"Шаян-шоу" кичәсе
материал на тему

Вафина Гулия Илдусовна

"шаян -шоу" кичәсе сценарие А. Гыймадиевнең шаян хикәяләренә нигезләнеп тцзелде

Скачать:


Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Елмаюлы смайликлар, театр билгесе(маска) эленгән. “Елмай” җыры яңгырый. Бераздан музыка әкренәя. Алып баручы чыга.

 

А. Б. Көлегез, көлегез, файдасы күп – белегез!

         “Елмай -шоу”га җыелдык без,

          Күңелле үтсен ялыгыз!

Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! Хәерле көн! Менә тагын яңа көн туды. Яңа туган һәр иртәгез күтәренке кәеф, елмаю белән башланса, көнегез дә уңышлы үтәр.  

   Бүген сәхнәбездә мәктәп тормышыннан төрле мәзәк хәлләр күрербез, шаян сүзләр сөйләрбез.

“Сәхнә йолдызлары” түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз кызыклы күренешләр әзерләделәр. Менә шуларның берсен сезгә тәкъдим итәбез. Яшь артистларыбыз, сәхнәгә рәхим итегез!

Сәхнә кырыенда өстәл һәм бер урындык куелган. Өстәл артында мәктәп директоры утыра. Нидер яза. Ишеккә шакыйлар.

М.д. Керегез!

Ишектән яшь кенә кыз керә.

К.  Исәнмесез! Мөмкинме? Мин дөрес кердемме? Икенче татар гимназиясеме бу?

М.д. Әйе, әйе. Икенче татар гимназиясе.

К. Мин редакциядән, мәктәп белән гимназиянең аермасын белергә килдем..

Директор читкә карап: “Уф-ф! Тагын РОНОдан дип торам...”

  •  Эһе-һе... рәхим итегез, әйдәгез, түрдән узыгыз. Туныгызны салыгыз, менә монда вешалкага элик... Эһе-һе...
  • Гафу итегез, тимәсләрме соң?
  • Што сез, што сез...
  • Әй лә, онытып торам,  гимназия бит әле бу!
  • Әйдәгез, икенче катка күтәрелик, балалар белән дә сөйләшерсез.

Директор кызны үзе артыннан ияртеп китә.

  • Гафу итегез, шулай да аермасы нәрсәдә соң гимназия белән гади мәктәпнең?
  • Хәзер, хәзер, үзегез күрерсез, балалар белән дә сөй...  

Кыңгырау шалтырый. Шаулашып, балалар йөгерешеп чыга. Журналист кызга бәрелеп китәләр. Директор кызны читкә өстерәп кала.

Кыз (куркынган кыяфәттә):

  • Гафу-у-у...  
  • Ничава, ашагач тынычлана алар, таптамаслар...

Кыз (бераз тынычланып) Татар гимназиясендә укучылар татарча гына сөйләшәләрдер инде, шәт?

  • А как же!

Шулчак укучылар тавышы ишетелә:

  • Эй, ты што. Сдурел чтоли?

Читтәрәк ике малай эткәләшә.

Кыз.  (бер малайга)  Исемең ничек?

Малай. (бер директорга, бер корреспондент кызга карап) Глобуса не мы украли. (елап җибәрә)  Его Фанис украл, а мы на шухере были...Кыз.( аптыраулы караш белән) Гафу итегез, мин китәрмен, ахры. Эшем бик күп икәнен онытып җибәргәнмен. Вакытым бик тыгыз.

М. д.   Эһем, үзегезгә карагыз. Да-а, тизрәк китсәгез, хәерлерәк булыр. Патаму шты хәзер тугызлар чаңгыдан кайтачак... (Директорның тавышында шикләнү сизелә) 

Ә, теге, ни, безнең гимназия турында бик подробно языгыз, тик берүк яхшы якларын гына языгыз.. Эһе-эһе... Как никак татар гимназиясе! Эһе-эһе...

Кыз (ашыгып киенә).  Әлбәттә, әлбәттә. Татар гимназиясе турында начар язып булмый.

М. д. Шулай, шулай. Әйдәгез, озатыйм үзегезне.

        Чыгалар.

   А. б.  Яшүсмер чакта кайсы гына  малай мотоциклда җилдерү турында хыялланмый икән. Аеруча май аенда дәресләрнең тизрәк бетүен көтеп,  вакытны үткәрә алмый азапланалар. Күңелдә бары тик бер уй: тизрәк кайтып, матайга утырып җилдерү. Кая инде ул дәрес әзерләү! Дәрестә мени уй!

  Чираттагы миниатюра нәкъ менә матай белән җенләнгән малай турында булыр. (кереп китә)

                     Өстәл артында укытучы утыра. Каршысында –укучылар.

Укытучы.  Шулай итеп, без алдагы дәрестә бөҗәкләрнең күренекле вәкиле булган ата кара тараканның тән төзелешен өйрәндек. Яле, Шамил. Дәрес буе бик игътибар белән тыңладың, бик тырышып  яздың да бугай. Сөйләп җибәр әле безгә үткән теманы.

Куллары майга буялып беткән бер малай кыенлык белән генә укытучы янына килеп баса.

Малай. Кара таракан... ул бик хәтәр таракан инде... Аның күзе караңгыда да күрә... матай фарасы шикелле инде.

Ук.  Конкретно, Сәмигуллин, конкретно. (укучылар көлешә башлыйлар) ашкайнату органнары турында нәрсә беләсең?

М.  Ы-ы... Гәрүчине авыз ярдәмендә суыра инде ул. Карбюратор сымак бернәрсәсе бар инде аның. Бензин дә шулай килә бит двигательгә.

Ук.  (шап итеп өстәлгә сугып) син зоологиягә кагылышлысын гына сөйлә, яме! Аңлат, алайса, кан әйләнеше системасын!

М. (куанган кыяфәттә) Ә апа, анысын беләм. (кулларын угалап) Системасы йөрәк аркасында барлыкка килә инде аның... Матайның да бит йөрәге була- двигателе. Двигателең атказ бирсә, беттем дип уйла инде. Аннары...

Ук. (ярсып) Сәмигуллин! Тагын бер шул матаеңны телгә алсаң, куам да чыгарам!

М. (тонык тавыш белән) Безнең өйдә күп инде ул тараканнар. Көтүләре белән мич башында йөгерешәләр. Шул чагында алларына чыра кисәге куйсаң, шып туктыйлар. Чөнки тормозлары әйбәт. Кичә күрше авылга барганда, көпчәк ычкынды бит, апа, падшипник беткән булган. Ярый әле тормозлар әйбәт ие... Канишны, егылып матай астында каласы ием инде...

   Укытучы ачудан торып баса, авызын ачкан килеш урындыгына ауды.

А.б.  РОНОдан фронталь тикшерү килә дигән хәбәр бөтен мәктәпне аякка бастырды. Тиз арада кабинетлар, ишегаллары җыештырыла башлады. Кочегарга, тикшерү килгән көнне, “кәтилниеннән” чыкмаска кушылды. Шулай итеп, Бөкре Чикерткә мәктәбе гөҗ килде.

       “Инспекторлар бигрәк тә 8 нче сыйныфны тикшерәләр икән” дигән хәбәрне ишеткәч, сыйныф җитәкчесе Зәкәрия апа тәмам хафага төште. Белем дәрәҗәсе шактый түбән иде шул бу классның.

   Шулай да хәл бик өметсез түгел – башкалардан бераз өстен торган Сәләхиев дигән малай бар биредә. Коткарса, шул коткарачак! Әй, бөтенесен сөйләп бетермим әле. Кызыгы калмас. Алга таба ниләр булганын үзегез күрерсез.

Алып баручы чыгып китә.

                  Сәхнәгә укучы балалар һәм укытучы чыгып утыра.

Ук. Балалар, тәк, балалар, болай итәбез. Бүлмәгә РОНО кешеләре кереп утыргач, мин башта өй эшен сорармын. Сез бөтенегез дә кул күтәрегез, ә мин Сәләхиевтән генә сөйләтермен. Килештекме?.. сәләхиев, нинди теманы укып киләсен онытмагансыңдыр, шәт?

 М. (мыш-мыш борынын тарткалап) Молекулаларның бер-берсенә тәэсир итешүе...

Ук. Сәләхиев! Димәк, нәрсә турында сораячакмын инде мин синнән?

М. Инфузория-башмачык турында, апа...

Ук. Сәләхиев! Кара аны, бөтен өмет синдә!

М. Ә, Африкадагы шикәр плантацияләре турында,абый... ә апа...

Ук.Африкада түгел, Америкада, Сәләхиев! Бутый күрмә берүк. Яме!

А.б. Иртәгә фронталь тикшерү дигән көнне Сәләхиев төне буе өч фәнне «чөмерде». Укыды, ятлады, сөйләп карады. Төшенә аның инфузория- башмачыкка утырып шикәр камышы ашаган негрлар керде.

   Менә көтелгән көн дә килеп җитте. Чү! Дәрескә кыңгырау шалтырый, бугай. Дәрестә ниләр булганын үзегез күрерсез.

     Алып баручы чыгып китә.

Сәхнәгә укучы балалар һәм укытучы чыгып утыра. Алар артыннан           тикшерүчеләр кереп урнашалар.

Ук. Балалар, дәресебезне башлыйбыз. Иң элек өй эшен тикшерик. Кем такта янына чыгып, үткән дәрес материалын сөйләргә тели?

Укучылар барысы да кул күтәрә.

Тикшерүчеләр, гаҗәпләнеп, бер-берсенә карашалар.

Ук. (елмаеп) Һәммәгездән дә сорап бетереп булмас, мисал өчен, әйдә. Сәләхиев сөйләсен әле...

С.  Молекула-а – матдәнең иң кечкенә кисәкчеге. (Мыш-мыш борынын тартып ала) молекулалар бер-берсенә тәэсир итешә. Молекулаларның Африкадагы...түгел лә, Америкадагы плантацияләре...

                  Укытучы аптырап кала. Хәле китә башлый.

С. Шикәр камышы бишәр метрдан артып китә...артып китә...Ә молекулалар инфузория башмачык белән бергә сай сулыкларда яшиләр. Башмачыкларның керфекләре бишәр метрдан артып китә...артып китә... Ә шикәр плантацияләре... негрларның молекулалары, әй. түгел лә, башмачылары... инфузория белән тукланалар...ие... (борынын кул аркасы белән сөртеп ала)

      Укытучы күзләрен зур итеп ачып Сәләхиевкә карап тора да хуштан язып, урындыгына ава. Дүрт инспектор култыклап алып алып чыгып китәләр.

А. б. Менә шундый хәлләр белән бетте ул дәрес.

  Урамда – яз, күңелдә – яз... Нәкъ шундый чакта күпләрнең күңелендә беренче мәхәббәт хисләре уяна. Әллә ни җитди хисләр булмаса да, беренче тапкыр балаларча гашыйк булуын  гомергә истә калдыра. Чираттагы күренеш шул темага булыр.

  Нияз. Мин беренче тапкыр бишенче сыйныфта укыганда гашыйк булдым. Гөлфия исемле иде ул. Миннән алдагы партада утыра. Китап күп укыгангандыр инде, Гөльфия күзлек кия иде. Отличница! Ә мин китап укып азапланмыйм. Дәрес вакытында ара-тирә күзлеген янә почык борынына элеп куя. Миңа никтер аның нәкъ менә шул гадәте ошый иде.

Гөлфияләрнең өйләрен күрсәгез сез! Безнеке аларныкы янында эт оясы кебек кенә. Әтисе урман каравылчысы аның. Минем партадаш Фәнис әйтә, әтисе урманнан агач урлый, өйләре шуңа зур, ди. Ышанмыйм, билгеле. Беренчедән, шундый матур кызның әтисе ничек карак булсын ди. Икенчедән.. икенчедән, урман каравылчысы үзе агач урлаучыларны тота лабаса ул!

Шулай да күп нәрсәләрне Фәнис белән киңәшләшеп эшләргә тырышам. Буйга метр да ун сантиметр гына булса да, Фәнис күпне белә. Бигрәк тә мәхәббәт өлкәсендә. Шунда да Гөлфиягә гашыйк булуым турында иң элек Фәнискә сөйләдем. Чөнки бу катлаулы мәсьәләне берүзем генә ерып чыга алуым бик шикле иде. Фәнис дулкынланганда уң кулы белән башы аркылы сул колагын кашый. Бу юлы да шулай итте. Ә әнә үзе дә килә.

Ф. Әйдә малай болай итәбез!

Нияз. Нишлибез?

Ф. Хат язабыз!

Н. Хат??

Ф. Ие. Мәхәббәт хаты. Минем апаныкы муре алар. Казандагы бер ыстудинт белән языша...

Н. Ничек? Ул Мөнир белән йөри түгелме соң?

Ф. Булса ни.. Бусы запаста тора.. Вәт менә, шулай итәрсең.

Н. Карале, малай, үземнең генә баш эшләп бетермәс. Әйдә бергә языйк әле.

Ф. Синеке шул булыр инде. Миннән башка берни эшли алмыйсың. Әйдә ал кәгазь, язабыз. Мин әйтеп торам.

“Гөлфиә зак кна сине карап ергәч, мин синен блән хат язырга булдым. Мин сине ярытам, мин сиңа иләнәсем килә...”

Н. Кара әле, “иләнәсем” дигән сүз ике “н”ы белән язылмый микән?

Ф. Мин каян белим инде аны. Әйдә шулай яз инде.

Н. Ә ничек бирәм соң мин аны?

Ф. Алъяпкычына кыстырып калдыр инде шунда.

Н. Йөрәгем дөп-дөп типкән хәлдә, хатны Гөлфиянең ак алъяпкычының арткы элмәгенә кыстырып куйдым .

  “Нишлисен, җүләр?”- дип,   Фәниснең башына китап белән китереп тә сукты.

 Шәп төште Фәниснең башына.  Гөлфиянең дәреслеге безнекеннән катырак шул, чүбеккә әйләнеп бетмәгән..

 Звонок булыр алдыннан гына, Гөлфия аркасын кашыган вакытта кулы тиеп китте хатка. Ачып укыды хатны. Һәм нәрсәдер яза башлады..

Җавап хаты дип уйлап куанып куйдым.

 Берзаман, шап! итеп, алдыбызга..үзебез язган хат килеп төшмәсенме!

Хат кызыл пастага тулган..

 Фәнис керә.

Ф. Нихәл, дусты, эшләр пешәме?

Н. Алай дип әйтмәс идем. Менә хатны кире бирде. Хаталарын төзәтергә дә онытмаган.

Ф. Духи бүләк итәргә кирәк! Мөнир абый апага әллә ничәне бүләк итте инде. Апа иртән әле берсен, әле икенчесен колак артына сөртә.

Н. Безнең идә духи юк шул. Әни пучтыда җыештыручы булып эшли, ул духи сипми. Әтинең кырынгач сибә торган “Шипр”ы бар-барын да... Тик, сизсә, әтидән каешның юан башы эләгәчәк.

Ф. Әйдә, чүплектән берәр буш духи савытын алыйк дә, шуңа салыйк теге “Шипр”ны әз генә, калганына су салырбыз! Галауный исе килсен!

Фәнис чыгып китә.

Н. Нәкъ шулай эшләдем дә. И, ул көнне дулкынлануымны белсәгез! Калтыранган кулым белән духины Гөлфиянең бәләкәй учына төрттем, чүт кенә аңымны җуймадым.

Г. Нәрсә бу?!

Н. Б... бү... бү-ләк... Си... си... сиңа...

Г. Одеколон ич бу! Җитмәсә, савыты да әллә нинди, пычрак!

Н. Булса ни! Зато тәмле ис килә! Колак артына сөртерсең!

Г. Дур-рак! (китеп бара)

Ф. (кырыйда гына тыңлап тора, Гөлфия киткәч чыга) Сөйләшә белмисең син! Вәт Мөнир абый ул.. Капка төбендә апага әллә ниләр әйтеп бетерә... Әйдә, иртәгә Гөлфияне озатабыз!

Н. Кая?

Ф. Мәктәптән озатабыз, дим.. өенә!

Н. Зур егетләр кебекме?

Ф. Ие инде! Ниенә исең китте аның?! Озатасың да, капка төбендә сөйләшеп торасың. Апа белән Мөнир абый шикелле...

Н. Куркам мин, Фәнис!

Ф. Курыкма, артыңнан үзем барырмын.

Н. Иртәгесе көнне, Гөлфияне озатырга булдык. Ул алдан бара, мин бер-ике адым арттарак. Миннән дә арттарак, резин итеге белән пычракның уртасына баса-баса, перәннек кимерә-кимерә Фәнис атлый. Гөлфияләргә барып җитәрәк, аларның капка келәләренә ябыштым!

Г. Нишлисең?!

Н. Озатам... сине...

Г. Тиле! Кит юлдан!

Н. Китмим!

Г. Син нигә минем арттан йөрисең, ә?! Нигә миңа бәйләнәсең?! Яратмыйм мин сине, белдеңме, яратмыйм! Күрәсем дә килми! Чәчеңне дә тарый белмисең бит син!

Н. Ә син... син... әләкче! Бөтен нәрсәне Хабирә апага әләклисең!

Г.. Ә син – двоешник! Надан!  

Н. Ә син - ачкарик!

Г. Ә синең әниең уборщица!

Н. Ә синең әтиең карак! Бөтен урманның агачларын урлый. Өегез дә урланган бүрәнәләрдән салынган!

Г. Син башта буеңны үстер әле, беледеңме! Аннан минем арттан йөрерсең!

 

Н. Мәхәббәт маҗаралары шуның белән тәмам булды. Еллар үтте. Без дә үсеп җиттек – хәзер инде 10 класста укыйбыз.  Гөлфия дә үсте, тагын да чибәрләнеп китте, болай аралашып-сөйләшеп йөрибез үзе аның белән, әмма мәхәббәт темасына ялгыш кына бер җөмлә дә ычкындырганым юк.