Дәрес планы. Ш.Галиев “Безнең йорт малайлары”
план-конспект урока (8 класс) на тему

Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы

Ш.Галиев  “Безнең йорт малайлары” темасына дәрес планы. 8 нче сыйныф (рус төркеме).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sh.galiev_beznen_yort_malaylary.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Насыйрова Миләүшә Сәлмән кызы

Сыйныф: 8 (рус төркеме)

Предмет: татар теле

Дәрес темасы: Ш.Галиев  “Безнең йорт малайлары”. Минем җәйге ялым

Дәрес максаты: Ш. Галиевның  “Безнең йорт малайлары”  әсәрендәге лексик-грамматик материал.

Дәрес бурычы: 1. “Безнең йорт малайлары” шигырендәге яңа сүзләр белән таныштыру; укучыларның телдән аралашу күнекмәләрен үстерү.

  1. Укучыларны актив аралашуга, иҗади сөйләшүгә тарту;  гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү күнекмәләренә өйрәтү.
  2. Укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру; дус була белү сыйфатларын үстерү.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру. Уңай эмоциональ халәт тудыру. Исәнләшү. Энергизатор. Укучылар һәр сүз саен итшәләренең бармакларына тотыналар:

бөтен җирдә (баш бармак);

һәм бар эштә (имән бармак);

зур (урта бармак);

уңышлар (атсыз бармак);

телим (чәнти бармак)

Исәнмесез! (кулларны тоташтыру).

  1. Актуализация.

     “Джот тотс” («Фикерләрегезне языгыз») структурасы ярдәмендә өй эше тикшерелә. “Яхшы дус нинди булырга тиеш?”- дигән сорауга җавап. Тема буенча һәр кәгазь битенә бер сүз язалар. Төркемдәге укучылар ишетерлек әйтеп, битләрне өстәл уртасына куялар. Шулай итеп, өстәлнең уртасында барлыгы 16 кәгазь була. 2-3 укучының җаваплары тыңлана.

  1. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

“Куиз-Куиз-Трэйд” («Сорау бир – сорау бир карточкаларны алмаштыр») структурасы.

Укучылар урыннарыннан торалар һәм якында торган укучы белән парлашалар. Аларның кулларында карточка була. Карточкада сораулар язылган. Укучылар чиратлашып сораулар бирәләр, фикерләре белән уртаклашалар. Соңыннан, карточкаларын алмашып, икенче бер укучы белән парлашалар.

Как скажешь о том, что

-тебе нравится скромные и воспитанные девочки;

-тебе нравится сильные, трудолюбивые мальчики;

-тебе не нравится равнодушные, упрямые, ленивые люди;

-твой друг может хорошо учиться;

-твоя подружка Юля старательная ученица?

Үзбәя.

Аудирование. 

Укытучы.  Тыңлагыз һәм калын әйтелешле сүзләрне языгыз: бүләкләр, сагынганда, бүлешәбез,сикереп, әкәмәт, французча, кочаклашып, ишегалды, халыкара, мәйдан, сөенешеп, дөнья, өелешеп, галәмәт.

Укытучы.  Слайдка күз салыйк әле: сүзләрне дөрес яздык микән?  

Укучылар бер-берсенең дәфтәрләрен алмашып  хаталарны төзәтәләр.

Үзбәя.

Укытучы.  Укучылар, әйтегез әле,бу язылган сүзләрне кайчан кулланып булыр иде? Көтелгән җавап: озак күрешми торганда, сагынганда, сөенгәндә, уйнаганда, бүләкләр бирешкәндә...

Укытучы.  Димәк, нинди темага сөйләшкәндә бу сүзләрне кулланырга була?  Көтелгән җавап: Дуслык. Сагыну.

  1. Яңа тема.

Укытучы.  Бүген дуслык турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Шул максаттан чыгып, Ш. Галиевнең “Безнең йорт малайлары” шигырен өйрәнүгә әзерлекне башларбыз. Әлеге шигырьдәге лексика өстендә эшләрбез.

Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

  1. Яңа сүзләр белән таныштыру. Тактада яңа сүзләрне уку.. Транскрипция белән эш.

сагынышкан[ сǻғынышқан]

өелешеп [өйэлэшэп]

сиптерәләр[сиптэрәләр]

әкәмәт[әкәмәт]

галәмәт[ғәләмәт]

сөенешеп[сөйөнөшөп]

  1. Яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау.
  2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш. “Джот тотс” («Фикерләрегезне языгыз») структурасы.

Метапредмет нәтиҗәләрен үстерү йөзеннән, 3 сүзне татарча-русча сүзлектән карап язалар. 

“Тик-Тэк-Тоу” («Крестик һәм нолик») структурасы ярдәмендә җөмләләр төзү.

  1. Ял минуты.

“Микс-Фриз-Груп” («Буташтыру – урыннарда калу-төркемнәргә берләшү»)

Төркем оештыру өчен сораулар:

  1. Бүген сезнең ничәнче дәрес? (2)
  2. Сыйныфта ничә кыз? (6)
  3. Бер атнада ничә көн? (7)
  4. Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз? (8)
  5. Сез ничәнче мәктәптә укыйсыз? (14)

Укучылардан  бер-берсенә рәхмәт әйттерү.

  1. Материалны ныгыту.

“Финк Дотс” структурасы. Биремнәрнең кайсысын эшли аласыз, шуны сайлыйсыз. Сез бу биремне үтәгәндә 6 балл җыярга тиеш.

  1. Өй эше.

“Тейкэвей Хоумворк” (“Меню”). Үзеңә өй эшен менюдан сайлап алырга.

  1. Рефлексия.

“Своп Ток” структурасы. Мин дәрестә ... белдем дигән җөмләне дәвам итеп языгыз. Басыгыз, үзегезгә партнер табыгыз һәм фикерегез белән уртаклашыгыз. Карточкаларны алышабыз, алга таба башка партнер белән эшлисез. Мин “вакыт чыкты”, - дигәнгә кадәр дәвам итәсез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шаян кызлар,шук малайлар"

8март бәйрәменә  багышланган бәйге-кичә...

КВН. "Ягез әле, малайлар! "

4-5 сыныфлар өчен " Тапкырлар һәм Зирәкләр" бәйгесе....

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Абдулла Әхмәт «Малайлар аңламадылар» 3 сыйныф, татар төркеме)

Әдәби уку дәресенең техник картасы (Абдулла Әхмәт «Малайлар аңламадылар» 3 сыйныф, татар төркеме)Гарифуллина Ф. Ш., Мияссарова И. Х. Әдәби уку: 3 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. – Казан: “Мә...

Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)

Ш.Галиев "Безнең йорт малайлары" буенча презентация (8 класс, рус төркеме)...

Дәрес эшкәртмәсе.Шәүкәт Галиевның “Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик - грамматик материал. 8 нче сыйныф.Рус төркеме.

Дәрес эшкәртмәсе.Шәүкәт Галиевның “Безнең йорт малайлары” әсәрендәге лексик - грамматик материал. 8 нче сыйныф.Рус төркеме....

Ш.Галиев " Безнең йорт малайлары" шигыре буенча презентация

Шәүкәт Галиевның " Безнең йорт малайлары" шигыре буенча презентация ( 8 сыйныф)...