Рус мәктәбенең 4 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше
учебно-методический материал на тему

Закирова Раиля Раисовна

 Грамматик биремле контроль диктант.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kontrol_esh_4kl.docx18.07 КБ

Предварительный просмотр:

Рус мәктәбенең 4 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен

татар теленнән йомгаклау контроль  эше

Грамматик биремле контроль диктант.

        Дару  үләннәре.        

        Дару  үләннәрен  июнь  аенда  җыялар. Аларның  сабагын, яфрагын, чәчәген, орлыгын  һәм  җиләк-җимешләрен  җыярга кирәк. Юмыйча  гына  киптерәләр. Дару  үләннәрен коры  һәм  кояшлы  көндә  җыялар.

        Дару  ромашкасын чәчәккә  бөреләнгәндә  өзәләр. Үги  ана  яфрагын май  һәм  июнь  айларында  әзерлиләр. Мәтрүшкәне  чәчәк  атканда  җыярга  кирәк.  Дару  үләннәренең  сабагын, яфракларын, чәчәкләрен  үсемлек  чәчәк  атканда

  җыю  файдалы. Аларның  орлыкларын  һәм  җимешләрен  өлгергәч  җыярга  кирәк.

        Үләннәрне  алу  көзгә  калдырыла .Тамырларны  киптерү  алдыннан  чиста  суда  юалар.

         Киптерелгән  дару  үләннәре    тартмаларда  саклана.(77 сүз)

 

      Биремнәр:

  1. 4  кушма,  4 парлы  сүз  уйлап  язарга.  (4балл)
  2. Исемнәрнең  килешләрен  билгеләргә ( 3 нче кызыл  юлдан  башлап)  (6балл)
  3. Сыйфатларны  мөмкин  булган  дәрәҗәләргә  куеп  язарга  (7балл)

кызыл,  якты, озын,  зәңгәр,  сары,  тирән, салкын)

 

Контроль диктантларны бәяләү

                                       Таләпләр

  Билге

1.

Орфографик һәм пунктуацион  хаталар булмаган эшкә

Искәрмә. Орфографик (яки пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм  пунктуацион бер хаталы эшкә

«5»ле билгесе куела.

«5»ле билгесе куела ала.

2.

1 орфографик, 2 пунктуацион хатасы булган эшкә

Искәрмә. 1 орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә

«4»ле билгесе куела.

«4»ле билгесе куела .

3.

2 орфографик, 1-3 пунктуацион хаталы , 2 төзәтүле эшкә

Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә

«3»ле билгесе куела.

«3»ле билгесе куела.

4.

5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы , 4 төзәтүле эшкә

«2»ле билгесе куела.

Грамматик биремне бәяләү

           

Максималь балл – 17 балл

“5” – 16-17 балл  (94-100%)                           “3” – 8-11балл (47-65%)

“4” – 12-15 балл  (71-88%)                             “2” – 7 балл һәм кимрәк (41% һәм кимрәк)

Орфографик хаталар да исәпкә алына.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән контроль эшләр. (5-8нче сыйныфлар өчен)

ус төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән контроль  эшләр.                                   (5-8нче ...

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы Ягъфәрова Р.Х.)

2 нче сыйныфта укучы татар балалары өчен укудан һәм татар теленнән тематик план (дәреслек авторы  Ягъфәрова Р.Х.)...

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик план Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик планДәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. 6-сыйныф

Сингапур структурасын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Рус мәктәбенең татар туркемнәре өчен....

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән тестлар.

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен   татар теленнән тестлар....

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Аннотация.            Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...