Ибраева Ләйсән Расих кызы

Туган тел һәм туган тел әдәбияты укытучысы сайты

Без татарлар! Шушы исем белән Җирдә яшәү үзе бер бәхет!

Профессия: Татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: укучыларның фәнни эшчәнлеген оештыру

Увлечения: буш вакытымда китаплар укырга яратам, табигать кочагында ял итәм

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Казань

Место работы: МБОУ "Школа №167"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ibraeva-leysan
“Әгәр дә сез һөнәрегезне дөрес сайласагыз һәм эшегезне күңел биреп башкарсагыз, бәхет сезне үзе эзләп табар” (К.Д.Ушинский) "Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау - кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын." (Фәнис Яруллин) "Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез." (Ризаэддин Фәхреддин)

Укытучы! Синең бурыч – күңелләргә сүзләр язу, Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.

Энҗе Мөэминова

О себе

Хөрмәтле коллегаларым! Сезне сайтымда сәламли алуыма бик шатмын. Мәктәп яшеннән үк татар теле  һәм әдәбияты укытучысы  булырга  хыялландым мин. Изге хыялларым тормышка ашты.Мин-татар теле укытучысы, фәнемне яратам.Һәрбер предмет укытучысы үз фәне аша бүгенге көн проблемасын укучыларга җиткерү һәм аларны чишү юлы өстендә эшли. Безне уртак бурыч берләштерә: яшүсмерне шәхес буларак формалаштыру, мәдәниятле һәм белемле итү, кешелеклелек һәм милли үзаң тәрбияләү. Милләт, милләтле булу, милли мохит булдыру- менә шул инде безне саклап калачак. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен кызыклы итеп, тирәнтен өйрәнү- милләтне саклау. Милләтле кеше генә көчле, киләчәкле, дәүләтле. Әлеге фикерләр- минем эшчәнлегемнең төп максаты.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуда нинди генә  алдынгы технологияләргә нигезләнсәк тә төп таләп ул - нәтиҗәгә ирешү. Минем укучыларым 2011нче елдан башлап Республика күләмендә  уздырылган  И.Хәлфин, Ә.Кәримуллин, Лобачевский, “Нобелев өметләре”, Каюм Насыйри исемендәге конференцияләрдә, шәһәр күләмендә уздырылучы К.Ушинский,  “Фән яшьләрнеке”, Ломоносов укулары, Җ.Вилкеев конференцияләрендә призлы урыннар яулыйлар.Татар егете, Көз сылуы Сөмбелә, Әниләр көненә багышланган шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә, район күләмендә уздырылучы “Стихия” Һ.б. бәйгеләрдә теләп катнашалар.

              Укытучы заман белән бергә атлап, үз белемен үстерү  өстендә эшләсә һәм тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән уртаклашса гына бүгенге көн укытучысы була ала.Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булырга тиеш.  Шуңа күрә, мин дә укучыларым белән бергә өйрәнәм, үсәм, нәтиҗәлелеккә омтылам. Методик темам кысаларында эш тәҗрибәмне төрле мәйданнарда уртаклашам: конференцияләр, семинарлар, конкурслар, газета-журналлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет челтәрендә.”Безнең иң яхшы укытучы- 2014” гранты иясе, "Ел укытучысы-2018" бәйгесенең район этабында призер булуым һәм халыкара семинарларда, конференцияләрдә актив катнашуым эш нәтиҗәмнең күрсәткече дип уйлыйм.  

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Мәдинә Маликова "Чәчкә балы", Әмирхан Еники  әсәрләре,  Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала",  Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрова әсәрләре,  Шәриф Камал "Буранда"һ.б

Мой взгляд на мир

"...Язмыш синең тез астына китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ кебек төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага кутәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек".

Ф.Яруллин

Мои достижения

Минем уңышларым

 "Безнең иң яхшы укытучы- 2014"грант иясе

 "ТНВ" каналының Рәхмәт хаты, 2016

  Республика күләмендә үткәрелгән И.Хәлфин исемендәге конференциягә җиңүчене укучыны  әзерләгән өчен Рәхмәт хаты, 2016 ел

  Республика күләмендә үткәрелгән "Нобелев өметләре" конференциясендә җиңүче укучыны әзерләгән өчен Рәхмәт хаты, 2015ел

  Шәһәр күләмендә үткәрелгән К.Д.Ушинский конференциясендә җиңүче укучыны әзерләгән өчен Рәхмәт хаты 2013, 2014 ел

   Шәһәр күләмендә үткәрелгән Д.В.Вилькеев конференцияcендә  җиңүче укучыны әзерләгән өчен Рәхмәт хаты, 2014 ел

   Мәктәп күләмендә үткәрелгән "Ел укытучысы-2017" бәйгесендә җиңү өчен Совет районының Рәхмәт хаты, 2016 ел

   Район күләмендә үткәрелгән "Стихия" бәйгесендә җиңүче укучыларны әзерләгән өчен Рәхмәт хаты, 2016,2017 ел

  "Татар теле.Инфо" халыкара олимпиада җиңүчесе, 2015 ел

   "Вопросита" бәйгесе җиңүчесе, 2016 ел

   167 нче мәктәптә эксперименталь-стажировка мәйданчыгының әгъзасы

   "Мәгариф" журналында басылып чыккан "Балаларыбыз әхлаклы булып үссеннәр" мәкаләсе өчен таныклык, №47, 2016 ел

   Почетная грамота отдела образования Советского района г.Казани победителя школьного конкурса "Учитель года-2017" в номинации "Лучший стратег" за деловую компетентность, достигнутые успехи в работе с одаренными детьми" , 2017г.

  Диплом победителя во Всероссийском конкурсе "Рассударики" в номинации:"Творческие работы и методические разработки педагогов",2014г;

  Республика күләмендә үткәрелгән"Рухи-әхлакый тәрбия контекстында милли мәдәни компонент" конференциясендә катнашкан өчен Рәхмәт хаты,2015 ел

  Диплом за активное участие в Международном научно-методическом семинаре "Повышение профессиональной компетентности молодого учителя" и выступлением с докладом (17-19 января 2018г., Казань, КФУ)

  Призер в районном конкурсе  "Учитель года-2018" в номинации "Лучший  учитель татарского языка и литературы-2018

Свидетельство участника зонального этапа Всероссийского конкурса "Лучший учитель татарского языка 2018.

 Свидетельство участника заключительного тура Всероссийского конкурса "Лучший учитель татарского языка 2018.

  Почетная грамота Министерства образования и науки Республики Татарстан за весомый вклад в обучении и воспитании подрастающего поколения и многолетний добросовестный труд от 2018 года

 

 

Моё портфолио

 

Мои публикации:
Классное руководство
Материалы методических объединений
Разное
Родной язык и литература
Сценарии праздников
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: