" Синоним һәм антоним сыйфатлар."(6 нчы сыйныф татар балалары өчен дәрес эшкәртмәсе)
план-конспект урока (6 класс) на тему

Ибраева Ләйсән Расих кызы

Синоним һәм антоним  сыйфатлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_sinonim_syyfatlar.docx22.23 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Синоним һәм антоним  сыйфатлар.

Максат. 

            а) белем бирү:

  • Синоним һәм антоним сыйфатлар турында төшенчә бирү.

б)күнекмәләр булдыру:

  • Мөстәкыйль эшләү,
  • логик фикер йөртү,
  • синоним антоним сыйфатларны куллану күнекмәләрен үстерү.

           в) тәрбия бирү:

       туган телгә мәхәббәт тәрбияләү

Матерал: Татар теле дәреслеге 6 сыйныфында укучы татар балалары өчен Д.Г. Тумашева. Ф.Юсупов К.З. Зиннатуллина, Б.М.Мифтахов149-151нче битләр..

Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.

Методлар : өлешчә эзләнү, проблемалы ситуация тудыру.

Алымнар:, аңлатмалы сөйләү,  дәреслек белән эш, техник чаралардан файдалану, төркемләп уен оештыру, карточкалар белән эш.

Җиһазлау.  Информацион технологияләр куллану: компьютер,  , экран, презентация. Уен “ Парын тап”.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Укучыларда уңай халәт тудыру.

 а) Исәнләшү.Танышып алыйк.

 б)   Уен “ Энергизатор”

        - Исәнме ,дустым( кулларын бирешәләр)

       - Хәлләрең ничек? ( куларын иңсәгә куялар)

      - Син кайда булдың? ( колакларын тоталар)

       - Мин сагындым. ( кулны йөрәккә кую)

      - Син килдеңме? ( кулларны якка җәяләр)

       - Бик яхшы( кочаклашалар)

      Рәхмәт дәресне башлыйбыз.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  Укытучы:

   Укучылар, тактадан игътибар белән мәкальләрне һәм табышмакларны укыйк әле. Сыйфатларны табып ачыклыйк. Нинди сыйфатлар табарсыз?

-Инсаф укы әле.!.....

3 слайд. 1. Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.(яфрак)

Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)

Теле озынның акылы кыска.(м)

Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.(белем)

Вөҗданы пакъ- йөзе ак. (м)

Аяксыз-кулсыз ----- антонимнар,

ак-кара---антонимнар,

озын-кыска--- антонимнар,

акыллы-акылсыз---антонимнар,

пакъ-ак—синонимнар

- Әлеге сыйфатларның мәгү

К. Җ.: - Бирелгән мәкальләрдә һәм табышмакларда синоним һәм антоним сыйфатлар кулланылган.

Укытучы:Димәк, без бүген синоним һәм антоним сыйфатлар турында сөйләшәбез.

4 слайд Дәреснең темасы : Синоним һәм антоним сыйфатлар. Укучылар, дәфтәрләрне ачып, чило белән теманы язып куыйк.

 5 слайд (Схема чыга)  -

Укытучы: -Димәк, укучылар,  нинди сүзләр ул синоним сыйфатлар һәм антоним сыйфатлар? (Уртак мәгънәле сүзләр,  мәгънәдәш сыфатлар – синоним сыйфатлар. Мәгънәләре капма-каршы булган сүзләр- антоним сыйфатлар.).

 Укытучы:  Бик дөрес, укучылар.

      -Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене берничә сыйфат белән белдереп була. Андый сыйфатларны мәгънәдәш ягъни синоним сыйфатлар дип атыйлар. Ә антоним сыйфатлар – мәгънәләре  буенча предметның бер - берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләр.

  • Укучылар, ничек уйлыйсыз синоним һәм антоним сыйфатларны куллану ни өчен кирәк.?
  • К. Җ.: Синоним һәм антоним сыйфатларны яхшы белгән кеше үз уен ачык, төгәл әйтә сөйләм образлы, кабатлаулар аз, җөмләсе җыйнак була, предмет билгеләрен төгәлрәк сурәтләргә ярдәм итә.

          Укытучы:  Антоним сыйфатлар өстәп , җөмләләрне әйтеп бетерегез.

 Кышын көн кыска, ә төн ......( озын)

 Күп укыгыган бала белемле, ә аз укыгыан ........( белемсез)

      Китап калын, ә дәфтәр........( юка)

   Таш авыр,  ә шар .......( җиңел )

      Алма баллы,ә лимон....... ..... ( ачы)

 Кар йомшак, ә боз.........(каты)

  • Үзегезгә охшаган ике генә җөмләне дәфтәрләргә язып куйыйк.

   Укытучы: Укучылар, әйдәгез “ Парын тап” уенын уйныйк. Синоним сыйфатларның парларын табарга. (Тактага 6 сүз беркетелгән, шуннан парын сайлап алынган).

     Акыллы                                                   Зирәк

Татлы                                                        Баллы

Кечкенә                                                     Бәләкәй

Күренекле                                                 Атаклы

Салкын                                                      Суык

Матур                                                        Күркәм

7. Дус уйнадыгыз, рәхмәт.

4. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.   

1.Дәреслек белән эш.

Дәреслекләрнең 149 нчы битен ачтык, 192 нче күнегү.

 Бирем. Синоним сыйфатларның мәгънәләрен ачыклагыз. Аларны файдаланып, җөмләләр төзеп языгыз.

  1. Кешенең күркәмлеген.2) Уңайсызлану3) Кешенең зур булу 4) Кешенең ябыклыгын  аңлата
  1. Йомгаклау.  

 Укучылар, бүген без дәрестә сыфат турында тагын бер мәгълүмат алдык.

 Антоним һәм синоним сыйфатлар турында ниләр белдек? Ничек белдек?  

Көтелгән җаваплар. Антоним, синоним сыйфатлар турында белдек. Күнегүләр эшләдек, уен уйнадык, җөмлә төзедек. Кызыклы булды.

   Өй эше: 139 нчы күнегү

Иҗади эш. Синоним һәм антоним сыйфатларны кертеп, дустыңа характеристика язу.

Билгеләр кую.

Саубуллашу.

   

                                                                               

                             

                                         

                                               

                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф татар төркемендә укучы балалар өчен эш программасы

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф  татар төркемендә укучы балалар өчен  эш программасы...

6 нчы сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе (татар балалары өчен).

Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)Хәлләр ничек?  (җиңелчә җилкә кырыена кагу)Кайда булдың?(колак яфрагыннан тоту)Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)Син килдең! (кулларны җәю)Мин бик шат (кочаклашу, ...

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы Ягъфәрова Р.Х.)

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы  Ягъфәрова Р.Х.)...

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан тестлар (татар балалары өчен)

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты чорларга бүлеп өйрәтелә башлый. Әлеге ярдәмлектә исә Урта гасыр әдәбиятына караган  Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры, XVII, XVIII һәм XIX гасыр тарихы һәм әдә...

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән тестлар.

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен   татар теленнән тестлар....