Ризаэддин Фәхреддиннең проза әсәрләрендә мәгърифәтчелек карашлары
план-конспект урока (10 класс) на тему

Дәрес эшкәртмәсе күренекле мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин иҗатына багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r.fhreddin_dres_eshkrtmse_sadyykova_g.m._1nche_mktp.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

                                                       Дәрес эшкәртмәсе          

Ризаэддин Фәхреддиннең  проза әсәрләрендә мәгърифәтчелек карашлары  

(10 нчы сыйныф)  

                                                                                Алабуга шәhәре 1 нче урта мәктәбенең                                                                                                                                                            

                                                                                1 нче категорияле татар теле hәм                                                                                

                                                                                әдәбияты укытучысы

                                                                                Садыйкова Гөлсинә Минзариф кызы

                                     

  Максат: 1.Күренекле татар галиме, тарихчы,  мәгърифәтче, педагог, дин әhеле, язучы Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы hәм әдәби иҗаты  белән таныштыру; “Сәлимә, яки гыйффәт”, “Әсма, яки гамәл вә җәза” әсәрләрендә  киң чагылыш тапкан мәгърифәтчелек карашларын күзәтү.

 2.Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү, сөйләм телләрен баету.

 3.Татар халкының бөек шәхесләренә карата ихтирам хисе, аларның әсәрләрен өйрәнүгә кызыксыну, милли үзаң тәрбияләү.

  Җиhазлау: Ризаэддин Фәхреддиннең портреты, хезмәтләреннән күргәзмә, тормыш юлы hәм иҗаты турында презентация.

  Дәрес барышы

І.Дәресне оештыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

ІІ.Актуальләштерү.

- Бүгенге дәрескә сез китапханәдән күренекле мәгърифәтче язучы Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен алып килергә тиеш идегез. (Хезмәтләреннән күргәзмә оештыру, фикер алышу,)  

ІІІ.Төп өлеш.

   1.Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы hәм иҗаты турында презентация карау.

   2.Ризаэддин Фәхреддиннең биографиясе белән таныштыру.

    - Күренекле татар галиме, мәгърифәтче,  тарихчы, педагог, дин әhеле, язучы Ризаэддин Фәхреддин 1859 елның 17 гыйнварында  элеккеге Самара губернасы Бөгелмә өязе, хәзерге Татарстанның Әлмәт районы  Кичүчат авылында мулла гаиләсендә  дөньяга килә. Ризаэддин Фәхреддин белем серләренә гаиләдә төшенә башлый, иң беренче дәресләрне әнисе Мәхүбә абыстайдан hәм әтисе Фәхреддин хәзрәттән ала.

 7 яшенә җиткәч, аны мәдрәсәгә укырга бирәләр. Кичүчат – кечкенә авыл, шуңа күрә мәдрәсәсе дә әллә ни зур булмый. Ризаэддинне тирә- якта дан тоткан зур мәдрәсәле  Түбән Чыршылы авылына илтәләр. Ул анда 10 елга якын укый,төрек, гарәп, фарсы, соңыннан үзлегеннән рус телләрен өйрәнә. Мәдрәсәдә укыган елларында ук Ризаэддин Фәхреддин  Шиhабетдин Мәрҗани хезмәтләрен өйрәнә hәм алар аның тормышына  зур йогынты ясыйлар.

    Мәдрәсәнең өлкән сыйныфларында укыганда ук Ризаэддин Фәхреддин башлангыч сыйныф укучыларын укыта. Дөньяви фәннәр укытуы, укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар куллануы белән ул бик тиз танылып өлгерә hәм сайлаган hөнәренә гомере буе тугры кала. Мәдрәсәне тәмамлап, мөгаллим булып эшли башлагач, аның берничә китабы басылып чыга. Фәнни эш белән мавыга, китаплар, мәкаләләр яза, татар халкының тарихы hәм әдәбияты белән бәйле тарихи чыганакларны, истәлекләрне җыя, тәртипкә сала.

    1891 елда Уфага Диния нәзарәтенә казыйлык хезмәтенә чакырыла. Диния нәзарәте архивындагы бик күп кулъязмаларны тикшереп, тәртипкә сала, татар укымышлылары, мулла hәм мөдәррисләре, әдип hәм шагыйрьләре турында гаять бай мәгълүматлар тупланган күп томлы “Асар”(әсәр сүзенең күплек саны; эзләр, ядкәрләр дигән мәгънәдә дә) дигән хезмәтен яза башлый. Бу тарихи хезмәтнең

І кисәге 1900 елда Казанда, ІІ кисәге – 1901, ІІІ кисәге – 1903, Іv-vІІІ кисәкләре 1904 елда Оренбургта басылып чыга. Бу хезмәт татар мәгарифе, әдәбияты тарихын өйрәнү өчен бай чыганак булып тора, ул барлыгы 15 кисәктән тора. Анда Әбелмәних Каргалый, hибәтулла Салихов, Шәмседдин Зәки h.б. бик күп укымышлыларның биографиясенә hәм әсәрләренә караган мәгълүматлар китерелә. Мифтахетдин Акмулла, Шиhабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри турында да башлап язучы Ризаэддин Фәхреддин була.

     Уфага килгәч, ул чын мәгънәсе белән гыйльми эшкә бирелә. Китаплары Казанда  даими рәвештә басыла башлый.  

   1906 елда ул  бертуган Рәмиевлар чакыруы буенча Оренбургка  күчә. "Вакыт" газетасында эшли. "Хөсәения" мәдрәсәсендә ислам дине, тарихы hәм фәлсәфәсеннән дәресләр бирә. Мәдрәсәне заман таләпләре югарылыгына күтәрә.

     1908 елда "Шура" журналында эшли башлый. Журнал җәмгыять hәм җәмәгатьчелекнең бәхәс, фикерлер көрәше, төрле юнәлештәге тәҗрибе уртаклашу мәйданына әверелә.  Р.Фәхреддин 10 ел дәвамында "Шура" журналының баш редакторы hәм төп язучысы була. Әдәби, фәнни вә сәяси "Шура" ("Киңәш") журналы Оренбург шәhәрендә 1908 елның гыйнварыннан 1917 елның декабрь аена кадәр, айга икешәр мәртәбе чыккан. Шул рәвешле, бер елга 24 саны чыгып килгән. Ун ел дәвамында нәшер ителгән "Шура" журналының барлыгы 240 саны дөнья күргән.

  "Шура" журналына Ризаэддин Фәхреддин, мөхәррир буларак, фидакарьләрчә бөтен күңелен, белем вә сәләтен, вакытын hәм энергиясен багышлый.

  "Шура" журналында күтәрелгән мәсъәләләр гаять күпкырлы. Беренче нәүбәттә, татар журналы буларак, "Шура" татар тарихы, әдәбияты, мәдәнияте hәм иҗтимагый тормышының төрле өлкәләрен чагылдырган..

  Журналда Ризаэддин Фәхреддиннең 10 ел эчендә барлыгы 700гә якын мәкале hәм язмасы дөнья күрә.

 "Шура"да шулай ук Каhирә,Истанбул; Бейрут, Мәдинә, Париж, Петербург, Мәскәү h.б. шәhәрләрдән, Кырым, Кавказ, Урта. Азия, Төркестан, Себер, Ерак Көнчыгыш тарафларыннан язылган мәкаләләр басылган. Димәк, журналны шул төбәкләрдә дә алдырганнар.

  "Шура" журналы ХХ йөз башы татар вакытлы матбугаты җәүhәрләренең иң затлыларыннан берсе була. Бер сүз белән әйткәндә, заманына күрә  гыйльми журнал була.  Бу - Риза казыйның эрудициясе hәм тырышлыгының гүзәл нәтиҗәсе.

    Галим “Мәшhүр ирләр”, “Мәшhүр хатын-кызлар” исеме белән атаклы кешеләрнең тормышы hәм эшчәнлеге турындагы китапларын, педагогика h.б. өлкәләргә караган хезмәтләрен чыгарып бара. “Асар” томнарын язуны дәвам итә. Р. Фәхреддин гомере буе тәрбия-әхлак мәсьәләләре белән шөгыльләнә, педагогика мәсьәләләренә багышлап 77 китап бастырып чыгара.

   1917 елда олуг галим Оренбургтан Уфага күчә. 1918 елда Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда Диния нәзарәтенә яңадан казый итеп сайлана. “...казыйларның йөзек кашы” дип атый аны галим Ш. Хәмиди. 1923 елда Р. Фәхреддин мөфти итеп билгеләнә. 1925 елда СССР Фәннәр Академиясенең 200 еллык юбилей тантанасында, 1926 елда Беренче Бөтендөнья Мөселманнар конгрессында катнаша.

     Ризаэддин Фәхреддин соңгы көннәренә кадәр гыйльми хезмәтләр язуын дәвам итә, мәгърифәтчелек идеяләре белән рухланып,  әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Бай әдәби мирас калдыра. Татар халкының күренекле фикер иясе Ризаэддин Фәхреддин 1936 елның 12 апрелендә Уфа шәhәрендә вафат була

 

 3. Ризаэддин Фәхреддиннең әдәби иҗаты турында сөйләү, “Сәлимә, яки гыйффәт”, “Әсма, яки гамәл вә җәза” романнарының кыскача сюжеты белән таныштыру, андагы мәгърифәтчелек карашларын күзәтү.

   -Ризаэддин Фәхреддиннең мәгърифәтчелек карашлары проза әсәрләрендә дә киң чагыла. Аның “Сәлимә, яки гыйффәт” исемле беренче романы 1899 елда Казанда, “Әсма, яки гамәл вә җәза” романы 1903 елда Оренбургта чыга.

            “Сәлимә, яки гыйффәт” романы күпмедер ясалма сюжетка корылган. Анда Иран баеның кызы Сәлимә белән татар шәкертенең Иделдә сәяхәт вакытында күрешеп аңлашу, дуслашулары тасвирлана. Сәлимә белән әнисе Петербургтан үз илләренә кайтып баралар. Яшьләр, фән, әдәбият, тарих, мәгърифәт турында сөйләшеп бара торгач, бер-берсенә гашыйк булып, Бакуга җиткәч өйләнешәләр. Кыз егетне үзенең гүзәллеге hәм тирән белемле булуы белән җәлеп итә. Сәлимәгә егетнең бик әдәпле булуы, күпне белергә тырышуы ошый.

     Татар шәкерте – романның төп персонажы. Ул башта иске мәдрәсәдә, соңыннан җәдитләшкән яңачарак мәдрәсәдә укыган. Беркадәр күзе ачыла башлаган бу яшь егет әле hаман да гыйлем, мәгърифәт, hөнәр, сәнгать ягыннан әзерлексез. Гимназиядә, университетларда укыган башка милләт яшьләренә караганда, тарих hәм башка фәннәр өлкәсендә ул бик артта калган.

    Р. Фәхреддин героен hәм укучыларын уйландыру өчен, аны укымышлы Сәлимә белән очраштыра.

   Икенче персонаж – Сәлимә. Ул Мисыр университетын тәмамлаган. Француз, гарәп,инглиз телләрен камил белә. Тарихтан шул дәрәҗәдә мәгълүматлы ки, хәтта татар теленә hәм тарихына кагылган материалларны безнең шәкерттән яхшырак белә. Сәлимә, язучы сыйфатлап күрсәтүенчә, әдәпле булуы белән, мәхәббәтле, гыйлемлне булуы белән гүзәл. Автор укыган кызның өстенлекләре турында сөйли. Хатыннар да ирләрдән ким түгел, тиешле тәрбия алсалар hәм тәртипле мәктәпләрдә укысалар, ирләрне сокландырырлык белемле була алалар дигән гуманистик карашны расларга омтыла.

     Романда язучы, тормыш өчен дин белемен өйрәтү генә җитми, бәлки фәнни белемнәрне үзләштерү кирәк дигән фикер әйтә. Чын кеше булу өчен, гыйлем белән бергә, күркәм холык hәм кешелекле булу, яшьләрне халыкка хезмәт күрсәтерлек итү өчен, мәдрәсәләрдә укыту-тәрбия ысулларын үзгәртеп кору кирәк, ди автор.

 “Әсма, яки гамәл вә җәза”романының үзәгендә Әсма исемле ятим кызның маҗаралы язмышы алынган. Аның әтисе, Габбас мулла, заманының ачык фикерле, прогрессив карашлы кешесе итеп сурәтләнә. Ул үзе белемле hәм яхшы холыклы. Мәктәп ачып, авыл балаларын яңача укыта башлый.

   Яшьлегендә Габбас зирәк hәм сәләтле булса да, укуда әллә

ни тырышлык күрсәтмәгән. Аның белем hәм әхлак ягыннан үсешендә хәлиткеч рольне хатыны Гайшә абыстай уйный. Ул,  көн-төн тырышып, Габбас мулланың холкын тәрбия итәргә керешә hәм теләгенә ирешә дә. Алар бергәләп төрле китаплар, рус,  төрки, гарәп телләрендәге газета hәм журналларны укыйлар. Әдәби, фәнни әсәрләр дә Габбас мулланың холкын төзәтүгә күп ярдәм итә.

   Әсма әнә шундый дус гаиләдә әти-әнисеннән яхшы тәрбия алып үсә. Габбас мулла кызын укытуга бик җаваплы карый. Зирәклеге, тырышлыгы белән Әсма да укуында көннән-көн алга бара. Бәхетле ата-ана, Әсманың киләчәгенә зур өметләр баглап, якты хыял белән яшиләр.

     Әсәрдә  Габбас мулла белән иске карашлы муллалар арасында кискен конфликт ята. Хаҗ сәфәренә чыгып киткән Габбас мулланың үлгән хәбәре килә. Бер елдан Гайшә абыстай да вафат була. Ятим Әсманы кымыз остасы Йосыф бабай үзенә тәрбиягә ала. Әсма монда дәваланырга килгән үзе кебек үк ятим бер шәкерт белән дуслаша. Алар бергәләп китаплар укыйлар. Күңелләрендә саф мәхәббәт тойгысы уяна.

    Бервакыт Әсманы, әнисе минем якын дустым иде, дип, Хәмидә исемле бер хатын кунакка алып китә. Озакламый, Әсма тиф авыруыннан үлде, дигән ялган хәбәр яза. Хәмидә Әсманы кызлар белән сату итүче Зәйнүш исемле хатынга бирә. Яше җитмәгәнгә, Зәйнүш тә, башкалар да  аны фахишә итәргә өлгерә алмый калалар.

       Әсма яшьлегендә дуслашкан шәкерткә кияүгә чыга. Укып, укытучы-мөгаллимә булып җитешә.

  Шул рәвешле, яшьлегендә ата-анадан яхшы тәрбия алган Әсма, тормыш пычраклыкларыннан кер дә кундырмыйча саф килеш калып, бәхеткә ирешә.  

     Габдулла Тукай Ризаэддин Фәхреддинне, “Әсма, яки гамәл вә җәза”,“Сәлимә, яки гыйффәт”китаплары белән язу куәтен, хәтта шигъриятен күрсәткән hәм, гомумән, хикәяләве ачык, язу стиле җиңел “вә гүзәл бер язучыдыр”, дип югары бәяли.

  Маҗаралы сюжетка hәм кискен конфликтларга корылган бу әсәрендә Ризаэддин Фәхреддин, милләтне мәгърифәтле итү идеяләре белән бергә, намуслы хезмәт, югары әхлакый сыйфатлар, мәрхәмәтлелек h.б. кебек гомумкешелек кыйммәтләрен раслый, мәкер hәм явызлыкларны кире кага.

     

 4. Дәреслектән Ризаэддин Фәхреддиннең биографиясе, әдәби иҗаты  турында язылган  материалны укыту. 

Iv. Ныгыту.

  Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы hәм иҗаты буенча сорауларга җавап бирү.

v. Йомгаклау.  

- hәрбер милләт кешесе үзенең үткәнен белергә, бөек шәхесләре белән горурланырга тиеш. Без дә Ризаэддин Фәхреддин белән горурланабыз, бүгенге көндә дә аның мәгърифәтчелек рухында язылган әсәрләрен өйрәнәбез.

  Билгеләр кую.

vI. Өй эше бирү.

Хрестоматиядән ике романның берсен (“Сәлимә, яки гыйффәт” яисә “Әсма, яки гамәл вә җәза”) укып килергә. (Укучылар үз теләкләре буенча сайлыйлар.) 

 

             

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия- әхлак мәсьәләләре.

Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлына кыскача күзәтү, аның төрле өлкәләрдәге эшчәнлеге сөйләнә....

"Хисаметдин менла" әсәрендә мәгърифәтчелек бирелеше

М.Акъегетнең "Хисаметдин менла" әсәрендә  мәгърифәтчелек идеяләрен ачыклау;Укучыларның бәйләнешле сөйләмен, фикер йөртү активлыгын, игътибар координациясен үстерү күнекмәсен ныгыту;Белемгә омтылы...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

К. Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы.

К.Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы...