"Хисаметдин менла" әсәрендә мәгърифәтчелек бирелеше
план-конспект урока (10 класс) по теме

Хамидуллина Алсу Фаритовна
  1. М.Акъегетнең "Хисаметдин менла" әсәрендә  мәгърифәтчелек идеяләрен ачыклау;
  2. Укучыларның бәйләнешле сөйләмен, фикер йөртү активлыгын, игътибар координациясен үстерү күнекмәсен ныгыту;
  3. Белемгә омтылыш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_deres_10kl.docx100.66 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: "Хисаметдин менла" әсәрендә мәгърифәтчелек бирелеше

 Эпиграф: ”Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,,                                        

Максат:

  1. М.Акъегетнең "Хисаметдин менла" әсәрендә                          мәгърифәтчелек идеяләрен ачыклау;
  2. Укучыларның бәйләнешле сөйләмен, фикер йөртү активлыгын, игътибар координациясен үстерү күнекмәсен ныгыту;
  3. Белемгә омтылыш тәрбияләү.

Метод: "Кар йомарламы”, "Спич" чыгыш элементларын файдалану, монологик сөйләм үстерү, әңгәмә, текст өстендә эш, “асcоциация" уенын үткәрү, анализлау.

Өстәмә материал: М.Акъегет портреты,  китаплар күргәзмәсе, канатлы сүзләр.

Дәрес барышы

I Оештыру моменты

II Актуальләштерү

Хәзинәләрне борын-борыннан

Эзләп бакканнар төрле урыннан

Мөгаен син дә уйга каласың

Хәзинә диеп хыялланасың

Ята кебектер таулар артында

Ә үзе сиңа бик тә якында  

Шүкәт Галиевнең “Хәзинә” әсәреннән  өзекне   мин   бүгенге  дәрес  темасын  тагын   да  тулырак ачар  өчен китердем.

Бүген без дәрестә М.Акъегетнең “Хисаметдин менла" исемле милли романындагы мәгърифәтчелек бирелешен ачыклап китәрбез, Белемле булуның ни дәрәҗәдә отышлы, кирәкле икәненә тагы бер кат төшенербез.

Финк-Райт- Раунд –Робин

Әгәр гыйлем булмаса? Соравына җавапны 30 секунд битләргә язалар һәм түгәрәк буенча җавап бирәләр

Ә хәзер әйдәгез Гыйлемнең өстенлеге турында кемнәр нинди фикерләр язып калдыруын  искә төшерәбез.    

Мәңге яшәргә теләсәң, и угыл,

Ал гыйлем, чөнки тереклек суы ул. М Колый

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.

Г. Утыз-Имәни.

Борынгылар: «Кытайга барып булса да, белем алыгыз»,− дигәннәр. Белем генә кешегә тормыштагы киртәләрне җимерергә, максатыңа ирешеп, бәхетле яшәргә мөмкинлек бирә.      Мәгърифәтче К. Насыйри «Әбүгалисина» повестенда белемнең могҗизалар тудыруга сәләтле булуын күрсәтә.

Әбүгалисина белән Әбелхарис бер ел буена мәгарәдә бикләнеп белем алалар. Автор, дөньяның бөтен мәшәкатьләреннән аерылып, онытылып, күңел биреп өйрәнгәндә генә гыйлемнең тирән серләренә төшенергә мөмкин, дип әйтергә тели.

Гыйлем халыкка, тормышны яхшыртуга хезмәт итәргә тиеш. Әбүгалисина гади халык вәкиле хәлвәфрүшкә булыша. Аның хезмәтен җиңеләйтә, керемен арттыра, сөйгәне − патша кызы белән очраштырып, аларны бәхетле итә. Ул һәр адымыңда яхшылык кыла, шуңа Әбелхарисны да җиңә.

Әбелхарис, киресенчә, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, патшага хезмәт итә, белемен ул бары тик начар ниятләрен тормышка ашыру өчен генә файдалана, яхшылыкка каршы чыга. Белеме дә Әбүгалисинаныкыннан түбәнрәк була, ул җиңелә һәм һәлак була.

Шулай да, автор безне бернәрсәгә ныклап ышандыра: белем һәркемгә һәм һәрвакыт кирәк. Алган белемең кешеләр бәхетенә, матурлыкка, мәхәббәткә, гаделлеккә, яхшылыкка хезмәт итәргә тиеш.  

   

3. Практик күнекмәләрне ныгыту.

  1. Ә хәзер,әйдәгез әсәргә  кайтабыз.  Романда  Хисаметдин менла белән таныштык, аңа характеристика бирү максатыннан Модель Фрейер тутырабыз.

  1. Мәгърифәтчелек идеяләре|чагылган өлешләрне табып укыйк әле. (өлешләр укыла, анализлана)
  2. Укыганнардан чыгып, романы белән М.Акъегет нәрсә әйтергә теләгән?                     (укучылар нәтиҗә чыгара)
  • Нәтиҗәдә мәгърифәт - кешенең күзен ача. Белемле кеше шәхескә әйләнә.Шәхес үзен-үзе яклый ала. Милләткә белемле яшьләр кирәк.

Микс Пеа Шеа

1 Югары белем алу кирәкме?

  1. "Спич" момент, 2 укучыга "Белемсез халыкның тормышы", "Мәгърифәтле милләтнең киләчәге"темасына 30 сек. чыгыш,
  1. Мәгърифәтле милләтнең бүгенге көндә нинди көчле шәхесләре бар соң?
  • Татарстан җирлегендәге хөрмәткә лаеклы кешеләре белән беррәттән  чит илләрдәге милләттәшләребез дә бар: С.Гобәйдуллина, Р.Нуриев, Р.Бохараев, И.Мөхәммәдиев, Р.Сәгъдиев, Ирек Мөхәммәдиев                                           (фотолары күрсәтелә)

4. Йомгаклау.

  • Ярый,  укучылар, дәрестә сөйләшкәннәрдән чыгып, М,Акъегетнең "Хисаметдин менла" романында мәгърифәтчелек реализмы бирелеше дип әйтүгә ,күз алдына нәрсә килә?    "Ассоциация" уены тактада башкарыла.

(укытучы тактада роман исемен яза, укучылар ассоциацияләрне әйтеп яздыралар. Ассоциация буенча укучы дәрескә йомгак ясый)

  • Хисаметдин  менла, Әбүзәр,  Гаисә,  Мохтар-  чын  бәхетле  кешеләр.  (Эпиграфка кайту)

Гыйлем - яшьрен хәзинә, кем таба,

Ике дөнья байлыгы булыр аңа.

Күп гыйлемле булса адәм - байдыр ул,

Башкалар йолдыз кебектер, - айдыр ул.  

Бүгенге тормышта, укучылар, белемсез - дөнья мәгънәсез. Укуыгызны дәвам итәсегез килсә дә, эшкә урнашасыгыз килсә дә - бөтенесе белемгә кайтып кала. Бүгенге сөйләшүебездән чыгып, өйдә  "Белемле булу минем өчен...”темасына язма рәвештә фикерләрегезне ачып килегез (билгеләр әйтелә).                            


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2.         Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...

"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт темасының бирелеше" темасына мәкалә..

"Г. Тукайның мәкаләләрендә милләт бирелеше" темасына мәкалә....

Ризаэддин Фәхреддиннең проза әсәрләрендә мәгърифәтчелек карашлары

Дәрес эшкәртмәсе күренекле мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин иҗатына багышлана....

К. Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы.

К.Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы...