “Биктимер - әйбәт малай” дигән темаларның берсенә хикәя язып килергә кушыла.

Тест.

  1. Сөйләнмәгән хикәя”нең авторы-

а) А. Алиш;

ә) Д. Аппакова;

б) Ф. Хөсни.

2. “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрендә төп герой-

А) Бикташ;

ә) Бикбулат;

б) Биктимер.

3 Чана урынына малай кулланган савыт:

А) таба;

ә) табак;

б) тәлинкә.

4. Сәламәтлекне ныгыта-

А) телевизор карау;

ә) компьютерда уйнау;

б) спорт.

5. Биктимер, үскәч, кем була?

А) Укытучы;

ә) рәссам;

б) инженер.

6. Дәрестә  мәгърифәтче – галим фикерләренә таяндык. Ул кем?

А) К. Насыйри;

ә) Р. Фәхреддин;

     б) Г. Ибраһимов


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте. 5нче сыйныфта укучы рус мәктәбенең татар балалары өчен.

Фәнис Яруллинның "Кояштагы тап" әкияте белән таныштыру. Әкият арткылы ялганлау, әнисенә дорфа эндәшү начар гадәт икәнен төшендерү....

” Дуслар белән күңелле” темасына 5нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

rdquo; Дуслар белән күңелле”  темасына 5нче сыйныфта  бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...