8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".
план-конспект урока (8 класс) на тему

Ганеева Лира Габдулхаковна

      Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәктәбендә татар теленә өйрәткәндә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган  культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләр булдыру. Белем бирүнең  шушы максатын тормышка ашыру мәктәп һәм гимназияләр алдына түбәндәге таләпләрне куя:·           

  1. Балаларга төп белемне сыйфатлы итеп бирү, аларны җәмгыятьтә үз урынын табардай, төрле милләт вәкилләре арасында үзара дус һәм тату яшәрдәй  шәхес итеп тәрбияләү;·                 

  2.Туган тел дәресләрендә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне укучыларның үз сөйләмнәрендә дөрес һәм тиешенчә куллана белүләренә ирешү, орфоэпик, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталы шәхес итеп тәрбияләү;·                 

  3.Укучыларда үзләре яши торган төбәккә (авыл, шәһәр, район, бистәгә) карата уңай караш тәрбияләү, моның өчен татар теле дәресләре белән бергә әдәбият, география, тарих  дәресләрен дә файдалану.

Шушы таләпләрне күздә тотып, дәрес эшкәртмәсендә түбәндәге максатларны куйдым:

1.Аергыч һәм аның нинди сүз төркемнәре белән белдерелүе турында мәгълүмат бирү;

2.Укучыларны мөстәкыйль фикерләргә,белем алырга,алган белемнәрне файдаланырга өйрәтү.

3.Әниләребезгә карата мәрхәмәтлелек аша әхлакый тәрбия алырга ярдәм итү.Алабуга язучылары иҗатына кызыксыну уяту.

      Дәрес башында ук укучылар проблемалы ситуация белән очраштылар.Интерактив тактада әниләр турында язылган текст .Кызыл хәрефләр белән язылган сүзлзргә сораулар куйдылар һәм бу сүзләрнең аергыч булуын ачыкладылар.Проблеманы чиштеләр һәм төрле биремнәр эшләделәр.Биремнәрдә әниләргә багышланган Алабуга язучыларының шигырьләрен кулландым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aergych_hm_anyn_belderelue.docx20.79 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга    муниципаль районы  “10нчыурта  гомуми белем биру  мәктәбе”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең беренче категориялеукытучысыГаниева Лира Габделхак кызының 8нче сыйныфта укучы татар төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Аергыч һәм аның белдерелүе.

Максат:1.Аергыч һәм аның нинди сүз төркемнәре белән белдерелүе турында мәгълумат бирү;

2.Укучыларны мөстәкыйль фикерләргә,белем алырга,алган белемнәрне файдаланырга өйрәтү.

3.Әниләребезгә карата мәрхәмәтлелек аша әхлакый тәрбия алырга ярдәм итү.Алабуга язучылары иҗатына кызыксыну уяту.

Материал:Ана һәм бала төшерелгән рәсем,интерактив тактада әниләргә багышланган текст, карточкалар.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.
  2. Өй эшен тикшерү.

-Аналар турында мәкальләр язарга кушылган иде.

Ана куены туннан җылырак.

Ана җылысы-кояш җылысы.

Ана теләге диңгез төбеннән чыгарыр.

Ана хакын уч төбендә тәбә куырып ашатсаң да кайтара алмассың.

  1. Актуальләштерү.

Тактада плакат.

Әти-шикәр,әни –бал.

Үз анасын зурлаган кеше анасын хурламас.

Ана балага авызыннан өзеп каптыра.

-Бу мәкальләрдән җөмләнең баш кисәкләрен табыгыз һәм нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен әйтегез.(исем,исемләшкән сыйфат фигыль.фигыль)

-Җөмләнең баш кисәкләреннән тыш башка нинди җөмлә кисәкләре бар?

-Иярчен кисәкләр.

-Нинди иярчен кисәкләр бар?

-Аергыч,тәмамлык,хәл,аныклагыч.

-Бүген шуларның берсе белән танышырбыз.Бу-аергыч.

  1. Яңа материал.

Интерактив тактага язылган текст.

Ана-бөек исем.Җиргә килгән һәр кеше яшәеше  белән беренче чиратта әнисенә бурычлы.Дөньяда алардан да чибәр,түземле,ягымлы кеше юктыр.Әниләрнең изгелеге,мәрхәмәтлелеге безгә дә күчсен иде.

-Калын хәрефләр белән язылган сүзләрнинди сүз төркеме белән белдерелгән кисәкне ачыклыйлар?

-Исем белән белдерелгән кисәкләрне.

Бирем. Тактада эшләү.Исемнән чыгып сорау куярга,исемне ачыклаган сүзләрнең нинди сүз төркеме икәнен билгеләргә.

Нинди исем?Бөек(сыйфат)исем.

Нинди кеше?                        килгән һәр(сыйфат фигыль,алмашлык)кеше.

Ничәнче чиратта?беренче(сан) чиратта.

Нинди кеше?                        Чибәр,түземле,ягымлы(сыйфат)кеше.

Кемнәрнең изгелеге,мәрхәмәтлелеге?Әниләрнең(иялек килешендәге  исем)изгелеге,мәрхәмәтлелеге.

-Бу сүзләр исемне ачыклыйлар,нинди?кемнең?нәрсәнең?ничә?ничәнче?кайсы?сорауларына җавап бирәләр.Бу нинди җөмлә кисәге була?

-Аергыч.

-Дөрес.Ә Аергычны ияртеп килгән кисәк аерылмыш дип атала.

2.Сүзләрне парлап язарга.

Ана                                        тизлеге

Күп                                        газетасы

Йөзү                                      кунак

“Алабуга нуры”                  хакы

Чулман                                  елгасы

Кулының                               йомшаклыгы

(ана хакы, күп кунак,йөзү тизлеге,”Алабуга нуры”газетасы,Чулман елгасы, кулының йомшаклыгы)

-Аергыч сыйфат,сыйфат фигыль,исем фигыль,алмашлык,сан,иялек килешендәге исем,баш килештәге исем,рәвеш белән белдерелә.Шулай ук газета-журнал,авыл,шәһәр,елга исемнәре дә аергыч була.

Димәк,безнең дәреснең темасы нинди?

-Аергыч һәм аның белдерелүе.(Теманы дәфтәрләргә язалар).

  1. Ныгыту.

1.120 нче күнегү (телдән эшлиләр)

2.Рәсем буенча эш.

1вариант. баш кисәкләрдән торган җөмләләр яза.

2вариант. иярчен кисәкләр кергән җөмләләр яза.

-Кайсы вариантның җөмләләре матуррак.(2нче вариантныкы)

Аергыч җөмләдә ни өчен кирәк?

-Алар җөмләләрне тулыландыралар, матурлыйлар, сөйләм телебезне баеталар. Әдәби әсәрләрдә, шигырьләрдә аны күп кулланалар.

Безнең якташ әдипләребез дә үзләренең шигырьләрендә, әсәрләрендә аергычларны куп кулланалар.

Әйдәгез якташ әдипләребезне искә төшерик әле.

-Гөлзәдә Әхмәтова, Фазыл Шәех, Дибәҗә Каюмова, Тәҗрия Җәләева, Гарәфи Әгъләмҗан, Ләлә Абдуллина, Саимә Гыйльметдинова һ.б.

3.Карточкалар өләшенә, аергычларны билгеләргә кирәк

Д.Каюмова “Әниләрдә”.шигыре.

1) Тәрәзәгә ак өленге элгән,

Ак канатлар итеп тагарлык.

Ак пәрдәләр – әнкәем сафлыгы,

Әниләрдән килә матурлык.

2) Сагындыра, уйландыра

Бөек халкым моңнары.

Тарта туган туфрагым

Әнкәемнең җырлары.

 -Әниләр турында нинди матур шигырьләр язганнар.Без шундый талантлы якташ язучыларыбыз булганга горурланырга тиешбез һәм аларның әсәрләре белән әдәбият дәресләрендә якыннанрак танышырбыз.

Укучылар,игътибар иткәнсездер инде,бүгенге дәрестә без әниләр турында сөйләштек.Ни өчен икән?

-Тиздән әниләр көне җитә.

-Әйе,Әниләр безнең иң кадерле кешеләребез.Әгәр дә сез тәртипле,тырышып укыйсыз,мәрхәмәтле,әдәпле буласыз икән,ана өчен шуннан да зур бәхет юк.

4.Аергычлар кулланып,әниләрне Әниләр көне белән котлау язу.

Кадерле Әнием!

Сине чын күңелемнән Әниләр көне белән котлыйм.Сиңа озын гомер,ныклы сәламәтлек,шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр телим.Һәр көнең якты шатлыклар гына алып килсен.

.Синең яраткан кызың Алсу.

  1. 6.Тикшерү.,бәяләү.

Йомгаклау.

-Нинди җөмлә кисәге турында сөйләштек?

-Аергыч һәм аның белдерелүе турында.

-Аергыч нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?

-Аергыч сыйфат,сыйфат фигыль,исем фигыль,алмашлык,сан,иялек килешендәге исем,баш килештәге исем,рәвеш белән белдерелә.Шулай ук газета-журнал,авыл,шәһәр,елга исемнәре дә аергыч була

  1. Өй эше.Якташ шагыйребезнең бер шигырен язып,аергычларны билгеләргә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8нче сыйныфның рус төркемендә сингапурча укыту методын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Бу дәресем түбәндәге эш төрләреннән тора:-         Лексиканы кабатлау, ныгыту; сөйләмдә куллану;-         Җөмләләрне дөр...

5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.

Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. 6-сыйныф

Сингапур структурасын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Рус мәктәбенең татар туркемнәре өчен....

5 нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән “Салават күпере – дуслык күпере” дәресенә технологик карта

5 нче сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен “Салават күпере – дуслык күпере” (“Балачак – хәтердә мәңге калачак...” циклының йомгаклау дәресеннән соңгы 9 нчы дәресе ) дәресенә технологик карта...

Саннарның ясалышы» 6нчы сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Дәрес максатлары: 1. Саннарны җөмләдән аерырга өйрәнү,саннарның ясалыш ягыннан төрләрен аерырга өйрәнү.2.Төрле саннар кулланып җөмләләр төзергә өйрәнү.  Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку ак...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Аннотация.            Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...

9 сыйныфның татар төркемендә татар теленнән язма эшләр

Әлеге материалда 9нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен язма эшләр тупланган....