Ягез әле, малайлар!
методическая разработка (5 класс)

Аскарова Альфия  Ядкаровна

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                 

 

Максат:

  1. Укучыларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү , ватанны саклаучы булырга омтылу хисләре уяту
  2. Төркемдә эшли белү күнекмәләрен үстерү.
  3. Игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтен булдыру.

Җиһазлау:

  1. Проектор, экран.
  2. Биремнәр белән карточка.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yagez_le_malaylar.docx21 КБ

Предварительный просмотр:

ТР  «Лениногорск муниципаль районы» МБ

« 5 нче урта  гомуми белем  мәктәбе”

МБГББУ

Ягез әле, малайлар!

(5 сыйныфта   үткәрелгән  чара эшкәртмәсе)

                                                 Әзерләде:

                                                                          туган тел һәм әдәбияты укытучылары

                                                         Аскарова Әлфия Ядкәр кызы

Максат:

  1. Укучыларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү , ватанны саклаучы булырга омтылу хисләре уяту
  2. Төркемдә эшли белү күнекмәләрен үстерү.
  3. Игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтен булдыру.

Җиһазлау:

  1. Проектор, экран.
  2. Биремнәр белән карточка.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Шарлар эленгән, плакатлар: “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, “Ир егет үзе өчен туар, иле өчен үләр.”

Алып баручы.

  • Бүген була зур уен –

Бик тә күңелле уен.

Малайларыбыз ярыша,

Менә булыр тамаша.

Балалар, бүген безнең каршыбызда булачак егетләр, булачак ил сакчылары, гаилә терәкләре. Бүген без аларны сынап карыйк. Малайлар 2 командага бүленеп ярыша.

1 нче бәйге. Бүген егетләребез диңгезгә сәяхәткә чыгалар. Диңгезгә чыгу өчен корабль кирәк. Тиз генә кәгазьдән корабль ясыйлар.

2 нче бәйге. Диңгездә һәр корабльнең үз исеме бар. Сез дә үз кораблегезгә исем куегыз. Моның өчен бирелгән хәрефләрдән корабль исемен төзегез.

3 нче бәйге. Хәзер диңгезгә чыгабыз. Ләкин безнең баклар буш икән. Механиклар су тутырып алсын әле. (бер савыттан икенчесенә кашык белән су ташу ярышы).

4  нче бәйге. Диңгездә шторм башланды. (Алып баручы идәнгә шакмаклар чәчә.) Бер минут эчендә палубаны җыештырырга кирәк. Кем күбрәк “чүп” җыя, шул команда җиңә.(Укучыларның күзләре бәйләнгән.)

6  нчы бәйге. Безнең инде ашыйсы килә башлады.Хәзер кокларның җитезлеген тикшерәбез. (Бәрәңге әрчү ярышы).

7 нче бәйге. Ә хәзер иң игътибарлы капитан конкурсы. Капитаннар 1 минут кара-каршы басып торалар. Аннары бер-берсенә аркалары белән басалар. Чиратлап капитаннарга сораулар бирелә.

- Иптәшеңнең күлмәге нинди төстә?

- Аның күзләре нинди төстә? һ. б.

9 нчы бәйге. Ә хәзер кайсы команда зирәк икәнлеген беләбез.

     1 командага сораулар:

  1. Муса Җәлилинең туган елы.
  2. Татарстанның башакалсы нинди шәһәр?
  3. Россия гимнының авторлары.
  4. Татарстанда иң зур елга.
  5. Россия  гербында нәрсә сурәтләнгән?

                   2 командага сораулар:

  1. Муса Җәлилт шигырьләре.
  2. Россиянең башкаласы нинди шәһәр?
  3. Татарстан гимнының авторлары.
  4. Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?
  5. Россиядә иң зур елга.

I0 нчы бәйге  “ Төнге тревога”.Вакытка тиз генә киенү һәм ботинка бавын бәйләү.

  1. нче бәйге “ Снайпер “ конкурсы.
  1. Ефрейтор
  2. Младший сержант
  3. Сержант
  4. Старший сержант
  5. Старшина
  6. Прапорщик
  7. Старший прапорщик
  8. Младший лейтенант

10)Лейтенант

11) старший лейтенант

12) капитан

13)генерал

14) майор

15) маршал

16) генералисимус

         11нче бәйге “ Радист”

Ребус чишү.( Тырышкан табар, ташка кадак кагар)

               Кызлар башкаруында җыр.

12.“ Миналы кыр”

   Кеглиларга тидермичә һәм  екмыйча бау белән уенчык машинаны тартып алып бару.

13.Болельщиклар ярышы.

  1. Хәрбиләрнең тантаналы җыелышы ничек дип атала? ( Парад)
  2. Мундирның йолдызлы урыны ( Погон)
  3. Корабльдәге яшьүсмер ничек дип атала? ( Юнга)
  4. Хәрби больница ничек дип атала? (Госпиталь)
  5. Реактив снарядлар белән йөри торган хәрби машина? ( Катюша)
  6. Сугышчыларның яулап алу хәрәкәте ничек дип атала? (Атака)

14.  Йомгаклау.

  1. Балларны исәпләү.
  2. Командаларны бүләкләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шаян кызлар,шук малайлар"

8март бәйрәменә  багышланган бәйге-кичә...

КВН. "Ягез әле, малайлар! "

4-5 сыныфлар өчен " Тапкырлар һәм Зирәкләр" бәйгесе....

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Абдулла Әхмәт «Малайлар аңламадылар» 3 сыйныф, татар төркеме)

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Абдулла Әхмәт «Малайлар аңламадылар» 3 сыйныф, татар төркеме)Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. – Казан: “Мә...

Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)

Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)...

Дәрес эшкәртмәсе.Шәүкәт Галиевның “Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик - грамматик материал. 8 нче сыйныф.Рус төркеме.

Дәрес эшкәртмәсе.Шәүкәт Галиевның “Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик - грамматик материал. 8 нче сыйныф.Рус төркеме....

Дәрес планы. Ш.Галиев “Безнең йорт малайлары”

Ш.Галиев  “Безнең йорт малайлары” темасына дәрес планы. 8 нче сыйныф (рус төркеме)....