Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)
методическая разработка по теме

Зайнуллина Эльвира Тимеряновна

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хезмәтләре бүгенге көндә мәктәпләрдә ничек пропагандалана, аларны дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда куллану мөмкинлекләре нинди? Әйдәгез, шушы турыда да сөйләшик әле

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы.

(Презентация белән бара)

(1 нче һәм 2 нче слайдларда кереш сүз һәм фотосурәте)

           (3 слайд) “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр” дип үз вакытында ук безне, укытучыларны да, ата-аналарны да кисәткән галим, тормыш агышын бик яхшы аңлап, тәрбия өлкәсенә караган хезмәтләрен дә гасырлар аша кичәрлек, бүгенге фән-техника заманында да актуаль булырлык итеп һәм, иң мөһиме, милләтебезнең киләчәгенә хезмәт итәрлек, дини һәм дөньяви белем белән коралланган  яшьләребезне тәрбияләүне күздә тотып язган

           (4 слайд) Милләтебезнең киләчәге турындагы сүзләрен иң биек мөнбәрләрдән яңгыратырлык бит! Никадәр горурлык, киләчәккә ышаныч, үз милләтеңне башкалар белән тигез күрү бу сүзләрдә.

          (5 слайд) Халкыбызның зур тарихы, горурланырлык үткәне һәм бүгенгесе, бөек шагыйрь һәм язучылары, сәнгать осталары,  Р.Фәхреддин кебек зур галимнәре, фикер ияләре бар.    

         (6 слайд) Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хезмәтләре бүгенге көндә мәктәпләрдә ничек пропагандалана, аларны дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда куллану мөмкинлекләре нинди? Әйдәгез, шушы турыда да сөйләшик әле.

          (7 слайд) Р.Фәхреддин, адәм баласы дөньяга килү белән, аны тәрбияләү чаралары җәмгыятьнең нигезен тәшкил иткән гаиләдән башланып китүен ассызыклый. Ул “бала тәрбияләү – ананың гаиләдәге генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге бурычы булып тора” дип саный.

          Р. Фәхреддин, бер яктан, бала психологиясен аңлап, аның киләчәген күздә тотып, әти-әниләргә киңәшләр бирсә, икенче яктан, балаларга ата-ана хакының никадәр зур булуын аңлата.

          (8 слайд) Язучының “Җәвамигуль кәлим шәрхе” – газиз Мөхәммәт пәйгамбәребезнең төрле мәсьәләләргә багышланган 344 хәдисенә гаять зур һәм киң итеп бирелгән аңлатма-шәрехләрдән гыйбарәт фәлсәфи хезмәт. Ата-ана һәм бала хакы, алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең нинди булырга тиешлеге турында да әлеге хезмәттә шактый киң яктыртылган. Баланы дөрес тәрбияләү – ата-аналарның изге бурычы икәнен әйтү белән бергә, моның җәмәгатьчелек эше икәнен дә кат-кат искәртеп үтә галим.

(9 слайд) Бүген алдынгы укытучылар, тәрбиячеләр Р.Фәхреддин, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри хезмәтләрен бала тәрбияләүдә актив куллана. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чараларны халык педагогикасына, милли галим-тәрбиячеләребез тәҗрибәсенә, акыллы фикерләренә нигезләнеп үткәрү гадәткә керде.

Дәресләрдә аларның хезмәтләреннән укучыларга милли тәрбия бирерлек акыллы гыйбарәләрне куллану тәҗрибәсе тупланды. Шәхсән үзем Ризаэддин Фәхреддиннең “Җәвамигуль кәлим шәрхе” китабыннан татар теле дәресләрендә төркемнәрдә яисә аерым, сәләтле балалар белән  эшләгәндә, интеграл дәресләрдә таратма материаллар итеп  файдалану өчен өзекләр җыеп, катлаулы кушма җөмлә синтаксисын, ике компонентлы кушма җөмләләрне, гади җөмләләрне, сүз төркемнәрен өйрәнгәндә кулланырлык, җөмләләрнең төрләре күрсәтелгән карточкалар системасы эшләдем һәм бу хезмәтем “Белем һәм тәрбия бирү  процессында Ризаэддин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы. VIII кисәк” җыентыгында басылып та чыкты.

(10 слайд) Р.Фәхреддин хезмәтләрен тәрбия сәгатьләрендә куллану искиткеч зур әһәмияткә ия. Аларның тематикасына гына игътибар итик, куллану мөмкинлекләрен гомумиләштерик әле. Мәсәлән,

     Кечкенә һәм урта сыйныфлар өчен “Нәсыйхәт” (беренче китап. балалар өчен)  китабын даими кулланып була.

  1. слайд) Урта һәм өлкән сыйныфларда кыз балалар белән аерым сыйныф сәгатьләре – әңгәмәләр үткәрү өчен “Нәсыйхәт” (икенче китап. Кыз балалар өчен генә)нең икенче китабы бик уңышлы.

 (12 слайд) Өлкән сыйныф укучылары белән сыйныф сәгатендә әңгәмә өчен “Нәсыйхәт”нең өченче китабын (“Олуглар вә бөекләр өчен”) кулланырга була.

(13 слайд) Өлкән сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән берлектә сыйныф җыелышы үткәрү өчен “Сәлимә, яки Гыйффәт” әсәрен дә уңышлы кулланырга була. Анда әйтелгән фикерләр бүген дә актуаль яңгырый. Үзем үткәргән шундый сыйныф җыелышының эшкәртмәсе 2008 нче елгы җыентыкта басылылган иде. Мәсәлән, “Ана нәсыйхәте”нә игътибар итик.

 “ Балам, мин сине ислам карендәшләрең өчен тудырдым һәм тәрбия итеп үстердем.    ...Атаңның күркәм эшләренә варис булыр өчен белем алу синең бурычың....”.- дип башланып китә ул.    Ир балалар өчен аерым сүзләр:

        “ Сез бу көннең яшь егетләре, ләкин киләчәк көннең аталары булачагыгызны фикер итеп күңелем шатлана. Көтүчесе булган хайваннар сәламәт булган кебек, аталары булган җәмгыятьтә дә карендәшлек, дуслык булыр. Ата булуның вазыйфасы да балаларга юл күрсәтү һәм кирәк булганнарга өйрәтүдер”.

Мода турында да үз фикере бар әдипнең бу әсәрдә: 

“Европа шәһәрләренә күрше булу сәбәпле, “мода” дигән зарарлы авыру болар арасында күренә башлады. Башка халыклар башта Европадан һөнәр һәм мәгърифәт алса, мода исә соңрак ... гадәткә керсә, Казан мөселманнарының гыйлем һәм һөнәрдән алда мода алулары хәйранга калырлыктыр”. 90 нчы еллардан соң җәмгыятебездә шушы күренешне күзәтмибезме?

  • һәр кешегә киләчәккә юллама, киңәшләр җыелмасы бу әсәр. Яшьлекне мәхәббәттән башка күз алдына да китереп булмый. Һ.Такташ әйтмешли, кайчан аның ахыры ЗАГС белән бетә, ә кайчакта шактый күңелсез... Мәхәббәт һәм нәфес, ягъни теләк колы булу турында да гаҗәеп фикер әйттерә Р.Фәхретдин шәкерт авызыннан.

“Нәфестән усал нәрсә юк диләр.... Ләкин иясе үзенә хаким булып, яхшылык белән тотар исә, нәфестән юаш вә итагатьле нәрсә дөньяда юк вә булмастыр.... Ислам шәригатендә “гыйшык” дигән нәрсә бозык шәй түгелдер, гашыйк булып, гыйффәт белән яшәп үлгәннәр шәһидләр исәбеннәндер. Ләкин гыйшык белән әдәпсезлек һич вакытта бер кешедә җыелмас. Ишектән бозыклык керергә теләсә, тәрәзәдән гыйшык чыгып качар.”

Дәрес-конференцияләр үткәрү галим иҗатын киң планда тикшерергә мөмкинлек бирә. Үзем, бик рәхмәтле булып,

 (Казан шәһәре укытучысы Фәридә Кәримуллина эшкәртмәсен кулланам. (2008 нче елда чыккан 6 җыентыктан)

(14 слайд) Бүген проектлар методы аеруча актуаль. Укучыларга Р.Фәхреддин эшчәнлеге буенча да проектлар тәкдим итәргә була.  Мәсәлән:

  • Р.Фәхреддин “сәяхәтләре” (Укучылар презентацияләр яисә карта-схема төзи)
  • Р.Фәхреддин – тарихчы (тарих укытучысы белән берлектә дә эшләп була)
  • Р.Фәхреддин – педагог (тәрбия турындагы фикерләрен туплап, презентация ясыйлар)
  • Р.Фәхреддин – галим-библиограф (“Асар” хезмәте буенча)
  • Р.Фәхреддин – әдип (“Сәлимә...” һәм “Әсма...” әсәрләре буенча)

 (15 слайд) Янә килеп, укучылар белән шәҗәрәләр төзибез (бу рус сыйныфларында да бар). Эшне башлау алдыннан,  Р.Фәхреддиннең гаҗәеп бай шәҗәрәсен күрсәтү укучыларны таңга калдыра. Шәҗәрә белән бәйләп, халкыбызның шундый бөек уллары булуы турында кыска гына әңгәмә оештыру урынлы.

Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты атналыклары үткәргәндә “Татар мәгърифәтчеләре” дигән викториналар үткәрү, рефератлар яздыру кебек чаралар да галим иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү мөмкинлеге бирә дип уйлыйм.

        (16 слайд) Әлбәттә, әдәплелек, әхлак кануннарын белү - һәр нәрсәнең башы. Без, укытучылар, әти-әниләр балаларыбызда кешелеклелек, ярдәмчеллек, башкаларны хөрмәт итү, гаделлек, белемгә омтылу кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышабыз. Холкы әйбәт булган, үзенә тәнкыйть белән карый алган, кимчелекләрен төзәтү турында уйланган кешегә белем алырга беркайчан да соң түгел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана хакын хаклауның кыйммәте.

О жизни  итворчество великого татарского просветителя.Надо уважать родителей,никогда про них не забывать....

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан  тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин...

Педагогика фәне алдына куелган бүгенге таләпләрнең Р.Фәхреддин хезмәтләрендә чагылышы.

Кешелек җәмгыяте үсеше тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелгән. Кешегә тәрбия бирүне педагогика фәне өйрәнә. Педагогика грекча paidaqoqos – балалар җитәкчесе дигән сүздә...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе

Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә мәгърифәтче-педагог Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасы һәр ук...