Габделҗәббар Кандалыйның иҗат үзенчәлекләре ( Сингапур технологиясе буенча дәрес эшкәртмәсе)
план-конспект урока (10 класс) на тему

Хамидуллина Алсу Фаритовна

Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхесенең, иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау. Иҗатының идея тематикасы белән таныштыру.

2. Әсәрләренең теле, сурәтләү чараларына байлыгы, башка мәгърифәтчеләр белән уртак һәм аермалы яклары турында сөйләшү.

3. Шагыйрь иҗатына мәхәббәт,  өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Төшенчәләр: Суфичылык, полиглот, мәгърифәтчелек, анафора.

Планлаштырылган нәтиҗә: Г.Кандалыйга гына хас үзенчәлекләрне билгели белергә, аның уникаль шәхес булуын аңлатырга

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kandalyy_urok1.docx19.78 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль  районы Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБГБУ нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина Алсу Фәрит кызының  татар әдәбиятыннан  дәрес эшкәртмәсе.

10 б сыйныфы

Тема: ГабделҗәббарКандалыйның иҗат үзенчәлекләре

Максат: 1.Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхесенең, иҗатының үзенчәлекле якларын ачыклау. Иҗатының идея тематикасы белән таныштыру.

2. Әсәрләренең теле, сурәтләү чараларына байлыгы, башка мәгърифәтчеләр белән уртак һәм аермалы яклары турында сөйләшү.

3. Шагыйрь иҗатына мәхәббәт,  өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Төшенчәләр: Суфичылык, полиглот, мәгърифәтчелек, анафора.

Планлаштырылган нәтиҗә: Г.Кандалыйга гына хас үзенчәлекләрне билгели белергә, аның уникаль шәхес булуын аңлатырга

Кулланылган алымнар:  Эшлекле уен, әңгәмә, чыгыш, сәнгатьле уку,      

                                                    анализ, проблемалы сорау.

Предметара бәйләнеш: Тарих, әдәбият теориясе.

Җиһазлау:А.Г.Яхин Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы с-фы өчен дәреслек / Казан: Мәгариф, 2007; Миңнегулов Х.Й., Гыймадиева Н.С. Татар әдәбияты: Рус урта гомуми белем мәкт. 10 нчы с-фында татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия / Казан: Мәгариф, 2000; Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: өч томда, III том / Казан: тат. кит. нәшр.,1981; 1974; мультимедия проекторы, экраны; магнитофон.

Дәрес барышы.

1.Башлам.

Укытучының кереш сүзе: (әкрен генә көй ишетелә)Халкыбызның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген җырдан-моңнан аеру мөмкин түгелдер. Кайсы гынадәвердә һәм нинди шартларда яшәмәсен татар кешесе кайгысын-шатлыгын да, ялгызлыгын һәм сөйгән ярына булган мәхәббәтен, бар сагышын шигырь юлларына салырга омтылган, шул рәвешле күңелендәген башкалар белән уртаклашкан, ә инде элеге шигырьне бер-бер көйгә салып җырлап та җибәрсә, аның күңеле тәмам бушап калгандай була. Безнең халык шигырьдә, җырда тыңгысыз күңеленә тынычлык, сагыш-кайгыларын җиңеләйтергә сәләтле тылсымлы көч һәм таяныч тапкан. Шуңадыр әдәбиятыбызның чишмә башы да шигъри сүздән, җырдан, моңнан башлана. Тарих битләрен актарганда без, аның никадәр бай һәм кызыклы икәнлеген күрәбез, ләкин күп өлеше безнең өчен мәгълүм түгел. Шуларның берсе - Кандалый .

2. Актуальләштерү.

     1) Кем соң ул Габделҗаббар Кандалый , Моны белү өчен 1 нче структураны үткәреп алырбыз. Конэрс

        Суфи шагыйръ

        Мәгърифәтче

        Мәхәббәт җырчысы

        Күп телләр белүче галим (полиглот)

(Укучылар үзләре дөрес дип санаган төшенчә янына басалар һәм Релли Робин ярдәмендә үз фикерләре белән уртаклашалар)

Кандалый үз чорының танылган әдибе булган

       3) Хөрмәтле галимнәр! Сезгә үтенечем бар. Китапханәчебез китап авторларын  дөрес урнаштырмаган. Мультимедиа экранындагы китап-карточкаларны хронологик тәртиптә куегыз, зинһар.

        Кол Гали

        Утыз Имәни

        Муса Акъегет

        Мәүлә Колый

        Габделҗаббар Кандалый

        Мөхәммәдьяр

        Саиф Сараи

        Каюм Насыйри

        Идегәй

Без Кандалыйның нинди өлкәләрдә эшләвен карап үттек. Тик бер төшенчә аңлашылмый калды, ул - суфичылык. Шушы төшенчә буенча Фреер моделе үткәреп алабыз, Бирелгән битләрне тиешенчә бөкләп,шушы төшенчәгә туры килә торган  мәҗбүри  характеристика, мәҗбүри булмаган характеристика, мисаллар, һәм капма-каршы мисаллар китереп китик. Фикерләребезне уртаклашабыз.

Эй Ар Гайд структурасы үткәреп алабыз китапларның 127-128 нче битләрдә бирелгән тексттан фикерләрнең дөреслеген тикшерү.

Кадәр

Тема : Иҗат үзенчәлекләре

соң

Г.Кандалый әсәрләрендә хат алымы кулланыла,  

бу аның “Ибраһим Әдһәм” поэмасында ачык күренә.

Башлангыч чорда тел-стиле авыр булган

Кандалыйның иҗаты, соңрак гадиләшә, киң катлау

укучыга да якыная төшә.

Кандалый әсәрләрендә башка авторлардан алынган

юллар да очрый. Бигрәк тә “Кыйссаи Йосыфка”  

мөрәҗәгать иткән.

Ул надан, ахмак  кешеләрне шүрәле белән чагыштыра.

Кандалый, эмоциональякны күздә тотып,

анафораларны теләп куллана.

3. Төп өлеш.Шигырьләре белән танышу, тематикасына, сурәтләү чараларына игътибар итү.

Микс Пэа Шэа

       Укытучы:

      -Эзләнү, тикшеренүләрдән соң без Кандалый , аның иҗаты турында бик күп нәрсәләрне ачыкладык, аның иҗатына кагылышлы яңалык та белдек хәтта. аның әсәрләренең бүгенге көндә актуальлеге бармы? Сез ничек уйлыйсыз? Актуаль булса, нәрсәсе белән актуаль?

      ( 1-2 укучының фикере тыңланыла.)

      Берничә укучы әсәрләренең актуальлеген үзләренең иҗади эшләре белән дәлилли һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрен укый:

4.Йомгаклау

Укытучы:

    -

      -Әлбәттә, Г.Кандалыйның әсәрләре мәгърифәтчелек реализмы белән иҗат ителгән. Ул кешеләрне белемле, гыйлемле булу өстенә акыллы, зирәк һәм әдәпле булырга да йөрәтә.Әдәби әсәрләрендә аның гади халыкка теләктәшлеге гәүдәләнә, ул иҗтимагый мәсьәләләрне сәнгатьтә үзенчәлекле итеп сурәтли. Эпиграфка җөрәҗәгать итеп без моның шулай икәненә инандык. Чынлап та, адым саен гыйбрәт алырлык хәлләр очрап тора, алардан тиешле нәтиҗә генә чыгарырга кирәк.

Кандалыйның  иҗаты XIX гасырда яңа татар әдәбияты үсеп китәр өчен җирлек булып тора. Ул гүя аның туфрагын йомшарта, түтәлләр әзерли, беренче гөлләрне үстерә башлый. Ул галим да, әдип тә, мәгърифәтче дә. Аның эшчәнлеге күпкырлы.

                                  5.Өй эше бирү.

1) Кандалый – мәхәббәт җырчысы темасына сочинение язарга әзерләнергә дигән темага сочинение язарга.

«Гашыйк уты янар, һич сүрелмидер,

Дөнья галәм күзләргә һич күренмидер…» Г. Кандалый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

Хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре

8 нче сыйныфта хоккейчылар тәрбияләү үзенчәлекләре...

Кайбыч районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.

Кайбыч  районында 13 татар авылы бар. Ләкин аларның барысын да тиз арада өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, шуңа мин өчесенә генә тукталдым. Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгъл...

“Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырларны мәктәптә өйрәтү үзенчәлекләре"

Әлеге эш Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген”, “Карлыгач”, “Туган авыл” җырлары буенча....

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....