Татар теле һәм әдәбиятын укытуда уен технологиясе
презентация к уроку (6 класс) на тему

Ахунова Венера Салиховна

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә, бигрәк тә 5-6 сыйныфларда, уен элементларын куллану отышлы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uen_tehnologiyase.pptx1.62 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Укучы мәктәптә үзе нәрсә дә булса иҗат итәргә өйрәнмәсә , ул тормышта да һәрвакыт башкаларны кабатлап кына яшәячәк . Л.Н . Толстой

Слайд 3

Тәнкыйди фикерләү технологиясе фәлсәфә , психология, педагогика фәннәренә нигезләнә . Аның авторлары – америка галимнәре Чарльз Темпл, Дженни Стил , Курт Мередит , Скот Уолтер . Россиядә бу технология 1997 еллардан гына кулланыла башлый .

Слайд 4

Тәнкыйди фикерләү технологиясе буенча үткәрелә торган дәрес гадәттә 3 этаптан тора : Кызыксындыру – булган белемнәрне искә төшерү ; яңа темага карата кызыксыну уяту ; укучыларда максат булдыру . ( Укучы үзалдына “Мин нәрсә беләм ?” , “ Нәрсә белергә телим ?” дигән күзаллау формалаштырырга тиеш .) Аңлау , мәгънәсенә төшенү – яңа мәгълүматны кабул итү , максатларны ассызыклау . ( Укучы беренче өлештә куелган сорауларга җавап таба . Монда аңа укытучы , иптәшләре ярдәм итә .) 3. Рефлексия – өйрәнелгән мәгълүматны иҗади анализлау,бәяләү , яңа максатлар кую. Укучының үзе ясаган нәтиҗәләре мөһим .

Слайд 5

Дәреснең беренче этабында идеяләр “кәрзине”, кластер , буталган логик чылбыр , фаразлар агачы , дөрес һәм ялгыш фикерләр һ .б. кулланыла . Икенче этапта ми һөҗүме , инсерт , фишбоун , туктап уку , саллы һәм гади сораулар , Блум ромашкасы , плюс – минус кызыклы , беләм – белергә телим – белдем таблицаларын тутыру һ.б . алымнар отышлы . Өченче этапта исә эссе, синквейн , рафт , борт журналы, фикерләүнең алты эшләпәсе кебек алымнар кулланыла .

Слайд 6

Исем ялгызлык уртаклык килеш ия Кластер төзү алымы – булган белемнәрне системага салудан гыйбарәт . Кластер сүзе бәйләм , тәлгәш дигәнне аңлата .

Слайд 7

Фикерләүнең алты эшләпәсе . Бу алым рефлексия этабында кулланыла . Класс 6 төркемгә бүленә . Һәр төркем үзенең эшләпәсен киеп карый : бер проблема 6 яктан ачыклана . Ак эшләпә : нинди мәгълүмат белдегез ? Фактлар . Сары эшләпә : өйрәнгән мәгълүматның уңай яклары . Позитив фикерләр . Кара эшләпә : нинди тискәре яклары күренде ? Тәнкыйть күзлегеннән карау . Кызыл эшләпә : сездә нинди хисләр туды ? Эмоциональ кабул итү . Яшел эшләпә : иҗади фикерләү , фаразлар . Зәңгәр эшләпә : фикерләүне гомумиләштерү . Йомгак ясау .

Слайд 8

Тәнкыйди фикер йөртү технологиясе нигезендә оештырылган дәресләрнең мөһим өлеше булып уен технологиясе тора. Уен – гаҗәеп киң төшенчә . Шиллер уенны “ һәр сәнгатьнең нигезе ” дип санаган . Уен – мәҗбүрилектән котылу юлы, иҗат эшенең беренче адымы .

Слайд 9

Уеннарны берничә төргә бүлеп йөртәләр : дидактик уеннар ( укучыларда белем – күнекмәләр формалаштыруга һәм камилләштерүгә , танып – белү эшчәнлеген киңәйтә ), тәрбияви уеннар , иҗади уеннар , коммуникатив уеннар .

Слайд 10

Үткәрү методикасы буенча да алар бик күп төргә бүленә : - предметлы уеннар , - сюжетлы , - рольле , - эшлекле һ.б . Формалары ягыннан : - телдән , - язма , - өстәл һәм хәрәкәтле уеннар була .

Слайд 11

Игътибарыгыз өчен рәхмәт


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер - класс «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

 Укытучы елы-2012  конкурсына үткәрелгән мастер-класс...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда ситуатив күнегүләрнең роле

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда ситуатив күнегүләрнең роле Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законны тормышка ашыру шартларында татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен ба...

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укытуда ярдәмлекләр(дәрес эшкәртмәләре)

Татар телен дәүләт теле буларак укыту телне аралашу чарасы, укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт.Татар теле танып б...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы

Проект методы эшчәнлегенең эпиграфы итеп түбәндәге юлларны кулланыр идем: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”....

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле урын алып тора. Бу методлар белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү эшчәнлеген...