Хамидуллина Алсу Фаритовна

Учитель – свеча, которая светит другим, сгорая сама

прежде всего быть ЧЕЛОВЕКОМ С БОЛЬШОЙ БУКВЫ

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: читать

Увлечения: спорт

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с. Большие Кайбицы Кайбицкий район

Место работы: МБОУ "Большекайбицкая СОШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/alsuhamidramblerru
Алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар.
Риза Фәхретдин

Заман укытучысы.  Ул нинди булырга тиеш? Бу сорау белән мин үземә еш мөрәҗәгать итәм, чөнки ул - минем яраткан эшем. Юк, эшем генә түгел, киләчәгемне аннан башка күз алдына китерә алмслык тормышым. Шкаловский әйткәнчә: ”Һөнәр ул – мәхәббәт шикелле, ә мәхәббәттә һәркем үзенә тиешле өлешкә генә лаек“. Укытучылык – минем өлешемә тигән көмешем. Бу һөнәр үзендә берьюлы ике капма-каршы сыйфатны берләштерә: йомшаклык һәм таләпчәнлек. Бу кушылмада укытучының акылы да, тәҗрибәсе дә, холкы да, эчке дөньясы да чагылыш таба. Бер карасаң ул  белем бирә, ә икенче карасаң, гомер буе укучыларыннан үзе өйрәнә. Укытучы - белем иленен ишеген ачучы ачкыч, киләчәк буынның белемле, әхлаклы булуы өчен җанын-тәнен биреп биреп тырышучы фидакарь җан.

О себе

Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялланган кеше.

Ис­тә, ба­ры­сы да ис­тә... Әле кай­чан гы­на әни­ем­нең  ыша­ныч­лы  кул­ла­ры­на то­ты­нып,  мәк­тәп бу­са­га­сын ат­лап кер­гән идем. Өс­тем­дә – ме­нә-ме­нә очып ки­тәр­гә әзер кү­бә­ләк­не хә­тер­ләт­кән ап-ак алъ­яп­кыч, ике як­ка үреп сал­ган то­лым­нар­да – ап-ак тас­ма­лар, күңел­дә – ап-ак хы­ял­лар...

 Мәк­тәп­не тә­мам­ла­ган­га да ике дис­тә елга якын ва­кыт уз­ды. Ә тор­мыш юл­ла­рым мәк­тәп­тән ба­ры­бер ае­рыл­ма­ды. Хә­зер ин­де үзем укы­ту­чы. Һәр ир­тә­не дә­рес­кә ашык­кан­да да, сый­ныф ише­ген ачып кер­гән ва­кыт­та да, ба­ла­лар­ның җа­вап кө­теп те­кәл­гән со­рау­лы күз ка­раш­ла­рын күр­гән­дә дә, ирек­сез­дән ба­ла­ча­гым күз ал­ды­ма ки­леп ба­са. Мәк­тәп ел­ла­ры­ның як­ты ха­ти­рә­се җа­ным­ны җы­лы­тып җи­бә­рә. Һәм мин һәр­кем өчен тәү­ге уку йор­ты бул­ган мәк­тәп­нең ке­ше тор­мы­шын­да ни­ка­дәр мөһим урын тот­кан­лы­гы­на янә бер тап­кыр ыша­нам. Мин укыт­кан ба­ла­лар да ба­ла­чак ел­ла­рын, мәк­тәп­тә укы­ган чак­ла­рын ба­ры як­ты итеп ке­нә ис­кә ала ал­сын­нар өчен ку­лым­нан кил­гән­нең ба­ры­сын да эш­ләр­гә ти­еш­мен дип үз-үзе­мә чи­рат­та­гы мәр­тә­бә сүз би­рәм.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Әмирхан Еники "Матурлык", "Әйтелмәгән васыять", "Гөләндәм туташ хатирәсе", һ.б

Аяз Гыйләҗев "Җомга көн кич белән", " Язгы кәрваннар", "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят"

Мөхәммәт Мәһдиев "Без 41 нче ел балалары", "Фронтовиклар"

Илдар Юзеев "Гашыйклар тавы"

Мой взгляд на мир

Мәк­тәп һәм җәм­гы­ять. Әле­ге төшен­чә­ләр­не бер-бер­сен­нән ае­рып ка­рау мөм­кин тү­гел. Алар­ны ае­рыр­га яра­мый да. Чөн­ки мәк­тәп шул ук җәм­гы­ять­нең бер ки­сә­ге бит ин­де. Алай гы­на да тү­гел, га­ять әһә­ми­ят­ле ки­сә­ге.

Ба­ла­ның күб­рәк ва­кы­ты га­дәт­тә мәк­тәп­тә үтә. Ир­тән ир­түк эш­кә ашы­га әти-әни, кич бе­лән арып-та­лып кай­тып ке­рә. Йө­рәк па­рә­се­нең хәл­лә­ре бе­лән кы­зык­сы­ныр­га, аның бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә, ял ва­кыт­ла­рын күңел­ле һәм фай­да­лы итеп үт­кә­рү ту­рын­да уй­лар­га ва­кы­ты да, те­лә­ге дә бик аз ка­ла аның. Ба­ла исә көн буе ди­яр­лек мәк­тәп­тә бу­ла. Өс­тә­мә дә­рес­ләр­гә, тү­гә­рәк­ләр­гә дә ка­ла әле ул.

Ба­ла­ның нин­ди өл­кә­гә тар­ты­лу­ын, аны күб­рәк нәр­сә кы­зык­сын­ды­ру­ын, нин­ди сә­ләт­лә­ре бар икән­лек­не без – укы­ту­чы­лар иң нык си­зү­че­ләр­дер дә әле. Тө­гәл фән­нәр­не ярат­кан ба­ла ки­лә­чәк­тә прог­рам­мист, компь­ю­тер ос­та­сы бу­лып ки­тәр­гә мөм­кин. Тел фән­нә­рен үз ит­кән егет-кыз­лар­дан ме­нә ди­гән язу­чы­лар, га­лим­нәр чы­гуы бар. Мө­гал­лим ба­ла­га тор­мыш­та кай­сы юл­дан ки­тәр­гә ки­рәк­ле­ген дә ,ни­чек яшәр­гә ки­рәк­ле­ген дә өй­рә­тә бе­лер­гә, авыр һәм кат­лау­лы за­ман­да юга­лып кал­мас өчен акыл­лы ки­ңәш­лә­ре бе­лән яр­дәм итә бе­лер­гә ти­еш. Һәр як­тан үр­нәк бу­луы со­ра­ла укы­ту­чы­ның. Шул шарт­лар­да мөгаллим уку­чы­ла ры җәм­гы­ять­нең ак­тив, ал­дын­гы ка­раш­лы ке­ше­лә­ре бу­лып үсә­чәк.

Мои достижения

  • - Диплом РОО «Лучший учитель подготовивший победителя предметных олимпиад» 2013;
  • - Почетная грамота Министерства образования и науки Республики Татарстан «За подготовку призера в республиканской олимпиаде по татарской литературе» 2013;
  • - Почетная грамота Министерства образования и науки Республики Татарстан «За подготовку призера в республиканской олимпиаде по татарскому языку» 2014; 
  • - Диплом победителя в номинации «Иң гыйлемле татар теле укытучысы” в конкурсе мастер-классов “Туган тел” 2013
  • - Грамота РОО за 3 место в конкурсе “Учитель года 2014»
  • - Диплом КФУ 2014г. ( Прот №31 от 29.04.2014)
  • Почетная грамота РТ 2015
  • -Диплом победителя в заключительном этапе Всероссийского конкурса мастер-класса учителей родного языка и литературы  "Туган тел" 2018г.
  • - Грамота МО и РТ за подготовку призера заключительного этапа республиканской олимпиады школьников по татарской литературе 2018г.
  • -  Грамота МО и РТ за подготовку победителя заключительного этапа республиканской олимпиады школьников по татарскому языку 2019г.
  • - Диплом абсолютного победителя I степени  Всероссийского конкурса «Авыл укытучысы  - 2018» 
  • -Грамота МОиН РТ за подготовку победителя и призера заключительного этапа республиканской олимпиады по татарской литературе 2019г 
  • - Нагрудный знак РТ "За заслуги в образовании", 2019
  • Грамоты МО и РТ за подготовку призера заключительного этапа республиканской олимпиады по татарскому языку и татарской литературе 2021г.
  • Диплом 1 степени в республиканском конкурск дидактических разработок "Туган илем - халыкларның уртак йорты посвященный к Единству народов 2021г.

Моё портфолио

Башка һөнәрләрдән нәрсә белән аерыла соң ул? Бала янында бала, олы кеше янында киңәш бирә белерлек аксакал булуы белән, әлбәттә. Моның өчен психология фәнен белергә, заман техногияләреннән, фән яңалыкларыннан хәбәрдар булу зарур. Укытучы уңай сыйфатларның барысын да үзенә туплаган профессионал, кирәк булса ул артист та, рәссам да, язучы-шагыйрь дә, спортсмен да булырга тиеш. Педагогик эшчәнлек бик күп кечкенә кисәкләрдән җыелган мозаиканы хәтерләтә. Аны төсе, формасы тәңгәл килерлек  итеп җыю бик авыр һәм четерекле эш. Кайчакларда яңадан да сүтеп җыярга туры килә. Тик кайсы гына стадияне алсаң да, анда укучыны уйларга, эшләргә, иҗат итәргә, анализ бирергә өйрәтү булырга тиеш. Халык мәкалендәгечә: ”Ач кешегә кыздырган балык түгел, кармак бирергә кирәк“. Укучы синең белән бәхәсләшсен, үз фикерен әйтсен, аны исбатларга өйрәнсен. Һәр баланың яшерен сәләтен ачу – алмаз табу белән бер. Эзләү өчен дә вакыт һәм тырышлык  кирәк, тапкач та эшкәртеп бриллиант ясарлык осталык булуы мөһим. Р.Фәхретдин фикеренчә, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар. Бары тик баланың тиешле кылын дөрес итеп җайлау кирәк, скрипка да кылларын җайламыйча дөрес итеп уйнамый бит. Ә бу очракта укытучының төп коралы – дөрес төзелгән дәрес. В.А.Сухомлинский ”Укытучы яхшы дәрескә гомере буе әзерләнә“,- дигән. Дәресеңдә барлык укучыңа да игътибарың җитеп, аларны эшләтә аласың икән – дәресең уңышлы үтте, димәк. Ә битарафлык - синең һәм дәресеңнең иң явыз дошманың. Дәреснең һәр мизгеле гыйлем һәм тәрбия бирүгә омтылган булырга тиеш.

        

Укытучы! Алтыннардан коеп

Салган һәйкәл генә аз сиңа.

Кешелеккә иткән игелегең

Рәхмәт булып кайтсын үзеңә!

 Хөрмәт булып кайтсын ул сиңа

Мои публикации:
Внеклассная работа
Классное руководство
Краеведение
Родной язык и литература
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: