Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)
методическая разработка по теме

Зайнуллина Эльвира Тимеряновна

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хезмәтләре бүгенге көндә мәктәпләрдә ничек пропагандалана, аларны дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда куллану мөмкинлекләре нинди? Әйдәгез, шушы турыда да сөйләшик әле

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon riza_fakhretdin_turyndagy_chygyshka_prezentatsiya.ppt1.61 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“ Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөн ь яга килгәннәр” Р.Фәхреддин.

Слайд 2

“ Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөн ь яда мәңге торыр вә башка милләтләр белән бергә берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтмез”. “ Җәмигул ь кәлим шәрхе”

Слайд 3

(4.01.1859 – 12.04.1936)

Слайд 4

“ Әхлак гыйлеме” (10 китапны эченә ала): “ Тәрбияле бала” “ Тәрбияле ана” “ Тәрбияле хатын” “ Әхле гыяль” “ Шәкертлек әдәпләре” “ Адабе тәгълим” “ Нәсыйхәт”(ир балалар өчен) “ Нәсыйхәт” (кыз балалар өчен) “ Нәсыйхәт” (ата-аналар өчен) “ Гаилә”

Слайд 5

“ Аналарның хезмәтләре – язып, тел белән сөйләп бәян кылырлык түгелдер, ... яхшы балалар үстергән, җитештергән аналарны да һәркем мактыйдыр”. “ Тәрбияле аналар балаларга аталарын иң хөрмәтле кеше итеп күрсәтерләр. Аталары никадәр юаш булсалар да, иң зур, иң олуг вә иң гайрәтле кеше итеп танытырлар”. Ата һәм ана хаклары

Слайд 6

Баланы дөрес тәрбияләү – ата-аналарның изге бурычы һәм җәмәгатьчелек эше. “ Балалар – һәртөрле язу язылуы кабил булган ак кәгазь вә яки һәртөрле нәрсәнең сурәте күрелергә мөмкин булган көзгеләрдер. Шуның өчен мөмкин кадәр яхшы язу язылу вә мәргүб рәсемнәр төшерелү лязим”.

Слайд 7

Р. Фәхреддиннең “Җәвамигуль кәлим шәрхе” китабыннан татар теле дәресләрендә кулланырлык фикерләр тупланмасы . катлаулы кушма җөмлә синтаксисын, ике компонентлы кушма җөмләләрне, гади җөмләләрне өйрәнгәндә кулланырлык, җөмләләрнең төрләре күрсәтелгән карточкалар системасы . “ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэддин Фәхреддин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы. VIII кисәк”, 2012 ел.

Слайд 8

Кечкенә һәм урта сыйныф укучылары өчен “Нәсыйхәт” (Балалар өчен - беренче китап) Бүлекләре: Ата вә ана. 2. Туганнар. 3. Якын кардәшләр. 4. Күршеләр. 5. Өй эчендә. 6. Мәктәп. 7. Гыйлем. 8. Китап вә уку. 9. Остаз вә мөгаллим (укытучы). 10. Шәкертләр. 11. Дус. 12. Йөз әдәпләре.

Слайд 9

Урта һәм өлкән сыйныфларда кыз балалар өчен аерым сыйныф сәгат ь ләре – әңгәмәләр үткәрү өчен “Нәсыйхәт” (Кыз балалар өчен генә - икенче китап) Бүлекләре: Ата вә ана әдәпләре. 2. Туганнар әдәбе. 3. Кардәшләр әдәбе. 4. Күршеләр әдәбе. 5. Өй әдәпләре. 6. Мәктәп әдәпләре. 7. Мөгаллимнәр әдәбе. 8. Иптәшләр әдәбе. 9. Йөз әдәпләре . 10. Авыз әдәпләре. 11. Борын әдәпләре.

Слайд 10

Өлкән сыйныф укучылары белән сыйныф сәгат ь ләрендә әңгәмә өчен “Нәсыйхәт” нең өченче китабы (“Олуглар вә бөекләр өчен”). Бүлекләре: Өйләнү әдәпләре. 2. Ир әдәпләре. 3. Хатын әдәпләре. 4. Ана әдәпләре. 5. Ата әдәпләре. 6. Тырышлык әдәпләре.

Слайд 11

Өлкән сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән берлектә сыйныф җыелышы үткәрү өчен “Сәлимә, яки Гыйффәт” әсәре уңышлы. Анда әйтелгән фикерләр бүген дә актуаль яңгырый. Дәрес-конференцияләр үткәрү галим иҗатын киң планда тикшерергә мөмкинлек бирә.

Слайд 12

Р.Фәхреддин эшчәнлеге буенча проектлар төзү: Р.Фәхреддин “сәяхәтләре” (укучылар презентацияләр эшли яисә карта-схемалар төзи). Р.Фәхреддин – тарихчы (тарих укытучысы белән берлектә дә эшләп була). Р.Фәхреддин – педагог (тәрбия турындагы фикерләрен туплап, презентация ясыйлар). Р.Фәхреддин – галим-библиограф (“Асар” хезмәте буенча). Р.Фәхреддин – әдип (“Сәлимә...” һәм “Әсма...” әсәрләре буенча).

Слайд 13

Гаилә тарихларын өйрәнү, шәҗәрәләр төзү – укучылар яратып башкара торган эшләр. Эшне башлау алдыннан, Р.Фәхреддиннең шәҗәрәсен күрсәтү, халкыбызның бөек уллары турында әңгәмә оештыру урынлы. Татар теле һәм әдәбияты атналыкларында “Татар мәг ъ рифәтчеләре” дигән викториналар үткәрү, рефератлар яздыру уңышлы .

Слайд 14

“ Холкы гүзәл булмаган кешене адәмнәр сөймәсләр. Аларга хезмәт итү өчен, иң элек мәхәббәтләрен яулап алу кирәк. Гүзәл холык: әдәп, гыйффәт, сабыр, түземлектән гыйбарәттер. Әдәпле ул халык сөяр; гыйффәтле ул аллаһы тәгаләне сөяр; сабыр үкенмәс; түземле картаймас; белем алуың арткан саен кечелегең, белемең арткан саен сабырың артсын...” Р.Фәхреддин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана хакын хаклауның кыйммәте.

О жизни  итворчество великого татарского просветителя.Надо уважать родителей,никогда про них не забывать....

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана һәм бала хакы. (Презентация белән бара)

Укытучылар, тәрбиячеләр өчен әйтеп бетергесез күп мирас калдырган, “Әхлак гыйлеме” исемле  10 китапны эченә алган җыентыгы бүген дә өстәл китабы булырлык галимебез, милли остазыбыз Р.Фәхреддин хе...

Авторлык программасы. Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ

Р. ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ         (7-8 сыйныф укучылары өчен электив курс программасы)         ...

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан  тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин...

Педагогика фәне алдына куелган бүгенге таләпләрнең Р.Фәхреддин хезмәтләрендә чагылышы.

Кешелек җәмгыяте үсеше тарихында яшь буынны тәрбияләүгә һәркайчан зур игътибар бирелгән. Кешегә тәрбия бирүне педагогика фәне өйрәнә. Педагогика грекча paidaqoqos – балалар җитәкчесе дигән сүздә...

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак тәрбиясе

Бүген әхлак проблемаларына аерым игътибар ителгән заманда балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә мәгърифәтче-педагог Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасы һәр ук...