Аскарова Альфия Ядкаровна

сайт учителя родного языка и литературы

Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: татарский язык и литература

Увлечения: музыка, спорт, вязание

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Лениногорск

Место работы: МБОУ "СОШ№5" МО "ЛМР" РТ

Звание, ученая степень: высшая категория

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/askarova-alfiya
Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел
Татар халык мәкале


Мин үз һөнәремне яратам. Һичшиксез, укытучы эшенең остазы, һәрвакыт дәрескә әзер, төрле яклап камил, креатив, игътибарлы, укучыларның сорауларына җавап бирергә әзер шәхес булырга тиеш.Укытучы барлык укучыларга да эчке дөньясы белән генә түгел, тышкы кыяфәте белән дә үрнәк күрсәтергә тиеш. 

О себе

Мин Лениногорск шәһәренең иң яхшы мәктәпләреннән берсе булган бишенче мәктәптә эшлим. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Эш стажым 28 ел.  Туган телемне бик яратам. Дәресләремдә аның матурлыгын төрле яклап укучыларга күрсәтергә тырышам. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 Әмирхан Еники "Саз чәчәге", Фоат Садриев "Таң җиле"

Мой взгляд на мир

Мин укучыларым өчен укытучы апа гына түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Бурычым – ата-аналар белән берлектә һәр баланы бәхетле итү. Бәхет күпкырлы. Ул кешенең үз сәләтен ача белүендә дә, хезмәтне яратып башкаруында да, дөньяның матурлыгы белән хозурлануында да, баланы чын кеше итеп тәрбияләүдә дә чагылыш таба.

Замана гел үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техникасын да өйрәнергә туры килде. Берни эшләр хәлең юк. Миңа татар теле нәрсәгә дип утырган үзебезнең үк татар баласын кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Укучыларым презентация ясый беләләр, бергә-бергә эшләгәндә, компьютер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру -минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм.

Мои достижения

 

Газиз телем! Һөнәремдәге уңышларым да сиңа бәйле. 2011, 2016 нчы елларда “Иң яхшы укытучы” грантын оту, 2018 нче елда Лениногорск  районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында уздырылган “Иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгесенең лауреаты булу белән дә сиңа рәхмәтлемен.

Үзем төрле конференцияләрдә  күп тапкыр чыгыш ясадым. Укучыларым да төрле бәйгеләрдә катнашып, урыннар алып куандырып торалар.

Беренче президентыбыз : “Туган җирен, укытучысын, әнисен яраткан кеше бәхетле була”, - дигән сүзләрне әйткән иде. Бу сүзләргә тугры калып хезмәт итәргә насыйп булсын!

Моё портфолио

Портфолио — ул укытучының педагогик эшчәнлек нәтиҗәләрен теркәү, туплау һәм бәяләүнең бер алымы, һөнәри үсешнең заманча методларыннан берсе. Портфолио мөгаллимгә үз казанышларын тагын да киңрәк һәм төрлерәк итеп тәкъдир итәргә, белем бирү траекториясен планлаштырырга, күзәтергә һәм кирәк вакытта төзәтергә мөмкинлек бирә, һөнәри үсеш дәрәҗәсен исбатлау өчен дәлил һәм чираттагы аттестация өчен нигез булып тора. Портфолио төзү укытучыга үз белемен күтәрү темасы буенча эшчәнлегенә, аның характерына бәя бирергә, иҗади һәм һөнәри үсешен объектив нәтиҗәләргә таянып күзәтергә, нәтиҗә ясарга өйрәтә, рефлексия (үзбәя) күнекмәләре формалаштырырга ярдәм итә.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: