"Шаян кызлар,шук малайлар"
методическая разработка по теме

Шакирова Лейсан Мансуровна

8март бәйрәменә  багышланган бәйге-кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_mart_dokument_microsoft_word.docx22.96 КБ

Предварительный просмотр:

Хәерле көн, егетләр!

Хәерле көн,кызлар!!

-.........Бик сәер килеп чыкты әле бу.

-Ни өчен алай дисең,....

-Ничек инде,биредә бит кызлар гына түгел,әниләр,укытучы апалар да бар.Укытучы абыйлар да үпкәләгәндер.

-....,бигрәк,бер катлы инде син.Без бит аларга   яратып,дусларча эндәштек.Карале син аларга,әниләребез дә,укытучы апаларыбыз да яшь кызлар кебек чибәр,сөйкемле,язгы кояш кебек балкып торалар.

- Чыннан да,укытучы абыйларыбыз  да егетләр кебек. Сүз юк!.Хәтта егетләрне дә уздырып җибәргәннәр әле.Күз тимәсен!

- Ә ул шулай булырга тиеш тә. Бүген әниләр дә,апалар да,абыйлар да,малайлар да,бик матур булырга тиеш.

- Чөнки бүген язның иң беренче, иң матур бәйрәме...

- 8 март-халык-ара хатын кызлар көне.

-Кадерлеләребез!

-Сезне чын ихлас йөрәктән язның иң гүзәл бәйрәме белән тәбрик итәбез.

-җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

-олы бәйрәм бүген,

Бизәп күңел күген.

Җырлар гына торып калсыннар.

Өмет-хыяллар да,

Булса каршы ярда

Сезгә маяк булып янсыннар!

 Хөрмәтлеләребез,бүген бәйрәм!

Әйдәгез,дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп , рәхәтләнеп ял итик,күңел ачыйк.

-Бу эштә,әлбәттә,Сезгә без ярдәм итәчәкбез.

Берничә секундтан залны безнекеләр - 6 класс укучылары  яулап алачак! Классыбызның иң көчле егетләре

Иң уңган кызлары

Үзара көч сынашачак.

Сезнең

Безгә алкышларыгызны кызганмыйча, көч биреп тору.

Ә бәйгене  без икәү алып барачакбыз.

Чөнки бүген безнең бәйрәм.

Бүген без- хуҗа.

Инде Хөрмәтле жюри гына сайлыйсы калды.

Таныш булыгыз, мәктәбебезнең иң яшь,иң төгәл егете

Кәнәфи Гыйлметдинович

Мәктәбебезнең иң яшь , иң чибәр кызы

Фәридә Вәдүтовна.

Бәйгебезне башлап җибәрү өчен сүзне командаларга бирәбез.

1 конкурс “Бездән сезгә зур сәлам “дип атала. Алар бер-берсен һәм,әлбәттә,безне сәламләргә тиешләр.

----------------------------------------------------------------------------------------

Искиткеч әзерләнгәннәр болар!

Молодцы! Рәхмәт!

-Бәйрәм,бәйрәм дибез.Күңелле,әлбәттә.Бигрәк тә кунакка барасы булса,берәр бәйрәмгә.

-әйт әле,---,Сезнең өйдә бәйрәмгә барыр алдыннан нинди эшләр эшләнелә?

_...Гадәттәгечә инде, өйдә калганнарга ашарга пешерелә.

-Нәрсә пешерәсез?

-Бәрәңге инде ярып,нәрсә булсын.

-Алай димә әле син,----.Анысы да бик кадерле бит аның быел. Аны бигрәк тә экономить итәргә кирәк.

Ничек итеп?

Ә менә анысын безгә командаларыбыз күрсәтер.

Хәзер һәр командадан берәү,безгә бәрәңге әрчеп күрсәтер. Тик кабыгын бик юка һәм өзмичә.

Онытмагыз,җитезлегегез дә сынала.

Башладык. (Бәрәңге әрчү.)

-----------------------------------------------------------------------------------------------------

2 а.б. сөйләшә.

Карале,....,егетләр өйләрендә бәрәңге әрчи  микән ул.

Әрчемәгән булсалар,әрчерләр! Чөнки алар- булачак әтиләр!Тормыш иптәшләре өйдә булмаса,аларга әзерләргә туры киләчәк бит.

Әйе шул,тикмәгә генә,егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз димәгән борынгылар.

(Бәрәңгеләр жюрига тапшырыла)

Шәп әрчегәннәр.Әйберне әрәм-шәрәм итмиләр икән.

---,бәрәңге белән никадәр салат ясап була,шулай бит.

Өйе,мин бигрәк тә,кышкы салат яратам.

Гади дә,ясарга да уңайлы.

2 бәйгебез  “Тәмле тамак” дип атала.Һәр команда бәрәңге кергән берәр салат ясарга өйрәнеп килергә тиеш иде.

Үтәделәрме икән алар өй эшен? Хәзер күрербез. Жюри салатның тәменә,бизәлешенә игътибар итәчәк.

Сынатмагыз!

(Салат ясыйлар.Җыр башкарыла.)

-------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Ашадык  та,бәйрәмгә китәсе генә калды.

Ой-ой,китә күрмә.Әгәр кич якынлашкан булса.
әйтик кич белән генә ресторанга барасы булса,нинди эшне эшләп китәргә кирәк

Шул инде,сыер савасы бар.

Бар шул. Киләчәктә әниләргә  җиңелрәк булсын өчен,без егетләрне дә сыер саварга өйрәтергә тиеш.

Бүген үк.

Хәзер 1 әр кеше  бирегә чыга һәм безгә сыер савып күрсәтә.

Сак булыгыз,тибеп җибәрмәсен!

------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

.Карале,----, без ни өчендер  һаман егетләребезгә кызлар эшли торган эшләрне эшләтәбез.

-Соң әйдә алайса кызларыбыз да егетләр  эшен эшләп карасын. Тормыш булгач,ирләр эшен дә эшләргә туры килер.Нишләтик соң?

Белдем   ,   агач кистерәбез.100%гарантия бирәм,сынатмаячаклар.

Хәзер командалардан 1әр кеше пычкы белән шушы тактаны кисеп чыгарырга тиеш.Кем тизрәк.

Кем көчлерәк?


Әйттем бит,сынатмаячаклар дип

Безнең кызлар любой эшне җиренә җиткереп башкара,йөзгә кызыллык китерми. Әйдә,тагын бер эш уйлап чыгар әле.

Күптән уйладым инде.Алар менә шушы агачка хәзер шушы шөрепне борып кертергә тиешләр.Катлаулы эш,әлбәттә,шулай да тырышырга кирәк.

Башладык.

Өйдәге бөтен эш тә  эшләнеп бетте.Инде бәйрәмгә генә китәсе калды.

Кая ашыгасың син?Ә кием!

Әйе,җитди әйбер..Киемеңә карап каршы алалар диләр бит.

Бәйрәмгә барганда зәвыклы,үзеңә килешле киемнәр генә сайларга кирәк.

Без командаларыбызга кунакка барганда киярлек киемнәр әзерләп килергә кушкан идек.

Хәзер киемнәрен алар сезгә тәкъдим итәчәк.

Бу бәйгедә  шулай ук тизлеккә һәм зәвыкъка игътибар итәргә кирәк булачак.


-.......,нәрсә булды соң бу? Болар бит киресенчә киенеп куйдылар.

Бер дә аптырама,дустым,димәк кызлар егетләрнең  ә егетләр кызларның шулай киенеп йөрүен тели.Матур бит,миңа ошый.

Миңа да.Модельер чыгар ,ахрысы,безнекеләрдән.

-..........,син нинди прическадан йөрергә яратасың?

-Минме,соң төрлечә була инде.Озын чәчне нишләтеп тә була.

-Кешене бит әле,кием генә түгел,ә аның чәче дә бизәп  тора.Ничек кенә ясамыйлар ул чәчләрне,кай вакытта үзем дә китаптагы кызлар урынына кереп утырасым килә.

-Әйдә без болай итик.(Барып,  командалар каршына урындыкка утыралар.)

-сез безгә  бәйрәмгә барырлык,бөтен кеше сокланырлык прическа ясарга тиеш. Һәм исемен дә уйларга онытмагыз!

Сез ризамы?

Башладык.

Җыр башкарыла.

-........,бәйрәм бәйрәм дип сөйләштек тә бәйрәмемез тәмамланып та китте.

Чынлап та,бөтен конкурслар да  бетте.

Кызларыбыз да,егетләребез дә сынатмады.

Ә соңгы сүзне    ж юри әйтәчәк.

Рәхим итегез.

(Йомгак)

Хөрмәтле дуслар!

Шулай итеп  бәйрәм уңаеннан сезнең өчен әзерләнгән тамашабыз ахырына якынлашты.

Олы рәхмәтебезне безгә ярдәм иткән ,Фәридә апага

Кәнәфи абыйга

Аппаратурада торган егетләргә җиткерәбез.

Сезне кабат бәйрәм белән тәбрик итәбез.

Сәламәт,исән-сау булыгыз

Өстәлләрегез  түгәрәк

Ризыкларыгыз мул булсын.

Сезне һәркөн өйдә дә

Эштә дә

Күңелле хәбәрләр генә көтеп торсын.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт

Сау булыгыз!

(Бәйгеләр арасында концерт номерлары күрсәтелә)

Арча районы Өчиле урта мәктәбе

8 март бәйрәменә багышланган

бәйге-кичә

Класс җитәкчесе:

Шакирова Ләйсән Мансуровна

2010-2011 уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

күңелле туй, шаян туй - Сабантуй

разработка школьного Сабантуя...

КВН. "Ягез әле, малайлар! "

4-5 сыныфлар өчен " Тапкырлар һәм Зирәкләр" бәйгесе....

Презентация "Шаян песи"

Презентация "Шаян песи"...

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ”Кызлар – язгы чәчкәләр” исемле ярыш - кичә

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган”Кызлар – язгы чәчкәләр”  исемле ярыш -  кичәМаксат: укучыларны  тапкырлык, зирәклек, уңганлыкта сынап карау; сәхнәдә үз-үзләрен...

"Шаян-шоу" кичәсе

"шаян -шоу" кичәсе сценарие А. Гыймадиевнең шаян хикәяләренә нигезләнеп тцзелде...

Шаян каләмле абый Шәүкәт Галиевнең 85 яшь тулу уңаеннан уздырылган әдәби кичә

1.Ш.Галиев иҗаты һәм тормышы турында белемнәрне тирәнәйтү. 2.Ш.Галиевнең  шигырьләре белән танышу (презентация  ярдәмендә).Уку залында китап күргәзмәсе оештырылган. Язучының портреты, к...