Көзнең серле яфраклары
методическая разработка (5 класс)

Аскарова Альфия  Ядкаровна

Нинди  матурлык! Көзге табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу! Балалар, күрегез әле! Агачлар алтын-сары төскә кергән.   Агач яфраклары нигә көзен төрле төскә керә икән? Моның сере нидә соң? Бәлки берәрегез беләдер?  Көз җиткәч, яшел яфракларга кызыл, сары төс керә. Чөнки яшел яфракларда безгә күренми торган бик серле сыекча яшеренгән. Фән телендә хло-ро-филл дип атала ул. Кояш нурлары кимегәч, салкыннар җиткәч, хлорофилл үзенең көчен югалта. Менә шуңа да инде көзен яшел яфраклар кызыл, сары (ка-ро-тин), шәмәхә (ан-то-ци-ан) төс ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word_6.docx16.65 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы  «Лениногорск муниципаль районы» МБ

«Лениногорск  шәһәре 5 нче урта  гомуми белем  мәктәбе”

МБГББУ

КӨЗНЕҢ СЕРЛЕ ЯФРАКЛАРЫ.

( 6А, М сыйныфының  рус төркемендә  үткәрелгән әдәби – музыкаль кичә эшкәртмәсе)

                                                 Әзерләде:

                                                                          татар теле һәм әдәбияты укытучылары

                                                         Аскарова Әлфия Ядкәр кызы

                                                                           

Максат: укучыларны  табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү, күзәтүчәнлекләрен үстерү; төсләр белән таныштыруны дәвам итү;                                                                                           туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау : рәсемнәр, төрле төстәге яфраклар

Укытучы

Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Сезне чын күңелдән «Серле яфрак» бәйрәме белән тәбрик итәм.Көзнең матурлыгына куанып, шушы сихри гүзәллекне күңелебезгә алып, бергә-бергә рәхәтләнеп ял итик. Осипов Эдуард “Көз” шигырен сөйли.

«Көз» җыры (М.Әндерҗанова сүзләре һәм көе) башкарыла.

Укытучы Нинди  матурлык! Көзге табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу! Балалар, күрегез әле! Агачлар алтын-сары төскә кергән.   Агач яфраклары нигә көзен төрле төскә керә икән? Моның сере нидә соң? Бәлки берәрегез беләдер?  Көз җиткәч, яшел яфракларга кызыл, сары төс керә. Чөнки яшел яфракларда безгә күренми торган бик серле сыекча яшеренгән. Фән телендә хло-ро-филл дип атала ул. Кояш нурлары кимегәч, салкыннар җиткәч, хлорофилл үзенең көчен югалта. Менә шуңа да инде көзен яшел яфраклар кызыл, сары (ка-ро-тин), шәмәхә (ан-то-ци-ан) төс ала. «Бу яфрак нинди төстә?» дигән уен оештырыла.  Уен барышы. Укытучы  төрле төстәге яфракларны артына яшерә. Бер яфракны алып, балаларга күрсәтә, ә алар аның төсен әйтәләр, тәрбияче исә төсне фән телендә кабатлый.

Гисмеева Алия  “Көз җиткәч” шигыре.                                                                                                 Күрәсезме,  искиткеч бай ул төсләр дөньясы! Төсләрнең гүзәл чагылышы — тормышыбыз бизәге. Без төрле төстәге киемнәр сайлап киябез, бүлмә җиһазларыбыз да үзебез яраткан төсләрдә. Төсләр әйтеп бирә алмый торган сихри көчкә ия. Шуңа күрә алар безне үзенә җәлеп итә дә. Яшел төс—яшьлек, яшәү төсе. Ул безне тынычландыра, тормышка ышаныч уята.Кызыл төс — кояш, ут төсе. Бу төс безгә куәт, дәрт өсти, көч бирә.Сары төс — муллык, байлык төсе. Безгә җылылык өсти. Ак төс—сафлык, пакьлек төсе. Күңелдә шатлык хисе тудыра. Тынычлык билгесе.  Көз көне бакчалардан уңыш  җыябыз. Диананың шигыре менә шуның турында “Алма җыябыз”                                                                                                                                                             «Мәкаль әйтеш» уены.  Мин  әйтә башлыйм, ә сез аны дәвам итегез. Әйтемнәр                                         Кышкы кар – ( көзге икмәк) Күз өчен яз яхшы (авыз өчен көз яхшы)    Сары төс —… (көз күрке).  Яшел төс —… (яз күрке).                                                                                                                      «Алтын көз» җыры (З.Нури сүзләре, А.Батыршин көе) башкарыла.    Дамир шигыре

Әйдәгез көз турында табышмаклар әйтешик әле.                                                                                                                            —Ап-ак күлмәген кигән,Күлмәгенә тап тигән. (Каен.)                                                                                 —Көзен  кайсы агачның яфраклары яшел килеш кала? (Сирень.)                                                                —Яз күңелләндерә,Җәй ышыклый,Көз ашата, Кыш җылыта.    (Агач.)  Нинди агач җилсез шаулый, Шыбыр-шыбыр сөйләшә? (Усак.)  Язын дөньяга килә, Көзен саргаеп үлә. (Яфрак.)

Укытучы Әйе, соңгы табышмакның җавабы—яфрак. Ә сез яфрагыннан агачларны танып, аларның исемнәрен атый аласызмы? Сынап карыйм әле.

«Яфрагыннан таны» уены уйнала.Уен барышы.   бер яфрак алып күрсәтә, шул яфракны танып, агачның исемен әйтәләр.

Булдырдыгыз! Сез агачларны яфрагыннан да танып беләсез икән.                                                   «Серле яфрак»уены.

Султанова Илина шигырь сөйли. Сафин Аяз, Данияр рус телендә шигырь сөйли.

Туган ягыбыз табигатен агачлардан башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Каен—ул безнең иң яраткан агачыбыз, төбәгебез бизәге.  Каен агачының кешеләргә нинди файда китерүен беләсезме?

Бөреләреннән дару ясыйлар.Җиһазлар ясаганда кулланалар.Каен суы алалар.   Өйләрне җылыту өчен утын әзерлиләр.Каен гөмбәсеннән (чагадан) дару ясыйлар.  Сумала ясыйлар.

Рәхмәт,укучылар! Сез чын табигать дуслары икәнсез. Туган як табигатен саклагыз. Агачлар, куаклар утыртыгыз. Туган ягыбыз яшеллеккә күмелеп, кешеләр, җәнлекләр һәм кошлар өчен җир йөзендәге оҗмахка әверелсен.

«Кояшлы ил» җыры (Ә.Рәшитов сүзләре, П. Батыр-Болгари көе)  башкарыла,  шуның белән кичә тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физика - табигать серләре ачкычы

Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....

Театр – серле һәм гаҗәеп иҗат ул...

1 нче алып баручы. Хәерле көн кадерле кунаклар,укытучылар,укучылар!Бүгенге безнең кичәбез Әлмәт драма театрына багышлана. 2 нче алып баручы. Татар театры туган көннән     Тукай әйтк...

Серле утрау

Викторина в 6 классе по географии....

Тема: Бәхетле булу серләре

Максат: 1. Өйләнү яки кияүгә чыгу проблемасы буенча сөйләргә,                фикер йөртергә өйрәтү....

Әкиятләрнең серле дөньясы

Минем бу Ф. Яруллин иҗатына багышланган әдәби кичә үрнәге башлангыч класслар каршында үткәрелде. Кичә укучыларга бик ошады. Тиздән Фәнис Яруллинның туган көне җитә. Шул уңайдан бу кичәне үткәрергә бик...

Әбиемнең сандык серләре

7 сыйныф укучылары белән әзерләнгән чара...

Урок 10 класса, русскоязычная группа: Дус була белү серләре.

Презентация к уроку 10 класса : "Дус була белү серләре"....