Шаян каләмле абый Шәүкәт Галиевнең 85 яшь тулу уңаеннан уздырылган әдәби кичә
классный час по теме

1.Ш.Галиев иҗаты һәм тормышы турында белемнәрне тирәнәйтү. 

2.Ш.Галиевнең  шигырьләре белән танышу (презентация  ярдәмендә).

Уку залында китап күргәзмәсе оештырылган. Язучының портреты, китаплары. Газета-журнал битләреннән мәкаләләр урнашкан.

-Бүген без сезнең белән Шәүкәт Галиевның иҗатын искә төшереп үтәрбез, аның шигырьләре белән танышырбыз, кичә ахырында викторина сорауларына җавап бирербез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shayan_kalmle_abyy.docx22.31 КБ

Предварительный просмотр:

     

Сәлимә Нотфуллина,

Алабуга шәһәре,8нче мәктәп

                                           Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен әдәби кичә

Шаян    каләмле   абый

                   Шәүкәт Галиевнең 85  яшь тулу  уңаеннан уздырылган әдәби кичә

Максат : 1.Ш.Галиев иҗаты һәм тормышы турында белемнәрне тирәнәйтү.  

2.Ш.Галиевнең  шигырьләре белән танышу (презентация  ярдәмендә).

Уку залында китап күргәзмәсе оештырылган. Язучының портреты, китаплары. Газета-журнал битләреннән мәкаләләр урнашкан.

-Бүген без сезнең белән Шәүкәт Галиевның иҗатын искә төшереп үтәрбез, аның шигырьләре белән танышырбыз, кичә ахырында викторина сорауларына җавап бирербез.

1 укучы : Слайд № 1 («Мин Шәвәли»)шигыре

Мин-Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай!

Ут малай!

Мин-бик уңган,

Өлгер мин,

Юк-бар белән

Көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин.

Мин ,мин,

Мин бик

Тыйнак мин!

-Сабый чакта танылган,укылган әсәрләр күңелдә гомерлеккә уелып кала.Беренче карашка гади генә,беркатлы гына тоелган ул шигырьләр,әкият-хикәяләр безне гомер буе озата бара.Балалар әдәбияты-халкыбызның иң затлы рухи хәзинәсе ул.Шуңа күрә балалар өчен иҗат итү- язучының иң зур бәхетедер ул.

Слайд № 2 (Ш.Галиевның тормыш юлы)

-Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллинның туган  җире-Татарстанның  Апас районы Олы Бакырчы авылы, туган елы-1928елның 20 ноябре.Аның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә.1943 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый,әмма әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булу сәбәпле,укырга мөмкинлеге калмый. Ике ел колхозда эшли.Беренче шигырьләрен 1945 елның гыйнварында яза,газета битләрендә 1948 елдан күренә башлый.1953 елның көзендә аны Казанга «Чаян» журналына эшкә чакыралар.Ул башта әдәби хезмәткәр,аннары бүлек мөдире булып эшли.

-Ш.Галиев  балалар поэзиясенә алтмышынчы еллар башында “Яшь ленинчы” газетасында дөнья күргән комик герое Шәвәли килеп керә.Ул балаларның үз герое.Аңарда балаларга хас бөтен үзлекләре бар. Бу образ шигырьдән шигырьгә кызыклы яклары белән ачыла бара.Шәвәли хыялланучан һәм эзләнүчән,шаян һәм тапкыр малай,бераз гына хәйләкәр дә, тәҗрибәсезлеге аркасында ялгыша да.Шул сыйфатлары белән бездә елмаю уята.

Балалар,Шәвәлине нинди икәнлеген күз алдына китердегезме?  Әйдәгез һәркайсыбыз аны ничек күз аллый рәсемгә төшерик әле? Бәйге тәкъдим итәм.

-Ш.Галиев шигырьләре балаларны иң элек үзләренең тематик «сәерлеге» һәм шаян характерда  булулары белән җәлеп итә. Ул поэзиядә табышмаклы шигырь юнәлешен яңарта.Шигырь ахырында  шагыйрь көтелмәгән нәтиҗә ясый,төп фикерне уйлап  табуны укучының үзенә калдыра.

2 укучы: «Узып киттем мин автобусларны»

Әй барам,барам,

Барам бер заман,

Барам бик кызу,

Барам бик яман.

Аяк астында

Уйный тик тузан,

«Эх»тә итмичә

Барсын да узам.

Узып киттем мин

Автобусларны,

Велосипедта

Чыккан дусларны.

Троллейбусларны,

Самосвалларны,

«Жигули»ларны

Уздым аннары.

Артта калдырдым

«Зил»ны,»Волга»ны,

«Запорожец»ны

Әйтмим дә аны!

Ышанмыйсыңмы

Монда әллә син?

...Туктаган иде

Алар һәммәсе.

-Укучылар, «Шәүкәт» исеменең мәгънәсе көч,куәтне аңлата.Ул «олылык», «бөеклек» мәгънәсен дә  үз эченә алган.Ничек итеп көчле,куәтле булырга икән?Әйдәгез,шуның серенә төшеник әле.

3 укучы :«Камырша » шигырен сөйли

-  Шәүкәт Галиев үзенең шигырьләре аша безгә туган җир кадере, дуслык, хезмәт, намус кебек төшенчәләрне сеңдерә. Без,сезнең белән аңларлык телдә танып-белү мәгълуматлары бирә.

4 укучы : «Светофорның өч сүзе » шигырен сөйли

- Ш.Галиев үзенең шигырьләре аша чама хисен белмәүчеләрне,мактанчыкларны тәнкыйтьли.Эш сөймәүче ялкауларга ул аеруча кырыс.

5 укучы :«Бикмулла » шигырен сөйли

Слайд №3 (Шәүкәт Галиевның китап исемнәре)

-Татар балалар әдәбиятын үстерү юлындагы хезмәтләрен  күздә тотып,1972 елда «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр,мәзәк хәлләр», «Кызык», «Тәмле йорт», «Котбетдин мәргән» исемле  шигырь китаплары өчен,Шәүкәт Галиевкә Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде,ә1980 елда рус теленә тәрҗемәдә чыккан «Заяц на зарядке» китабы өчен ул 1982 елгы Халыкара бүләк-Г.Х.Андерсен исемендәге диплом белән бүләкләнде.

         - 1995 елда «Татарстан Республикасының халык шагыйре » дигән мактаулы исемгә лаек булды.

          -Ә 1996 елда Татарстан язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе булды.

          - Ш.Галиев 1958 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

 -Шәүкәт Галиев ике дистәдән артык шигырь җыентыгы  бастырып чыгарды.Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья-нәниләрдән алып,мәктәп яшендәгеләргәчә булган кыз-малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы:уеннары,шатлык һәм борчулары,шаянлыклары һәм  батырлыклары белән очрашабыз.Бу шигырьләр әти-әнигә хөрмәт,туган җиргә,хезмәткә мәхәббәт хисләре белән сугарылган,алар үгет нәсихәтсез безнең күңелебезгә үтеп керә.

 Шаян каләмле шагыйрь Ш.Галиевнең иҗат мөмкинлекләре зур.Ул үз укучыларын гүзәл шигъри табышлары белән әле бер генә сөендермәс.Чөнки шагыйрь үз шигырьләренең балалар күңеленә,алар рухына,җан сораган витаминнар кебек үк, кирәкле һәм кадерле икәнен яхшы белә.Без шаян шагыйребезгә озын гомер,иҗади уңышлар телибез.

«Хәзинә»,«Өч тиенгә», «Онытылган», «Рус казлары:га-га-га», «Сарыкмахерская» шигырьләре тыңланылды.

Слайд № 4                      Әдәби кичә викторина белән тәмамланды

1.Ш.Галиев кайда һәм кайчан туган?

2.Ш.Галиев Казанда чыга торган кайсы журналда эшли?

3.1962 елда чыккан, махсус балаларга атап язылган җыентыкның исемен әйтегез.

4.Кайсы китабы өчен Ш.Галиев Г.Х.Андерсен исемендәге Диплом белән бүләкләнде?

5. «Иләвәш» нең сере нидә?

6.Ш.Галиевкә «Татарстан Республикасының халык шагыйре»  исеме ничәнче елда бирелә?

7.Шәүкәт-исеменең мәгънәсен кайсыгыз белә?

8.Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген Ш.Галиев ничәнче елда ала?

9.Сабан туенда Тимершаны җиңгән  малайның исеме ничек?

10.Ш.Галиев балалар өчен барлыгы ничә китап язган?

11.2007 елда Ш.Галиевнең китабы «Ел китабы » бәйгесендә 1 урынны алды.Ул китапның исеме ничек?

12.  Шук малай,

       Үткен малай,

       Ут малай! Кем ул?

Җаваплар:

1.1928 нче елның 20 ноябрендә Апас районы Олы Бакырчы авылы

2. «Чаянда»

3. «Камырша»

4. «Заяц на зарядке»

5.Сүз арттан укыла- Шәвәли

6. 1995 елда

7. Көч,куәт,олылык,бөеклек

8.1972 елда ала

9.Сабир

10. Ике дистәдән артык

11.«Шәвәли китабы»

12. Шәвәли


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган "Татарстан - минем ватаным" темасына  ачык дәрес планы...

3 нче сыйныфның рус төркемендә уздырылган әдәби укудан дәрес планы

"Татарстан - минем ватаным" темасына уздырылган әдәби укудан дәрес планы (3 нче сыйныфның рус төркеме)...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

"Татарстан - минем ватаным" темасына  әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы (3нче сыйныфның рус төркеме)...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

"Татарстан - минем ватаным" темасына  әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы (3нче сыйныфның рус төркеме)...

Шәүкәт Галиевнең 85 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә

Шәүкәт Галиевнең тормыш һәм иҗат юлын,балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен  укучыларга җиткерү...