Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. 6-сыйныф
методическая разработка (6 класс) на тему

Миннуллина Фарида Фаритовна

Сингапур структурасын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Рус мәктәбенең татар туркемнәре өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sing._metod._dres.docx61.58 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан  Республикасы  Кайбыч муниципаль районы  Бәрлебашы төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

6-сыйныф

        

                                                                            Миңнуллина  Фәридә  Фәрит кызы

                                                                            Бәрлебашы төп гомуми белем бирү

                                                                       мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

                                                                        укытучысы

2016 ел

Тема. Сорау  алмашлыклары.

Максат:1) укучыларны сорау алмашлыклары  белән таныштыру, җөмләдә дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү;

2) логик фикерләү,  уйлау  сәләтен,  уку  активлыгын,                                    мөстәкыйльлеген,  диалогик,  монологик  сөйләмне  үстерү ;

3) татар теленә, туган телгә карата ихтирам, бердәмләп эшләү,  дуслык сыйфатын    тәрбияләү

ҖИҺАЗЛАУ:

Техник чаралар: проектор , интерактив такта, ноутбук.

Таратма материал: битләр, маркерлар, каләмнәр, карточкалар.

Материал. 6-сыйныф өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Н.В.Максимов, М.З. Хәмидуллина.- Казан:Мәгариф,2010.

Дәрес төре. Яңа теманы аңлату

Кулланылган  структуралар: КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД

                      КОНТИНИУС РАУНД РОБИН                 

  МИКС-ФРИЗ-ГРУП

                                              РАУНД  ТЭЙБЛ

                                            МОДЕЛЬФРЕЙЕР:АЛЬТЕРНАТИВ  ВАРИАНТ

                                         Дәрес  барышы

  1. Оештыру өлеше.

Хәерле көн укучылар! (Слайд №1)

Имин үтсен көнегез!

Кәефләрегез ничек соң?

Кояшлы иртә кебек

                Татар телен, алмашлыкларны

     Өйрәнергә дип килдек.

Партнерларны сәламлибез: “Сине күрүгә мин бик шат!”

II. Актуальләштерү.

 -Укучылар, без сезнең белән алмашлык һәм аның кайбер  төркемчәләрен өйрәндек.

-  Әйдәгез, үткәннәрне искә  төшереп алыйк.

   - Өй эшенә сезгә 270-күнегү бирелде,  алмашлык һәм аның төркемчәләрен кабатлап  килергә кушылган иде.

 ХАЙ ФАЙВ(игътибар).

- Сез хәзер  КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД  (опроси-опроси-обменяйся) структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрен  тикшерерсез.

-  Карточкалар ясап сорау һәм җавап  язарга сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды  (Таймер куела)

- вакыт бетте

- Хәзер сез  парларда эшлисез. Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә. Эшне 2 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

 - Эшли башладык .

 - Вакыт бетте, үз урыннарыгызга утырасыз. Афәрин!

 

 Сезнең каршыгызда җөмләләр язылган карточкалар №1 ята.

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә  командада чират буенча  җөмләләрдән сорау алмашлыкларын  табасыз. 1 нче номерлы укучы башлый.

  • Моның өчен сезгә 1 минут вакыт бирелә. Вакыт китте (Таймер куела)

Көтелмәгән очрашу.

Кәрим бай Галимҗанны очратуга:

  • Тукта, тукта әле. Син ник безнең бакчада йөрисең? Ни эшлисең  монда?

-  Сыерчык карыйм...

-Нинди сыерчык? Кайсы агачка кунган?

-Әнә шул алмагачта гына. Я, Кәрим абзый, башмакларыгыз табылмадымы? Инде ничәнче көн эзлисез?

-Аны  сиңа кем әйтте?

-Бөтен шәһәр  халкы сөйли бит... (М. Фәйзи)

- Сез нинди алмашлыкларны таптыгыз инде?

- Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җавабын  ишетәсем килә.

- Көтелгән җавап : ник, ни, нинди, кайсы, ничәнче, кем  ( Слайд№ 6)

III.Яңа материалны өйрәнү.

1.-Димәк,без сезнең белән бүгенге дәрестә сорау алмашлыкларын өйрәнербез. Дәфтәрләрне ачып числоны һәм теманы язып куябыз.

  Предметны, затны, билгене, санны яки рәвешләрне ачыклау максатында кулланыла торган алмашлыклар сорау алмашлыклары дип атала.( Слайд №8)

Сорау алмашлыклары

сорау формасында күрсәтә

затка, предметка                     зат, предмет билгесенә                  эш-хәл  билгесенә

                                                     яки  санына

    исем  ал.                                 сыйфат, сан ал.                                           рәвеш ал.

кем, нәрсә, ни                     кайсы, нинди; ничә,                             ничек, кая, кайдан,

                                             ничәнче, ничәшәр                               кайда, кайчан, ник,

                                                                                                                      нигә

  төрләнә                                       төрләнми        төрләнми

теләсә кайсы                         аергыч, хәбәр, хәл                                     хәл         җөмлә кисәге

Кем?  ни? нәрсә? сораулары – зат һәм предметларны;

нинди?  кайсы? дигән сорау алмашлыклары –билгене;

ничә? ничәнче? ничәшәр? һ.б.ш. – санны;

ник? ничек? нигә? ни өчен? ни сәбәпле? сораулары рәвешләрне ачыклаганда куела.

Исемне алыштырып килгән сорау алмашлыклары сан, тартым, килеш белән төрләнә. (Слайд №9)

 IV.Яңа материалны ныгыту. Күнекмәләр булдыру.

1.273 нче күнегү, 160-161 битләр

Һәрберегез күнегүне дәфтәрләрдә эшли, №1 нче  номерлы өстәл 1-4 биремнәрне үти,  № 2 нче номерлы  өстәл 5-8 биремнәрне үти.

Тикшереп нәтиҗә ясыйбыз.

2. ХАЙ ФАЙВ(игътибар)

РАУНД  ТЭЙБЛ структурасы нигезендә укучылар бер кәгазь битендә чиратлашып язма эш башкаралар.

Һәр өстәлдә карточка №3 бар. №1 укучы табышмакның җавабын яза.  Иң күршесенә тапшыра, ул килешләрнең сорауларын яза, аның каршыкүршесе нәрсәм һәм №4укучы кем алмашлыгын төрләндерә , чиратлашып тутырасыз. Тутырып бетергәч, тикшерербез.

3.Ял минуты.

ХАЙ ФАЙВ!

МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы

Укучылар көй барышында сыйныф бүлмәсе буенча хәрәкәт итәләр. Көй туктый.   Укытучы соравына җавап булып  балалар берләшеп басарга тиеш була.

  • Ясалышлары буенча алмашлыклар ничә төрле була? (5)
  • Алмашлыкларның төркемчәләре ничә?(7)
  • Татар телендә ничә килеш бар? (6)
  • Исемнәр нинди саннарда кулланыла? (2)
  • Сыйфат дәрәҗәләре? (4)

4. Хәзер бездә яз хәкимлек итә.

26 апрель - җиһанга бөек Тукайны биргән көн. Апрель ае – Тукай ае. Бәхет һәм шатлык ае.  Быел аның тууына 128 ел.  Халкыбыз Тукайны яшәтә. Ул мәңге яшәр. Аның шигырьләре туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.

Г.Тукайның  шигырьләреннән өзекләрне  карточкалардан  уку, сорау алмашлыкларын табу. Җөмләдәге функциясен аңлатырга.  (Карточка №4)

Бер-ике сукты казый, - бу нинди эш?

Бер дә чаж-чож  итмидер суккан тавыш.

Нәрсәдер  бар монда – бер алдау эше,

Ишетеләдер каты нәрсә тавышы.

Нәрсә бар? Таз аркасында нәрсә бар?

Камзулын Тазның күтәреп баксалар:

                                                   (Таз)

Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

_Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бая көндез алып качты синең угълың карак!

                                                         (Су анасы) (Слайд №14)

 V.Гомумиләштерү.

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР:альтернатив  вариант

ХАЙ ФАЙВ! Бүгенге дәресне ничек үзләштердегез икән, шуны тикшереп карыйк әле

Һәрбер өстәлдә карточка №5 бар. Укучылар, сезнең алда альбом битләре ята. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә.(таймер куела)

Слайд 15.

         Билгеләмә                        Характеристика

        

         

                                           

      Мисаллар                                                       Капма-каршы мисаллар

Хәзер сез һәрберегез шул карточкада сорау алмашлыгы турында язарсыз.

 VI.Йомгаклау.ПАРКОВКА

 Актив укучыларны, өстәлләрне билгеләп үтү. Стикер тутыру

Дәрескә карата фикерләрен билгелиләр.

Стикер:

Уңышлар баскычы

-Миңа ошады дәрестә...

-Миңа ошамады дәрестә...

-Мин аңладым ...

-Дәрестә үземнең эшемнән канәгать (бик үк канәгать түгел, бөтенләй канәгать түгел)

VII.Өй эше: 275нче күнегү; сорау алмашлыклары  файдаланып, ирекле темага хикәя төзергә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (6 сыйныф)

Рус төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (6 сыйныф)Төзеде: Әхмәдуллина А.Г. Әлмәт, МБОУ – “СОШ №6”Дәреc темасы: «Алсу» хикәясе белән танышу. Билгесез үткән заман хикәя фигыль....

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)

Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Аннотация.            Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...

9 сыйныфның татар төркемендә татар теленнән язма эшләр

Әлеге материалда 9нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен язма эшләр тупланган....